Әтнәдә “Тоннель” нәтиҗәләре
ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев бүген “Тоннель” операциясе узу турында хәбәр итте.
Барысы 8 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Бер транспортның тонировкасы тиешледән артык булган, 3 йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән, 1 йөртүче тиешле урында җәяүлене уздырмаган, 1 машинада пассажирларны тиешледән артык утыртканнар, 1 такси техник күзәтү узмаган – юлга “диагностик карта”сыз чыккан, 1 машина ЮХИДИ хезмәткәренең туктарга дигән таләбен үтәмичә узып китәргә омтылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев