Автомобиль йөртүченең ялган документ белән 3 айга иреге чикләнгән
Гомумән алганда, бу вакыйга – һәркем өчен сабак.
Җәй көне (15.07.2025) Олы Әтнә авылында Совет урамында Лада автомобиле йөртүче электр линиясе баганасына бәрелә.
Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән.

Әлеге җинаять өчен машина йөртүче РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тартылган һәм 3 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Мондый җинаятьләрне кисәтү максатыннан, район территориясендә даими рәвештә профилактик чаралар уздырыла, халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Киләчәктә дә ялган документлар куллану очракларын кисәтү һәм андый җинаятьләргә каршы көрәш дәвам итәчәк.
Ялган таныклык алган кешеләрнең юлларда куркыныч тудыруы мөмкин, шуңа күрә бу мәсьәләгә аеруча җитди карарга кирәк.
Законны хөрмәт итү, документларны дөрес рәсмиләштерү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – һәрберебезнең бурычы. Юлларда иминлек – ул уртак җаваплылык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев