Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Бер атнага 40 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

ЮХИДИдән алган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 апреленнән 17 апрельгә кадәрге чорында автотранспорт йөртүчеләрнең тәртип бозуларын ачыклау максатыннан рейд үткәрелгән.

Нәтиҗәдә 40 административ хокук бозу ачыкланган. Әмма аларның маддә номерларын телгә алмыйча, бу очракларны гына санап узыйк. Ни кызганыч, бик күп автойөртүчеләр куркынычсызлык каешын тагуга җитди карамыйлар, бер атнада шундый 10 очрак ачыклана. Сигез йөртүченең автотранспортның дәүләт номерын укып булмый һәм тугыз кешенең иминият полислары юк. Өч кеше машина белән обгонга чыккан, дүрт кешенең документлары булмаган. Берәр тапкыр тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан җәяүле һәм бала өчен махсус утыргычы булмаучы тоткарланган. Моннан тыш, 4 төрле тәртип бозулар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев