Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер атнага – 50 очрак

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алынган мәгълүматлар буенча, район юлларында барлыгы 50 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан, биш – “тонировка”, тугыз – куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү, алты – иминият страховкасы булмау, җиде – номерлар пычрак булу белән бәйле административ протоколлар төзелгән. Ике йөртүче “обгон”га чыккан. Биш йөртүче штрафын вакытында түләмәү сәбәпле, катгыйрак җәзага тартылган. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыга да саллы штрафлар түләргә туры киләчәк. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. “Штрафларны вакытында түләүгә игътибарлырак булсагыз иде. Шулай булмаганда аны икеләтә күләмдә түләргә туры килер. Җитмәсә, суд карары нигезендә 15 тәүлеккә кадәр арест яки 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тарту да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев