Бер-беребезне хөрмәт итик
5 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр 18 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы булган.
Районның юл иминлеге инспекторларыннан алган мәгълүматларга игътибар итсәк, кагыйдә бозу очраклары һич кенә дә кимеми.
Юл иминлеге хезмәткәрләре өчен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, һәлакәтләрне кисәтү һәм юлларда хокук бозуларны булдырмау – төп бурычларның берсе булып тора. Һәрбер юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа күрә инспекторлар тарафыннан һәрбер хокук бозуга тиешле чаралар күрелә.
Исерек хәлдә руль артына утыру – иң куркыныч хокук бозуларның берсе.
Исерек хәлдә машина йөртүчеләр үзләренең генә түгел, башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның да гомерен куркыныч астына куялар. Шушы аралыкта инспекторлар тарафыннан бер машина йөртүче исерек булуда шикләнелеп туктатыла. Тиешле булмаган урында икенче транспортны узарга тырышу да җитди һәлакәтләргә китерергә мөмкин. Бер машина йөртүче әлеге кагыйдәне бозган өчен җавапка тартыла. Ә менә газиз балаларыбызны махсус утыргычка утыртмый йөртүне җинаять дияргә дә буладыр. Бу юлы 2 машина йөртүчегә штраф түләргә туры килгән. Куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрү – иң күп кагыйдә бозу очракларының берсе.
Бер атна эчендә 9 машина йөртүче җавапка тартылган.
Юл иминлеге хезмәткәрләре җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә зур игътибар бирә. Җәяүлеләрнең юлны рөхсәт ителмәгән урыннан чыгуы фаҗигагә китерергә мөмкин. Кызганычка каршы, хәзер тиз караңгы төшә. Юлларда күрүчәнлек бик начар. Киемнәрдә яктырткыч элементлар булмаса, кырыйда барган кеше күренмәскә дә мөмкин.
Шулай ук узган атнада район юлларында 2 юл һәлакәте теркәлгән. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыйк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм башкаларның гомеренә хөрмәт белән карарга өйрәник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев