Исереккә каршы Законнар катгыйлана
Руль артындагы исерекне потенциапль җинаятьче яки граната тоткан маймыл белән тиңлиләр.
Маймыл кушаматы алырга телисезме, андый теләгегез булса, транспорт белән алкоголь эчемлек кулланган хәлдә идарә итә аласыз. Маймыл кулындагы гранатаны кайчан да булса халык арасына ташлап калдырган кебек үк, исерек тә берәр “мөгез” китереп чыгара.
Гадәттә, спиртлы эчемлек кулланган кешегә кыюлык керә, ул тау-ташлар җимерердәй була. Ә чынлыкта гап-гади рульне дә тота алмый. Ярар, үзе генә дамба астына очса, “дурак” дияр идең дә, шуның белән вәссаләм! Ә бит руль артындагы бер исерек нәтиҗәсендә, юл хәрәкәтендә катнашкан дистәләрчә, кайвакыт йөзләрчә кешенең тормышына куркыныч яный. Моңа закон күзлегеннән дә карыйк. Автомобиль өстеннән абсолют контрольгә ирешү бик кыен. Моңа, аеруча, исерек кеше ирешә алмый.
Статистик мәгълүматлар да исереклек нәтиҗәсендәге аварияләрдә үлем-китемнең күп булуын раслый. Статистика мондый төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның артуын күрсәтсә, дәүләт тә җаваплылык чараларын кырысрак итә:
Законнар катгыйлана, штрафлар һәм башка төр җәзаларның сроклары арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев