Исән калыйм дисәң, каеш так!
25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.
Максаты – куркынычсызлык каешы белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, транспорт йөртүче куркынычсызлык каешы тагарга һәм аны такмаган пассажирларны йөртмәскә тиеш. Әгәр каеш тагылган булса, бу һәлак булу куркынычын алдагы утыргычларда – 50 процентка, артта 25 процентка киметә. Ә әйләнеп капланса, каеш тагылган булу исән калу өметен 5 тапкырга арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев