Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Каеш такмасаң – штраф түлисең

9-22 август көннәрендә район юлларында барлыгы 93 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.

Шулар арасыннан 18 йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Исегезгә төшерәбез – моның өчен штраф – 1 мең сум күләмендә. Ярый да штраф түләп кенә калып булса. Статистика буенча, куркынычсызлык каешын куймыйча йөрү – юл фаҗигаләрендә үлемгә китергән беренче сәбәпләрнең берсе. Шуңа да моңа бик игътибарлы булсагыз иде.

Җиде йөртүченең машина номерлары пычрак, уналтысы – иминият полисыннан башка йөри, җидесе – “тонировка”лы машинада, өч йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән. Унөч җәяүлегә дә административ протоколлар төзелгән, аларның икесенең киемендә яктылык кайтыргыч элементлар юк. Барлыгы өч вак юл һәлакәте теркәлгән. Йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручыга 10 мең сум күләмендә штраф салынган. Тагын бер йөртүче спиртлы эчемлекләр куллануга охшаш билгеләр белән тоткарланган, бүгенге көндә суд карарын көтә. Сигез йөртүче штрафын вакытында түләмәү сәбәпле административ җаваплылыкка тартылган.

Хәтерләсәгез, бу төр кагыйдә бозу өчен штрафны икеләтә күләмдә түләү, яки 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест каралган. Ә аңа кадәр барып җиткәнче, штрафны вакытында түләп, тыныч йоклау хәерлерәк түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев