Күп түгел, әмма бар
Юл иминлеге

Күп түгел, әмма бар

ЮХИДИдән алган хәбәрләргә караганда, бүген узган рейд нәтиҗәсендә Әтнә районы юлларында 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Районда "Тоннель" операциясе узу турында хәбәр иткән идек инде. Аның барышында аз булсада кимчелекләр ачыкланды.  "Куркынычсызлык каешын такмаган 2 транспорт йөртүче тоткарланган, машинага артык кеше утыртканы өчен – 1, номеры укырлык хәлдә булмаган - 2, штрафын вакытында түләмәгән 1 техника йөртүче, машинасы тонировкалы 1 һәм тагын 1 йөртүче тиеш булмаган урынга кергәне өчен җаваплылыкка тартылды", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев