“Мобильник” операциясе башланды
Юл иминлеге

“Мобильник” операциясе башланды

Әлеге профилактик чара 3-31 август көннәрендә дәвам итә.

Исеменнән үк күренгәнчә, операция барышында руль артында йөргәндә телефон белән бәйле тиешле таләпләр үтәлеше тикшереләчәк.
Ә инде кагыйдә бозуларга килгәндә, 27 июль-2 август аралыгында барлыгы 47 протокол төзелгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итәләр. Тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр арасында 8 йөртүче – иминият полисы булмау сәбәпле, 13е – куркынычсызлык каешын такмаганга, 6 йөртүче номерлары укылмаган транспорт чарасында йөргәнгә, 5се – тонировка өчен җаваплылыкка тартылган. Берәү штрафын вакытында түләмәгән, өч җәяүле юлны дөрес урыннан чыкмаган. Биш  вак юл һәлакәте теркәлгән.

 


Нет комментариев