Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

“Обгон”га чыгучы да бар

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, 17-23 май аралыгында район юлларында барлыгы 33 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бер йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган. Биш йөртүченең иминият полисы юк. Өч йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән. Ике җәяүлегә киемдә яктылык кайтаргыч элемент булмаган өчен административ протокол төзелгән. Биш йөртүче юл билгесе турысына дөрес туктамаган. Ике йөртүче “тонировка” өчен штраф түләячәк. Курыкмыйча “обгон”га чыгучы берәү дә теркәлгән, югыйсә, үлем белән бәйле очраклар турында гел ишетелеп тора. Бер йөртүче штрафын вакытында түләмәгән. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән.

“Штрафларыгыз турында хәбәрдар булырга теләсәгез, ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп, электрон рассылкага гариза язып китү кирәк. Шул очракта штраф турында хәбәр сезнең электрон почтагызга килеп торачак. Бу штрафларны ачыклау буенча эшне җиңеләйтәчәк”, – ди бүлекчә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев