Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Таләпләргә туры килми

Татарстанда юл сервисы объектларының 70%тан артыгы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләренә җавап бирми.

Татарстан территориясендә юл буе полосаларында урнашкан 502 юл сервисы объекты юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча куелган таләпләргә туры килми. 2001 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 690 шундый объект эшли. Юл сервисы объектларын урнаштыруга төп таләпләр – объектны урнаштыру зонасында транспорт һәм җәяүлеләр өчен ачыклык булдыру; транспорт чаралары туктау өчен тукталышлар һәм урыннар булу; автомобиль юлыннан объектка керү өчен куркынычсыз юллар булдыру; кузгалып китү һәм тукталу өчен өстәмә полосаларны киңәйтү; юл билгеләре, юл тамгалары, куркынычсызлык киртәләре, яктырту булдыру. Әлеге таләпләрне үтәмәү юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе.

Алсу Сафиуллина, ӘтнәБиектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев