Әтнә җәяүлеләре юлда сак булыгыз
Районда 25 сентябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Внимание! Пешеходный переход!" операциясе бара.
Бу көннәрдә җәяүлеләрнең юл аша тиешле урыннан чыгуы, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү-бирмәве, җәяүлеләр өчен "пешеходный переход" ның дәүләт стандартларына туры килү-килмәвенә игътибар биреләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке якта йөрүчеләргә "яктырткыч" киемнәре турында онытмаска да киңәш бирәләр. Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев