Бүген 10 сәгать 39 минутта Мерседес автомашинасының юл кырыена төшеп китүе турында ЮХИДИга хәбәр килде.
"Әтнә - Комыргуҗа юлында "Мерседес" зур йөк машинасы юл читенә төшеп киткән. Машина йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламаган һәм юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә машина карга батып калган. Транспортка һәм йөртүчегә зыян килмәгән", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Нет комментариев