Әтнәдә 16 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән
Юл иминлеге

Әтнәдә 16 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

Кичә үткәрелгән рейдта 16 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Ике машина йөртүче - штрафларын вакытында түләмәгән, бер машина - тәрәзәсенә тонировка ябыштырган, өч машинаның - номерлары чиста булмаган, дүрт машина йөртүченең страховкасы булмаган, өч машина утларын яндырмыйча йөргән һәм бер җәяүле юлны дөрес җирдән чыкмаган өчен протокол төзелгән .


Нет комментариев