Әтнәдә дүрт машина йөртүчегә протокол язганнар
Кичә хәбәр иткәнебезчә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узды.
Барлыгы 34 машина һәм 39 кеше тикшерелгән. Операция барышында дүрт машина йөртүчегә протокол язылган. Ике машина йөртүченең - "Страховкасы" булмаган, бер машина йөртүче - саклык каешын такмыйча йөргән һәм тагын бер машина йөртүче - документларын онытып калдырган булган.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев