Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Яктылык кайтаргыч элемент булу мөһим

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада район юлларында барлыгы 29 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән, тагын алтысының – номеры пычрак, дүрт йөртүченең иминият полисы булмаган. Бер йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән, ике кеше штрафларын вакытында түләмәгән. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмаган җәяүлегә административ протокол төзелгән. “Кичке вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элемент булу мәҗбүри. Бу үзегезнең дә, тирә-яктагылар иминлеге өчен дә бик мөһим”, – ди Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев