Яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр
Юл иминлеге

Яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч жилетлар өләштеләр.

2021 елда 3 җәяүлене бәрдергәннәр, шуларның икесе үлгән, бер кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Ә 2022 елда ике җәяүлене бәрдергәннәр.

"Җәяүлеләр юлларда сак булыгыз, яктырткыч элементларны тагып йөрегез",- дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев