Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Яктырткыч элементлар кирәк

31 майдан 6 июнь аралыгында район юлларында барлыгы 33 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бер атна эчендә өч вак юл һәлакәте булган. Дүрт йөртүченең иминият полисы юк. Биш машина йөртүче тиешсез урында үзарга чыкканнар. Биш йөртүченең номерлары пычрак булган. Моннан тыш, ике йөртүче юл һәлакәте булганнан соң, тиешле билге куймаган. Бер шофер руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырган. “Җәйге чорда велосипедта да йөрүчеләр күбәйде. Шуңа күрә дә кичке якта җәяүлеләрнең дә, велосипедта йөрүчеләрнең дә яктырткыч элементлары булырга тиеш”, – дип кисәтә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев