Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүлеләр тәртип боза

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атна барышында гына да дүрт җәяүле административ җаваплылыкка тартылган.

Аларның икесе – киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмау сәбәпле, тагын икесе – юлны дөрес урыннан чыкмаган өчен штраф түләячәк. Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.

– Җәяүлеләр киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеге хакында онытмасын иде, – ди ул.

Гомумән алганда, 2-8 август көннәрендә барлыгы 20 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасыннан, алты йөртүче – куркынычсызлык каешын такмаганга, икесе – штрафын вакытында түләмәгәнгә җаваплылыкка тартылган. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Йөртү хокукы бирүче таныклыгы булмаган бер йөртүчегә ун мең сум күләмендә штраф салынган, машина “штрафстоянка”га озатылган.

Алынган мәгълүматлар буенча, 7 айда барлыгы: спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы исбатланган – 24, штрафын вакытында түләмәгән – 101, ”обгон”га чыгучы – 21, куркынычсызлык каешын такмаган – 159, иминият полисы булмаган – 147, номерлары пычрак 107 йөртүчегә протоколлар төзелгән. Алар арасында 29 җәяүле дә бар. 83 вак юл һәлакәте теркәлгән. 5 юл фаҗигасендә ике кеше үлгән, 12 кеше, шул исәптән 4 бала тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев