Бүген Әтнәдә  болытлы һава саклана
Һава торышы

Бүген Әтнәдә болытлы һава саклана

Халык сынамышы: 20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

Бүген Әтнәдә болытлы һава көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Һава температурасы -6...-9 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларында бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

 


Нет комментариев