Коръәндә язылган сакчы дога
Дин һәм без

Коръәндә язылган сакчы дога

Хәдис җыентыкларында шундый сүз бар.

Әгәр бер кеше иртән таң аткач һәм кичен кояш баткач, җиде тапкыр: “Хәсбийәллааһу ләә иләәһә илләә һувә галәйһи тәвәккәльтү вәһувә раббуль гәршиль газыыйм”  
(“Бердәнбер таянычым Аллаһ, Аңардан башка таянычым юк. Аңа тапшырдым һәм Ул бөек Гарешнең Раббысы”), — дип әйтсә, Алла­һы Тәгалә ул кешенең дөнья һәм ахирәт белән бәйле бул­ган бөтен борчуларын үз өстенә алыр.


Нет комментариев