Мамадышта янгында ике кеше һәлак булган
Кисәтү

Мамадышта янгында ике кеше һәлак булган

Янгын сүндерүчеләргә Мамадышның Пионерская урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү барышында 47 яшьлек хатын-кыз һәм 50 яшьлек ир-атның мәетләре табылган.

Янгын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклаячак. Версияләр арасында тәмәке тартканда саксызлык очрагы да бар. Тикшерү бара. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: караватта тәмәке тартмагыз; тәмәке тарту урынын көл савыты белән җиһазлагыз; тәмәке төпчекләрен балконнан ташламагыз, сүндерелмәгән тәмәке янгын сәбәбе булырга мөмкин; янгын турында хәбәр итү җайланмасын урнаштырыгыз – ул куркыныч турында вакытында кисәтергә мөмкин. Янгын вакытында 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.

 Ватаным Татарстан


Нет комментариев