Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өчтән бере тәмам

Бүгенге көнгә бөртеклеләр мәйданының 5550 гектары сугылган.

Районда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар 18, 9 гектар мәйданны били. 45 комбайн басуда, дип хәбәр иткән идем - http://atnya-rt.ru/news/kon-temasi/45-kombayn-basuda

Бүгенге көндә урып-җыю тулы куәтенә бара. 18,9 гектар мәйданның  5550 гектары сугылган инде.  Гектарыннан  уртача 27 центнер уңыш чыга. 56 комбайн басуда.

-  Районда бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны җыюның өчтән бере бетте,  дип әйтеп була. Комбайнчылар бер чыктан бер чыкка кадәр эшлиләр. "Таң" хуҗалыгында урып-җыюның 40 проценты тәмам,  бу күрсәткеч "Тукай"да - 38,4 процент, "Дусым"да - 37,5 процент, "Ленин"да - 33,7 процент...  Игенчеләребез бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчләрен куеп эшлиләр,  - диделәр районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсендә.

 Исегезгә төшерәбез:  2 августта, районыбыз игенчеләре урып-җыюны башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев