Тыл ветераны бүген котлаулар кабул итте.
Раушания апаны район ветераннар советы рәисе Хәмит Галимжанов туган көне белән котлап РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. Олы Әтнә авыл җирлеге вәкиле Резеда Маликова да Раушания апаны туган көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга сыер саварга эшкә килә. 30 һл сыер сава. Бик тырыш була, алдынгылар сафында була.
- Эшләдек тә, эшләдек. Хезмәтемне күрә белделәр, Аллаһка шөкер, - диде ул.
Бүгенге тормышыннан бик канәгать Раушания апа.
Нет комментариев