Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә районыбыз юлларында административ штрафларын вакытында түләмәгән өчен ике йөртүчегә карата административ арест җәзасы кулланылды.
Шул ук вакытта юлда исереклеккә шикләнеп бер йөртүче дә туктатылды.
Ә югарыда телгә алган ике кешенең берсе – 1 тәүлек, икенчесе – 2 тәүлек утырды. Моннан тыш суд карары белән түләнмәгән административ штраф өчен икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк.
Нет комментариев