Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Арабыздан беребез

Парлы гомер – үзе бер бәхет

Чембулат авылында гомер итүче Рәүнә апа белән Фәнил абый Каюмовларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

Әлеге мәртәбәле бүләкне Каюмовлар гаиләсенә район башлыгы Рөстәм Хисамиев тапшырды. «Сезнең кебек гаиләләр, без, яшьләргә үрнәк булып тора», – диде ул. 

Чембулат авылында гомер итүче Рәүнә апа белән Фәнил абый Каюмовлар 18 июль көнне «бриллиант» туйларын билгеләп үтәләр.
60 тапкыр бергә җәйләр килгән,
60 тапкыр салкын кышлары.
60 тапкыр яз җылысын тоеп
Җимеш биргән алтын көзләре.
***
Урамда җәй уртасы. Җылы июль ае. Бар табигать яшеллектә, кояш кыздыра, шаян җилләр шул эсселекне җиңеләйтергә теләп, битләрне сыпырып узалар. Кайчан гына әле ап-ак карлары белән кыш, тулышкан бөреләре белән сөендереп язлар килгән иде, һәм менә тагын – табигатнең яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утырган матур мизгелләре!
Кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзгә матурлыкка ия. 
Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. 
Картлык – шатлык түгел, дисәләр дә, бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл утырткан, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы апаларны, түбәтәй кигән абыйларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың. 
Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең.
***
Рәүнә һәм Фәнил Каюмовлар – районыбызда матур гомер кичергән парларның берсе. Аларның 60 еллык гомер тарихларына күз салып, язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парларның үткән тормышларына кыскача гына булса да тукталып үтми мөмкин түгел. 
Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 60 ел гомер үтеп киткән. 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит – бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! 
Рәүнә апа белән Фәнил абый Чембулат авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Икесе дә сугыш чоры балалары, икесенең дә әтиләре сугыш кырында ятып кала. Икесенә дә яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә аларга. Колхоздагы бер генә хезмәттән дә читтә калмыйлар. Рәүнә апа фермада хезмәт куйса, Фәнил абый тракторда эшли.
***
Әтисе сугышка алынганнан соң, 1942 елның февралендә дөньяга килә Рәүнә апа. Башта сирәк кенә әтисеннән хатлар килеп торса да, 1944 елда кайгылы хәбәр килә. 
– Йөрәктә иң уелып калганы һәм мәңге онытылмаслыгы – сугыш тәмамланып авылга исәннәр кайта башлаган вакыт. Башка балаларның әтиләре кайта, ә минеке юк. Иптәш кызым белән без ул вакытта әтинең нинди булганын да белмибез. Күрше Фәритнең әтисе Фәтхерахман абзый сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Без иптәш кызым белән койма ярыгыннан Фәритләрнең ишегалдын күзәтәбез. Авыл Советы секретаре Асия апа идарәдән кайтып килә икән: «Балалар, нәрсә карыйсыз?» – ди. «Әти нинди була икән дип карыйбыз, Асия апа», – дидек. Асия апа безне алдына утыртып кочаклап сөйде дә елый-елый кайтып китте. Ашарга ризык, кияргә кием булмаса да, иң үзәккә үткәне әтисезлек иде шул. 
Рәүнә апа олы яшьтә булса да, әтисез тормышы күңелендә гомергә уелып калган, һаман да йөрәген тырнап торган мизгелләрне искә төшерде. Җиде яшеннән соң, әнисе кабат гаилә кора, Рәүнәнең өч ир туганы туа, ул әтиле була. Тик шулай да үз әтисен күрәсе килү теләге, сабый күңелендә гомергә уелып калган.
Чембулат авылындагы җи­дееллык мәктәпне тә­мам­лагач, фер­мада сарыклар карый. Аннары мәктәптә пешекче, соңрак җыештыручы булып эш­ли Рәүнә апа. Лаеклы ялга чыккач та бер ел мәктәптә эшли ул.
– Бервакыт район буенча мәктәпләрнең чисталыгын тикшерделәр. Шул вакытта чисталык буенча беренче урынны алдым.
 Мине санаторийга ял итәргә җибәрделәр, – дип искә алды ул чорларны Рәүнә апа.
Аны авылның активисты дисәм дә ялгыш булмас. Моннан бик күп еллар элек, Чембулат авылында бер иске йортны мәчет итеп эшләргә уйлыйлар, барып язарга кирәк дигән йөкләмә алдым. Шул вакытта авылга килеп керүгә Рәүнә апаны очратуым, аның сорауларыма җавап биргәне, эшне берничә хатын-кыз бергәләп башкарулары турында сөйләгәне истә калган. Һәр гамәлне, тупланган акчаны тиененә кадәр язып баруы белән шаккатырган иде. Ә бүгенге көндә авылны яңа мәчет нурландыра. Ә ул вакытта авылга иман нуры иңдерү өчен зур эшкә алынган иде алар.       
***
Фәнил абый да Чембулат авылында 1940 елда дөньяга килә. Шуңа да әтисе турында бары тик әнисе сөйләгәннәрдән генә белә. Рәүнә апаныкы кебек аның да әтисе сугыш кырында ятып кала. Фәнил абыйга да бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Чембулат авылындагы җи­дееллык мәктәпне тәмамлагач, ат җигә башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, тракторчы булырга укый. Һәм егерме биш ел буе колхозда тракторда эшли. Бу юлларны язып куюы бик җиңел әлбәттә. Әмма шушы еллар эчендәге авырлыкларны, газапларны бер-ике җөмләгә генә сыйдырырга мөмкин түгел. Хәер, өлкән буын ул еллар турында артык күп сөйләргә дә яратмый. Фәнил абый да колхоз эшеннән кайтып керә алмый. Шуңа да йорттагы эшләр күбрәк Рәүнәсе җилкәсенә төшә. Соңрак газ оешмасында хезмәт куя ул. Газ балоннары ташый. Лаеклы ялга да шушы оешмадан китә.
***
Балачаклары, яшүсмер еллары авыр чорларга туры килсә дә, бүгенге тормышларына сөенеп туя алмый алар.  
– Аллаһка шөкер, бүгенге көндә улым, киленем, онык­ларым кадер-хөрмәтендә гомер кичерәбез, – диде Рәүнә апа тормышына шөкер итеп. 
– Һәркемгә безнең кебек тигез, парлы гомер кичерергә насыйп булсын иде. Тигезлек бик кирәк ул, – диде сүзен дәвам итеп.
***
Рәүнә апа һәм Фәнил абый белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалам. Яшь буынга үрнәк булырлык  60 еллык парлы, тигез гомер. Шул ук вакытта туган җиргә, туган авылга тугры хезмәт ителгән. Дан-шөхрәт артыннан да кумаганнар, ә Аллаһы Тәгалә насыйп иткән гомерләрен авырлык­ларга бирешмичә, сык­ранмыйча, үкенмәслек итеп, олылар хәер-фатыйхасына тап төшермичә матур итеп яшәгәннәр. Улларына да картлык көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтерлек тәрбия биргәннәр. Әнә шуңа да бүгенге көндә парлы гомер кичергән нигезләрендә гаилә учагы җылысында, һәр туар таңга куанып, оныклар-оныкчыклар бәхетен татып гомер кичерәләр.
Аллаһы Тәгалә тигезлекләрен биреп, бер-берсенең күңел җылысын тоеп, озак еллар яшәргә насыйп итсен аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев