Россиядә ел башыннан МАКС ярдәмендә 2 миллионнан артык больничный ябылган
Хәбәрләр

Россиядә ел башыннан МАКС ярдәмендә 2 миллионнан артык больничный ябылган

Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

«Мессенджер ярдәмендә дистанцион рәвештә 2,1 миллионнан артык больничный ябылды. Шул ук чорда Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында табибка кабул итүгә 52 миллионнан артык уңышлы язылу теркәлде», – дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры журналистлар белән очрашуда.

Мурашко билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы сервис куллану күрсәткечләре соңгы җиде айда гражданнар тарафыннан ихтыяҗның югары булуын күрсәтә.

Татар-информ


Нет комментариев