13 сентябрьгә һава торышы
13 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.
13 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 1.. 6˚ градус, туфракта -2˚ градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез 13.. 18˚ градус җылы була.
Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.
Кышлыкка сарымсак утыртып куярга була. Язын кояш яндырудан саклау өчен агач кәүсәләрен крафт-кәгазь һәм киндер чүпрәк белән урап бәйләргә кирәк.Гладиолус һәм дәлия чәчәкләренең суганчалары казып алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев