Кайда, күпме сөт савалар
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт савалар

Татарстан авыл хуҗалыгы министр­лыгының оператив мәгъ­лүматларына караганда, 26 октябрьгә безнең районның күмәк хуҗалыклары көнлек 346 тонна сөт савып алганнар.

Бу узган елның шул ук көнендәгедән 31,1 тоннага артыграк. 1 сыердан алган тәүлеклек савым 31,5 кг тәшкил итә. Биредә барлык күмәк хуҗалыкларның да өлеше зур.
Элеккечә үк Кукмара районында 400 тоннадан артык көнлек тулай савым алалар. Балтач районы бу көнне — 335 тонна, Саба районы 295,5 тонна савымга ирештеләр.


Нет комментариев