5 апрель 2018 яңалыклары
-
“Ак Барс” Гагарин кубогында финалга чыкты
Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Чиләбенең "Трактор" командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел. (Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Чиләбедә Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Көнчыгыш конференция финалында җиңеп, Гагарин кубогының финалына чыкты. Казанның "Ак Барс" һәм Чиләбенең "Трактор" командалары арасындагы серия исәбе 4:0 булды. "Ак Барс"ның "Трактор"ны...
-
WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный
Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала. (Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный, дип яза "Известия". Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала. Швейцария экспертлары алты ай дәвамында веб-эзләү ярдәмендә табылган 178 төркем чатыннан мәгълүмат туплаган. Белгечләр барлыгы мессенджерның...
-
Әтнә аз гына калыша
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 5 апрельгә булган мәгълүматлары буенча, Татарстанның Кукмара районында 240 тонна сөт савылган (112%). Икенче урында - Балтач районы - 209,5 тонна сөт (109%), өченчедә Әтнә районы - 198,3 тонна (103%). Республика буенча бүген 3499,6 тонна сөт савып алынган....
-
Син көчле булып кара
Көчле бит син,дияләр дә Күзләргә яшьләр тула... Син дигәнчә генә шома Бармый икән шул дөнья. Күзгә тулган яшьләрнең дә Кипкән мәллләре була Җаның сызлаган минутта Син көчле булып кара. Бәхетеңне учларыңнан Югалтмый сакларсыңмы? Кулларың арып талганын Югалткач..аңларсыңмы? Усал теллеләрне узып Яклап кара сүзеңне!? Көчле бит син! дигәннәргә Йә...күрсәт үз-үзеңне! Тыштан...
-
Нишләдек без?
Санитар чистарту икеайлыгы башланып кына килә әле. Урамнарыбызның ни хәлдә икәнен һәркем белә, чүпләрне дә күрә. Урам чатлары, ике авыл арасындагы юллар менә шундый хәлдә. Үзебезнең шакшылыктан үзебез дә ардык ахыры, социаль челтәрдәге https://vk.com/podslyshanoatnya группасында Әтнә урамнарын сурәтләгән фотолар, фикерләр языла башлады. Файдалы фикерләр дә шактый, тик бу группаны безнең...
-
Алты автомобиль бәрелешеп, ике кеше үлгән - видео
Куркыныч юл һәлакәте 4 апрельдә кичке тугызынчы яртылар тирәсендә булган. (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Сочида алты автомобиль катнашындагы авариядә ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Куркыныч юл һәлакәте 4 апрельдә кичке тугызынчы яртылар тирәсендә булган. Трассада «КИА» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтен күреп, шул тирәдән үтеп...
-
Минсельхозпрод РТ получил от фермеров заявки на льготное кредитование 67 проектов
Заявлены инвестиционные проекты на общую сумму около 9 млрд рублей. (Казань, 5 апреля, «Татар-информ»). От сельхозпроизводителей Татарстана поступили заявки по 67 инвестиционным проектам на общую сумму 8,9 млрд рублей. Об этом на совещании по вопросам льготного инвестиционного кредитования заявил замминистра сельского хозяйства и продовольствия РТ Ришат Хабипов, сообщает пресс-служба Минсельхозпрода...
-
Бүген "Татар-информ" Илфак Шиһаповны искә алу кичәсен онлайн күрсәтә
Кичә 18:30 сәгатьтә башлана. (Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бүген Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә продюсер, журналист, шагыйрь-композитор Илфак Шиһапов тууына 50 ел тулуга багышланган "Үзең ничек соң?" дип аталган искә алу кичәсе узачак. Концертта тамашачыга авторның популяр җырлары һәм моңа кадәр яңгырамаган әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Кичәдә Илсөя Бәдретдинова, Рәшит...
-
Табибларның уртача хезмәт хакы билгеле булды
Татарстан башкаласында медицина хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә. (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Казанда табибларның уртача хезмәт хакы 38,7 мең сумга тигез, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте. 2018 ел башында Чаллыда медицина хезмәткәрләренең уртача эш хакы - 31,8 мең, Әлмәттә - 36,5 мең, Түбән Камада...
-
Әтнә муллалары Указлы булды
Районга бер төркем хәзрәтләр килеп төште. Казан арты Төньяк Казият казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Татарстан Диния Назәратеннән мөфти урынбасары ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев һәм Диния Назәратенең оештыру комитетыннан Алмаз хәзрәт безнең район һәм бездәге дини тормыш белән танышып, муллаларыбызга шәһадәтнамә тапшырдылар. Барысы...
-
"Урамнарда йөреп булмый..."
Бу җөмләне хәзер ике кешенең берсеннән ишетергә мөмкин. Чөнки, бу шулай, район үзәгендәге урамнар да юеш, карлы. Машиналар хәйран азаплана, "Ник трактор белән эттереп чыкмыйлар икән бу авыл эчендәге урамнарны", диючеләр күп. Тракторы да йөрми түгел, йөри, чистарткалап киткәли. Яз да үз эшен башкара. Ә авылларда ничек? - Безнең Яңа...
-
Татарстан орлыклар белән 106 процент тәэмин ителгән
Хәзер республикага көньяк төбәкләрдән шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыгы китерәләр. (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан орлыклар белән 106 процент тәэмин ителгән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Орлык белән тәэмин ителешкә килгәндә, биредә бернинди проблема да юк. Республика яхшы сыйфатлы...
-
Яңа төр салым
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә. Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак. Бакча йортларын кадастр хисабына куйганда да аэрофотосъемка кулланылачак. Быел мондый эшләр 12 төбәктә,...
-
Фаҗига кабатланмасын дисәк
Яз килми дип борчылган идек, килде дә тизлек белән карларны юкка чыгара башлады. шул ук вакытта калай булмаган түбәләрдә карлар бар әле. Канаулар казыйсы да бар. Өелеп торган карлар да хәтәр, сукмак салынган кар өстенә басуга убыла да төшеп китә, ә аста су. Кыскасы, хәтәр адым саен, балаларны кисәтик. Ә...
-
“Гөнаһ эшләргә рөхсәт...”
Рухый остаз булып саналган Ибраһим ибн Әдһәм янына күңеле гөнаһ эшләү теләге белән янган бер кеше килә. - Әй, Ибраһим ибн Әдһәм әфәнде, гөнаһлар эшләргә миңа рөхсәт бир яисә күңелемне гөнаһлы фикерләрдән арындыра торган нәсыйхәтләр бир, дип мөрәҗәгать итә әлеге бәндә. - Сиңа гөнаһ эшләргә рөхсәт бирәм, әгәр дә Аллаһы...