Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фаҗига кабатланмасын дисәк

Яз килми дип борчылган идек, килде дә тизлек белән карларны юкка чыгара башлады. шул ук вакытта калай булмаган түбәләрдә карлар бар әле. Канаулар казыйсы да бар. Өелеп торган карлар да хәтәр, сукмак салынган кар өстенә басуга убыла да төшеп китә, ә аста су. Кыскасы, хәтәр адым саен, балаларны кисәтик. Ә...

Яз килми дип борчылган идек, килде дә тизлек белән карларны юкка чыгара башлады. шул ук вакытта калай булмаган түбәләрдә карлар бар әле. Канаулар казыйсы да бар. Өелеп торган карлар да хәтәр, сукмак салынган кар өстенә басуга убыла да төшеп китә, ә аста су. Кыскасы, хәтәр адым саен, балаларны кисәтик. Ә саклык чаралары, саклану үзебездән тора. Гомерләр генә кыска булмасын. Пермь фаҗигасе кабатланмасын.

Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Табиблар сабыйның гомерен саклап калу өчен ике тәүлек көрәшсә дә, бала җан биргән.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Пермь хакимиятендә кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/05/161372/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев