11 февраль 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне балык тотканда төшкән фотосын урнаштырган
Фотографияләрдә Рөстәм Миңнеханов һәм аның улы тоткан балыклары белән сурәтләнгән. (Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге Instagram, «ВКонтакте» һәм Twitter битләрендә бүген улы Искәндәр белән балык тотканда төшкән фотоларын урнаштырган. Фоторәсемнәрдә республика башлыгы һәм аның улы тоткан балыклары белән сурәтләнгән. Чыганак: tatar-inform.tatar
-
"Әтнә таңы" хәбәрчесен - Мөршидә апа Ваһапованы зурладылар
Бүген кадерле, хөрмәтле, иң өлкән хәбәрчебез Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһаповага 90 яшь тулды. 70 еллап хәбәрчелек стажы булган, халык арасында ихтирам казанган, фидакарь хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән педагогны котларга аның балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары җыйналды. Олы юбилейны матур итеп, авыл җирлеге, "Шахтер" хуҗалыгы, Комыргуҗа мәктәбе бер булып, мәктәп...
-
Россиялеләр барысы да үзара туган?!
Әтнәдә барлык кешенең дә үзара туган булуына ышанасызмы? Кешеләрнең якынлыгын унынчы токымга кадәр исәпләүләрдә ун очракның сигезендә туганлык җепләре ачыкланган.
-
Кабат фаҗига: фургон белән җиңел машина бәрелеште
Кышын алдагы машинаны узу гаять куркыныч, кыен маневр.
-
Ренат исемлеләргә хәзер нишләргә
Почему имя Ренат может попасть под запрет, инициированный депутатами Госдумы РФ? В Государственной думе продолжают рассматривать законопроект сенатора Валентины Петренко по установлению требований для имен в Семейном и Гражданском кодексах РФ. По мнению автора законопроекта, имя не должно состоять из цифровых, буквенных обозначений, числительных, символов или их любой комбинации, аббревиатур,...
-
Хәния Фәрхидән – “ежик”, Дилә Нигъмәтуллинадан – запеканка. Алсу Фазлыева кайсын сайлаган? (рецептлар)
"Фарш алып куйдым да, карап торам да, торам. Кичке ашка фарштан ниләр әзерләргә мөмкин икән?" Популяр җырчы-тамада Алсу Фазлыеваның инстаграм социаль челтәрендә элгән бу соравына 100дән артык җавап килде. Алсуның инстаграмын укып баручылар төрледән-төрле рецептлар тәкъдим итте: флотча макарон, французча ит, голубцы... Шушы рецептлар килүгә, Алсу суга төшкәндәй юк булды......
-
Илсөя Бәдретдинова: «Илфак миңа проект буларак караган, ә мин аны яраттым…»
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышында әлегә барысы да ятышлы түгел икән. Ник дигәндә, ул тормыш иптәше Илфак Шиһапов белән аерылу процессын гына түгел, җырларын бүлешү эшен дә алып бара. Белүебезчә, Илфак Шиһапов махсус Илсөя Бәдретдиновага язып бирелгән җырларын хәзер аңа башкарырга рөхсәт итми. Үзенең яңа программасы белән чыгыш ясарга әйтә. «Үземнең...
-
Әтнәдә - "Россия чаңгы юлы" (фотоларда)
Бүген, 11 февраль көнне, Олы Әтнә авылының техникум бинасы каршындагы чаңгычыларны күреп кем генә сокланмагандыр. Олысы- кечесе, хәтта Әтнәгә кунакка кайтучылар, алар арасында 10 яшьлек Азалия дә бар иде, Казаннан кайтып чаңгыга басты. "Россия чаңгы юлы" дип язылган плакатлар, "Бердәм Россия" " флаглары, өстәвенә талгын гына ишетелгән музыка, кояшлы көн...
-
Кайсы сөт иң яхшысы
Белгечләр татарстанлылар арасында иң күп кулланылышта булган 7 сөт маркасын тикшергән. (Казан, 10 февраль, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Милли сыйфат институтның Бәйсез экспертиза үзәге Татарстанның сәүдә челтәрләрендә сатыла торган сөткә чагыштырмача тикшерү үткәрде. Тикшерүдә сертификатлары булган эксперт-технологлар, Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты һәм Казан ветеринария академиясе профессорлары катнашты. Экспертлар Татарстан һәм...
-
КОРТны үзең пешереп кара
Гөбәдия пешерәсе булса, яхшы КОРТ проблемасы баш калкыта. Ә менә ВКОНТАКТЕдагы дустыбыз Гүзәлия Гыйлаҗева үзең КОРТ пешерүнең бик уңайлы ысулын тәкъдим итә. Ясап карагыз, үкенмәссез. Бер уртача гөбәдия пешерер өчен 2пачка 0.5 литрлы кефир алабыз да, шуны эремчеккә әйләнгәнче кайнатабыз. Аннан сыгабыз, дуршлаг аша эремчеген аерабыз, ә сары суы (сывороткасы)...
-
Түбән Көек мәктәбендә истәлекле көннәр гел искә алына
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә әледән-әле укучылар белән төрле чаралар уздыралар. Мәктәп сайтында хәбәр итүләренчә, 8 февраль көнне география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 5-9 нчы сыйныф укучылары белән «Россия фәне көне» дигән кичә уздырган. 8 нче февраль - Яшь антифашистлар көне уңаеннан да «Сугыш елларының каһарман балалары» дип...
-
Профсоюз юлламасы: 994 сумга ял итеп буламы?
Республикада профсоюзлар карамагында булган 5 сәламәтләндерү үзәгендә ел дәвамында 50 меңләп кеше ял итә. Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән махсус программа да гамәлдә. Моның өчен дәүләттән акча да бүленә. Дәүләтнең икътисади хәлен билгели торган төп билгеләрнең берсе - ул халыкның сәламәт булуы. Сәламәт гаиләдә генә шундый ук...