27 декабрь 2017 яңалыклары
-
2018 елда Татарстан табиблары игътибарны ир-атлар сәламәтлеген саклауга юнәлтергә җыена
Гадел Вафин ирләрнең үз сәламәтлегенә бик ваемсыз булуын билгеләп узды.
-
Районнар электрон мәйдан тәҗрибәсен кулланырга тиеш – Алексей Песошин
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
-
Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды
Ул 1 гыйнвардан соң туган яки уллыкка алынган беренче балага 1,5 яшькә кадәр бирелә.
-
Әтнә иске елны беренче урында тәмамлый
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү буенча 27 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, нәкъ шулай булырга охшаган. Яңа елны да Әтнә беренче урында башлап җибәрә. Саннарга күз салыйк. Бу көнне Әтнәдә бер сыердан уртача 26,2 килограмм сөт савып алдылар. Икенче урында баручы Кукмарада - 21 килограмм, ә татарстан буенча 13,6...
-
Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта
Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана.
-
«Ак Барс» дөнья чемпионы белән килешү төзеде
Александр Бурмистров НХЛдагы карьерасына нокта куйды.
-
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Утырышның төп темасы илнең икътисади үсеш нигезе буларак төбәкләрнең инвестицион кызыклылыгы булырга тиеш.
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
"Әтнә таңы" газетасының 2018 елның I яртыеллыгына язылу тәмамланырга бары тик 1 көн калды. Аз да түгел күп тә түгел - бары тик бер көн. Шуңа күрә дә район тормышыннан хәбәрдар булу өчен "Әтнә таңы" газетасына язылып калыгыз. Киләсе елга сезнең белән бергә булып, һәрдаим элемтәдә торып, борчыган мәсьәләләрне бергәләп...
-
Экспертлар: кайбер төбәкләрдә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр 9,5 процентка үскән
Бу алдан күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык.
-
Тәрәч балыгыннан салат
Социаль челтәрдәге дустыбыз, Казак Үртәменнән Резеда Хәйруллина Яңа 2018 елны каршылау өстәленә бик тәмле салат рецепты тәкъдим итә. Эшләп карагыз. "Кояшлы" дип аталучы салатның төп ингридиенты - тәрәч балыгы (треска) бавыры. Пешкән һәм угыч аша чыгарылган бәрәңге, консервадан тәрәч балыгы бавыры, вак итеп туралган яшел суган, майонез, вак итеп туралган...
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән (видео)
https://vk.com/wall-26433195_39692
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән.
-
Мәктәп автобусларын “мигалка”лар белән тәэмин итәчәкләр
Мондый карарны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
-
Россия төбәкләрендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар исәбе арта
Грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны Россиянең өч субъектында эпидемия чигеннән артыграк.
-
Путин хөкемдарларның хезмәт хакын арттыру турында указга кул куйган
Указ нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия хөкемдарларының хезмәт хакы 1,04 тапкыр артачак.