Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Бүген Рамазан аеның беренче көне

10 мартта ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылды, 11 март — уразаның беренче көне. 8 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 9 апрельдә — уразаның соңгы көне, 10 апрельдә — Ураза бәйрәме.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла.

- Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча).  
- Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча).   

Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының күләме, арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 1000 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый. Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы. Шулай ук мөселман кешесе, үзеннән тыш, фитр сәдакасын ярты яше тулмаган кечкенә балалары өчен таратырга тиеш. Мөселман кешесе хатыны, ата-анасы яки балигъ булмаган балалары өчен фитр сәдакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның милкенә аның тулысынча хокукы юк (әмма теләге булса, бирә ала).

Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев