Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ташчишмәдә Коръән бәйгесе

Ташчишмә авылында Коръән уку буенча, биш яшьтән алып унбиш яшьтәге балалар арасында, бәйге булып узды.

Сентябрь аеннан балалар һәм олылар белән Коръән укырга өйрәндек. Шулай ук балалар Ислам дине, аның кануннары, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибен, гарәб хәрефләрен өйрәнделәр. Менә шул эләребезгә нәтиҗә ясау ниятеннән әлеге бәйге оештырылды. Яшь азанчыларыбыз Ислам, Айрат, Наил моңлы азан әйтеп бәйгене ачып җибәрделәр. Район мөхтәсибәте исеменнән килгән Рәшит хәзрәт, авылыбызның абыстае Мәнфүрә апа, мәчетебездән Мөдәррис абый бәйгегә бәя куючы булдылар. 
Балаларыбыз, олыларыбыз, Аллаһка шөкер, инде берничә ел дәвамында мәчеткә бик теләп йөри. Мөхтәсибәт тарафыннан уздырылган район бәйгеләрендә дә алдынгы урыннарга ирешеп киләләр. Бу юлы да сынатмадылар. Рәшит хәзрәттән мактау сүзләре генә ишеттеләр. 
Биш яшьлек Диләрәнең берничә сүрәне яттан сөйләве барыбызны да аеруча куандырды. 
Соңыннан бәйгедә катнашкан балаларга дипломнар тапшырылды. Ә бертуган апалы-сеңелле ике кызыбыз Алинә белән Әдиләгә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган сынауларны уңышлы тапшырулары белән котлап «Мәчет яны курсларын» тәмамлау шәһадәтнамәсе бирелде. Рамазан аена кердек.
Бәйгедә катнашу балаларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаю сәбәбе булсын, — диде Рәшит хәзрәт.
Мондый бәйгеләр дәвамлы булса иде. Аллаһ Тәгалә чарада катнашкан һәр балага иманлы булып, тигез гаиләдә гомер итәргә насыйп итсен. Әти-әниләренә шатлык китереп, илебезгә, динебезгә лаеклы булып үссеннәр. Бәйгене уздыруга өлешен керткән, матди яктан яки үзенең көче белән ярдәм иткән һәр кеше Аллаһның рәхмәтенә ирешсен. Әмин.

Зөфәр хәзрәт Галиев, Ташчишмә мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев