Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Уразаны нәрсәләр боза һәм бозмый?

Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, «Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр турында аңлаткан.

Уразаны боза торган нәрсәләр:
— Борынга дару салу (колак барабаны пәрдәләреннән агып чыккан очракта);
— Аналь шәмнәр;
— Үпкәләр өчен спрей;
— Ингаляция;
— Борынга дару тамызу;
— Үзеңне мәҗбүриләп костыру;
— Онанизм;
— Белә торып, төтен сулау.
Уразаны бозмый:
— Сөрмә тарту;
— Күзгә дару тамызу;
— Кислород терапиясе (составында башка матдә булмаса);
— Пенициллин, шикәр инсулины уколы;
— Авыз эченә укол ясату (даруын йотмаганда);
— Макияж ясау;
— Кан тапшыру;
— Йөзү яки суга керү;
— Поллюция;
— Мисвәк куллану, әмма бүленеп чыккан согын йотарга ярамый;
— Какырык йоту;
— Борын канау яки теш алдыру, ләкин канын йотарга ярамый;
— Йотмыйча гына, таманы чайкату;
— Йотмыйча гына, тешкә дәвалау өчен примочка кую;
— Йотмыйча, ризыкны тәмләп, тел тидереп карау;
— Ирексездән косу;
— Ирексездән төтен сулау;
— Никотинлы пластырь.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев