Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

9 нчы соңгы бүлек.

Яз башында Алиянең ирен башка шәһәргә эшкә күчерделәр. Хәрби кеше булгач, каршы килеп тора алмыйсың, кая җибәрәләр шунда эшләргә туры килә. Беренче вакытта Алия әнисе янында калырга булды. Ире каршы килмәде. Алия декрет ялына чыкканчы, әнисе янында торды. Ләкин әнисенең хәле бер дә җайланмады. Алия ике ут арасында янды. Нәрсә эшләргә дә белмәде. Тиздән бала табарга тиеш. Әнисен карарга вакыты да калмаячак. Җитмәсә ире хәрби кеше. Бераздан кабат яңа шәһәргә җибәрергә тиешләр. Алар белән яшәргә, бер шәһәрдән бер шәһәргә күченеп йөрергә әнисенә җиңел булмаячак.
Шулай итеп Алия катгый карарга килде. Ул социаль яклау бүлегенә барып әнисен кая урнаштырып булуы турында белеште. Эзләнеп йөри торгач, Алия әнисен картлар йортына урнаштыру мөмкинлеге барын ачыклады. Шулай итеп ул тиз арада документлар җыя башлады. Үзенең йөкле булуы, башка туганнары булмавы документлар җыю эшен тизләтте. Чөнки Галия ире Замир белән рәсми рәвештә аерылышкан, ә якын туганнары юк иде.
Картлар йортына урнаштыру өчен Алиягә әнисеннән һәм аның фатирыннан да баш тарту турындагы документларга да кул куярга туры килде. Алия үз тормышын җайларга тиеш. Ул бит инде әнисе өчен генә яши алмый. Башта ире аңа каршы төшсә дә, Алия нык торды. Ул үзе өчен яшәргә тиеш. Аның әнисе әбисен әле берүзен авыл өенә дә кайтарып куйды. Ул бит алай эшләми, киресенчә әнисенә яхшылык эшли. Анда ул үзе генә булмаячак. Табиблар да һәрвакыт янында булачак. Шулай итеп Алия үзенең күңелен тынычландырды. Алия әнисен картлар йортына урнаштырды да, үзе ире янына китеп барды.
Бу хәлләрне Галия бик авыр кичерде. Кызын аңларга тырышты. Ләкин бу аның башына сыймый иде. Бөтен гомерен шушы кызы өчен багышлаган иде бит ул. Нинди йөрәк белән шушы Алиясе аны картлар йортына илтеп куйды икән? Аның күзеннән бертуктамый яшь акты. Ул елый да алмый иде. Бары күзеннән яшь кенә тама иде. Ул кайсы ел, ничәнче көн икәнен дә хәтерләми. Кешедән сорарга теле сөйләми иде.
Беркөнне аны шәфкать туташы коляскага утыртып куйгач, ул беренче тапкыр көзгегә карады. Галия үзен танымады. Көзгедән аңа күзләре төпкә баткан, саргаеп киткән, бер карчык карап тора иде. Шушы карчыкның күзеннән бертуктамый яшь ага. Көзгедән ул үзен түгел, кайнанасын күргән кебек булды. Кайнанасын авылда калдырып киткәндә, ул аның күзендә дә шундый ук яшьләр күргән иде. Ләкин кайнанасы күз яшен күрсәтмәскә тырышты, башын якка борды. Галия айнып киткәндәй булды. Нәрсәдер әйтәсе килде, ләкин авызыннан сүз чыкмады. Каядыр чабасы, нәрсәдер эшлисе килде. Ләкин утырган җиреннән беркая да китә алмады. Аның бер кулы бераз әйберләрне тойса да, аяклары йөрми иде.
Аның ыңгырашуын ишетеп бүлмәгә шәфкать туташы керде. Галиянең тагын кан басымы күтәрелгән иде. Аны тиз арада реанимация бүлегенә озаттылар. Галия каядыр очты да, очты... Ул каядыр ашыга төсле иде. Бик озак очты... Менә яктылык күрде, әкрен генә күзен ачты, янында шәфкать туташы басып тора иде. Аны күргәч, Галиянең ике күзеннән дә мөлдерәп күз яшьләре агып төште. Ул яңадан үз тормышына кайтты. Ялгыз тормышына. Монда аның беркеме дә юк иде. Кемгә дә кирәкми иде ул. Ләкин әлегә ул анда да кирәкми. Вакыты җитмәгән. Бу җирдә эчәчәк сулары бетмәгән иде Галиянең. Шуларны уйлый-уйлый ул әкрен генә күзләрен йомды. Күз кырыенда бер тамчы яшь эленеп калды.

Тәмам

Айшанур.

 1 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/baxet , 2 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/baxet-1675257098 , 3 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/baxet-1675344676 , 4 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1676009615 , 5 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1676009731 , 6 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1676009981 , 7 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1676295528 , 8 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1676380852 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев