Әллә язмышым, әллә ялгышым (хикәя) дәвамы
***
Кыз кабат егеткә карады. “ Слушай, отпусти пожалуйста меня. Хочешь,забери мои сапоги, они новые”. Кыз аягындагы яңа, ап-ак төстәге аяк киеменә ымлады. “Чешские, модные” – бу аяк киеме райондагы базага да берничә генә кайткан. Әнисе кибетчеләр белән дус булып кына эләктереп калган. Алар авылында ике генә кызда, бперсе – Фирүзәдә, икенчесе – кибетче кызында. “ Да, блатные они, конечно”, - дип сузды егет кисәге. “- А ты че, босиком домой собралась, что ли?” Ул ягын кыз уйлап бетермәгән иде шул. “А ты прикольная... А как зовут то тебя?” -“Фируза”. – “Впервые слышу. – “Ты что, татарка что ли?” – “Да, татарка, из района приехала”. – “Слышь, а так то не похожа на колхозницу”... Кыз һаман егетнең күзләреннән өмет чаткысы эзләде. “Ты красивая. Подойди ко мне”... Фирүзә куркудан калтырана ук башлады. “Давай, че ты боишься?”... Кыз, суга батканда саламга ябышкандай, ничек тә котылу юлларын эзләде. “ А может тебе деньги нужны?”” А у тебя есть?” “Есть, только надо к сестре заехать. Я принесу”.Кыз тиз генә котылу мөмкинлеген табуына үзе дә шатланып куйды. “Нет, одну не отпущу. Пойдем вместе”, - диде егет. Шулай тиз генә хәл итү мөмкинлеген табуына кыз ышанып та бетмәде. Тик барыбер, егетне ияртеп апаларына таба атлады. Апайсы гына өйдә була күрсен. Берүк, өйдә генә булсын. “ Не вздумай меня обмануть. Я подожду тебя в коридоре. Смотри, если не выйдешь, обижайся на себя. По любому поймаем и по кругу пустим”.
Ул төнне кызның күзенә йокы кермәде. Ничек тә китәргә, котылырга иде бу шәһәрдән. Әтисе-әнисе, үзләренең өйләре күз алдыннан китмәде. Ранил шәүләсе дә гел янында иде. Авылга кайтсаң - Ранил белән бәйле хәтирәләр инде. Ни хәлләр түзәрсең... Тик барыбер авыл якын. Ярый да бит бүген акча биреп котылды. Тагын шулай каршысына чыкмаслар дип кем әйтә. Үтереп ташларга да күп сорамас бу өер. Ишетеп торалар бит, әле тегендә, әле монда – талаганнар, көчләгәннәр, үтергәннәр...
Кызларының шулай кинәт читтән торып уку бүлегенә күчүенә әти- әнисе баштарак аптырап калды. Ике курс беткән иде инде. Мәктәп директоры яңа уку елы башыннан Фирүзәне башлангыч сыйныфларны укытырга чакырды. Балаларны бик ярата иде шул, мәктәпкә бик теләп, ашкынып барды ул. Элек Ранил белән бергә кара каршы очраштырган сукмактан көн саен эшенә ашыкты .Ә мәктәптә бар да элеккечә. Тик Фирүзә генә укучы түгел инде , үзен укыткан апалары белән эшли.
Көннәр акрын гына уза торды. Кыз көн саен эшенә ашыкты, җәй-кышларын сессиясенә барды. Янында егетләр дә йөрмәде түгел – кызга уйнап кына дәшкәннәре дә, чын – чынлап өйләнергә тәкъдим ясаганнары да булмады түгел. Беркемгә борылып карамады ул. Җаны- тәне белән Ранилне яратты шул.Йөрәк янындагы бәгырь ите иде ул аның өчен. Кисеп тә, өзеп тә ташлап була торган түгел.
Казаннан кайтып килеше иде кызның .Район үзәгенә кайтучы автобус авыл саен кеше калдыра -калдыра , бөтенләй бушап бетте. Артта бер кеше бар да, Фирүзә генә. Аркасы белән юл буе карашын сизеп кайтты аның кыз. Тик борылып карарга гына кыймады. Менә автобус соңгы тукталышына да килеп җитте. Сумкаларын кулына алыйм дигәндә генә, булышырга дип сузылган кул җылысын тойды кыз. Ирексездән борылып карады һәм... каршында Ранилне күреп аздан гына аңын җуймады.
Менә ул күпме көткән, күпме үзәген өзгән кешесе аның каршында басып тора. Бу турыда хыялланырга да курка иде бит соң кыз. Бөтен тәне калтыранды аның, эчендә “күбәләкләр очты”. Телен әйләндереп сүзен әйтә алмыйча күзләренә мөлдерәп карап торган кызның халәтен ир дә аңлады булса кирәк, кызның кулларын учына алды. Бетте, бар да бетте. Җир, күк, тукталыш янындагы агачлар, бина тирәли тезелеп утырган чәчәк клумбалары – барысы да бергә әйләнә иде. Курку, ярату, сагыну сагышы, шатлык, көенеч – кызның башында барысы да буталды. Бераз шулай куллардан тотынышып басып торганна соң, беренче булып сүзне Ранил башлады. – “Исәнме, Фирүзә!” Тавыш шулкадәр якын, шулкадәр көтеп алынган иде кыз өчен. Үз исеменең шундый матур, аһәңле икәнен белми дә яшәгән бит ул, тиле. Хәер, шулай матур итеп аңа Ранил генә эндәшә иде. “Исәнме Ранил!” Кинәт кызга эсселе- суыклы булып китте. Ранил күптән аныкы түгел бит инде, ул өйләнгән, аның тормышы бар. Кайчандыр аны икенчегә алыштырды бит ул. Нәрсә җебеп төштең соң әле, - дип үз – үзен тиргәргә тотынды кыз. Күзләренә яшь җыелды, тын алырга һавасы беткән күк булды. Ул ашыгып сумкасына үрелде, исәбе – тизрәк Ранил янынна китү иде. Әле генә өзелеп төшәрдәй булып карап торган кызның шулай кинәт үзгәрүен ир дә сизми калмады. “Ашыкма, тукта инде, Фирүзә”, - дип кыз каршына төште ул. “Ә нигә туктарга? Мине ташлап, башканы яр иткәндә син туктадыңмы соң? Уйладыңмы бераз гына булса да минем хакта?” Кызның сүзләре калтыранып чыкты. Үпкәсе бик зур иде шул. Сүзләрендә ничә еллар җыелган үпкә- рәнҗү икәнен ир дә абайламый калмады. Ул кызны тизрәк кочагына алды, бары тик шулай гына тынычландыра алуына шиге юк иде. Ә Фирүзә... Кыз ирнең күкрәгенә нәни учлары белән суга- суга, елады да да елады. Бар әйтәсе сүзен әйтеп бетергәч кенә кисәк туктап калды. Түзде ир, йөрәгенә ук булып кадалса да кайбер сүзләре, иренен тешләп түзде. Гаепле иде шул ул кыз каршында. Нинди кыз гына, үз – үзе каршында гаепле иде. Нинди чиста, саф хисләрне таптап узды бит ул, нәрсә хакына диген? Дөресрәге, кем хакына? Үз- үзен генә яраткан, эгоист,акчага табынган Динә хакына. Олыгаеп үзенә кияүгә чыккан кызның үзенә карата планнары зурдан булуын, үз дигәненә ирешә алмагач, нинди түбәнлекләргә төшәргә әзер булуын ир соңлап аңлады. Шулай да, беркем каршында да сер бирмәскә тырышты, авызына су капты. Чөнки боларның барысына үзе генә гаепле иде. Кем әйтмешли, үзем тапкан тартам, тешләп тартам. Тик менә бар дөньясыннан туеп, авылга кайтып бушанып килим дип, бердәнбер тапкыр өеннән чыгып киткәч Фирүзәне очратуы гына ирне бераз шиккә салды. Әллә әти-әниләре белән сөйләшеп– киңәшеп карарга микән соң?
Район үзәгеннән авылга таба унбишләп чакрым кайтасы иде. Җәйге көн бик озын , әле машина булмый калмас кебек. Алар икәүләп олы юлга чыгарга кузгалдылар. Сөйләшәсе сүзләре күп иде, әмма икесе дә үзенекен уйлады. Караңгы бик тиз төште бугай ул көнне. Җәяүләп кенә кайтырга булдылар. Яшенле яңгыр ике яшь кешене ярты юлда куып тотты. Юл буенда үскән агачлар арасыннан яшел үзәнгә таба йөгерделәр. Яңгыр коя гына...
Ул төнне ул бүген, инде бик күп сулар агып , гомер көзләренә кереп барганда да бүгенгедәй хәтерли. Кайнар иреннәр тәмен бүгенгедәй тоя. Ранилнең кайнар кочагы җылысы әле хәзер дә тәнен җылыта кебек. Их, шул төн. Бәхетле иткән төн, сагышка салган төн... Бердәнбер төн. Таң нурларыннан беренче булып уянмаган булса икән шунда. Ранилнең соңгы сүзен әйткәнен көткән булса... Юк, бит, юк. Ашыкты. Оялды, хурланды. Үзенең көчсезлегенә гарьләнде. Әти- әнисенең күзләренә ничек карар? Кеше ире белән үткәргән бу төне өчен Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирер.
Дәвамы бар. автор Лидия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев