Әллә язмышым, әллә ялгышым (хикәя) дәвамы
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре дә җитә. Фирүзәнең әни булганына да 18 ел узып киткән. Баласын югалтканнан соң бар дөньясыннан ваз кичте ул. Ранилнең авылга кайтып аны эзләп йөрүләрен ишеткәч тә, бик авыр кичерде.
Юк, кирәкми, аны ике тапкыр бәхетсез иткән ир белән очрашасы да, күрешәсе дә килми иде аның. Ташлап китүе җитмәгән, газиз баласыннан да аерды бит. Динәнең күз яшьләре төште микән соң әллә? Ул да бит шулай беренче баласын югалткан иде. Алай дисәң, киресенчә булырга тиеш иде бит соң.
Кулында баланың үлүе турында кәгазъ булгач, эзләтү мөмкинлеге дә булмады шул. Бистә хастаханәсенең баш табибын аз тинтерәтмәде ул анысы. Иртәсен дә, кичен дә шалтыратты, хатлар язды, жалоба белән куркытуга кадәр барып җитте. Әмма... Янында йөргән шәфкать туташын да томан эчендә кебек хәтерли ул.Исемен дә белми, ичмасам. Бары тик ниндидер кәгазъ кисәге истә. Нинди кәгазъ, анда нәрсә язылган, аны ул бирдеме әллә теге шәфкать туташы үзе кулына тоттырдымы – берсе дә истә түгел.
Фирүзәнең серләшер кешеләре дә юк дәрәҗәсендә. Бергә эшләгән Эмма белән генә аралаша ул күбрәк . Ә Эммада бер кайгы – ире белән икәүләп Фирүзәгә ир эзлиләр. Янәмәсе, ялгыз бик читен. Тормыш итәргә иптәш булу кирәк. Бер ялгызын гомер итүен нигәдер кабул итеп бетерә алмыйлар. Быел да әнә, Яңа ел төнен бергә каршыларга дип, үзләренә кунакка чакырдылар. Белә инде Фирүзә, үзенә дип тә берәр ир затына да дәшкәннәрдер тагын. Моннан элек тә шулай иткәннәр тиде. Теге ирнең төчеләнүенә чыдый алмый, мәҗлеснең яртысыннан өенә кайтып китте. Яратмый ул болагай ирләрне. Гомумән, ир затларына карата үз фикере. Гомер буе шул Раниле белән яшәде, узганнарын онытырга тырышты, тик барыбер ул исем аны гомер буена озата барды. Яратты, бик нык яратты шул үзен. Төн урталарында уянып, шашып- шашып елаган минутлары бик күп булды. Ул аны каргады, ул аңа рәнҗеде, әмма барыбер хәтереннән сызып ыргыта алмады.
Стенадагы сәгать иске елның соңгы сәгатьләрен саный. Ә Фирүзәне уйлар өермәсе чорнап алган. Яңа елны Эммаларда каршыларга тиеш булса да, әллә нигә үз өенә кайтып китүне кулайрак күрде ул. Табыны һәрвакыт әзер, ялгыз булгач әллә ни күп кирәкми дә. Шәрәб ише нәрсәне гоемргә авызына алмады ул. Кирәк дип тә санамый. Җылы пледын ябып стенаның яртысын алып торган зур телевизоры каршына килеп утырыр да, рәхәтләнеп иске фильмнар карар. Тамагы тук, өсте бөтен. Нәрсәгә кеше фатирында кая утырырга, кая басарга куркып утырырга тиеш соң әле?! Юраганы юш килде, Эмманың ире дустын чакырган иде. Затлы табын, талгын гына музыка уйнап тора. Балалары булмаган аларның. Хәер, моңа ире дә хатыны да бик исләре киткән кебек тә түгел. Үзләре өчен яшиләр – барасы җиргә баралар, кайтасы җирләренә кайталар. Затлы машина, иркен фатир – бар да җитеш. Икесе дә шәһәрдә туып үскәннәр. Фирүзә кебек авыл баласы өчен мондый яшәү рәвеше бераз гына сәеррәк тә. Тик башка аралашыр кешесе юк шул. Эмма бик җиңелчә, сер дә сыя, кешегә дә чәчеп йөрми. Дөресрәге, шунда ук оныта да бугай ул аны. Шул ягын ярата Фирүзә аның.
Бәйрәм табыны артына шактый ук иртә утырдылар. Янындагы ир заты Фирүзәгә бик үк ошап бетмәсә дә, аралашыр өчен күңелле кеше иде, ахры. Кызык сүзләрне сиптерә генә. Ире белән Эмма да аларның шулай гөрләшүенә куанып утырдылар. Ниһаять, Фирүзә өчен дә лаеклы кандидат табылды бугай. Ә нәрсә? Гәүдә бар, буй-сын күз алмаслык. Белеме югары, дәрәҗәле урынны алып тора. Өйләнеп аерылган, балалары юк. “Хатын- кызларны бик ярата”дигән даны чыккан чыгулыкка. Анысына гына инде күз йомарга да була. Кем белә, бәлки Фирүзә белән танышкач утырып та китәр.
Онытылып киткәндәй булды Фирүзә дә. Ир кызыклы әңгәмәдәш иде. Хатынны инде бер нәрсә дә гаҗәпләндермәсә дә, әллә ничек үзгә иде бу аралашу. Сүзләр – сүзгә ялганды, фикерләр охшашлыгы тагын да якынайтты. Кайсыдыр җирләре Ранилгә дә ошап киткән кебек тоелды Зәбирнен. Җитмәсә, Фирүзә кебек авыл баласы. Яшьләй шәһәргә чыгып киткән әмма. Тик ихласлыгымы әллә риясыз булуымы шунда – авыл баласына хас сый фатлары җуелып бетмәгән иде әле.
Кич буе серләштеләр алар. Вакыт бик тиз узгандай тоелды Фирүзәгә дә. Тик... Юыну бүлмәсеннән чәчләрен рәтләп чыгып килгән хатын ирнең кисәк кенә биленнән кысып кочаклап алуы айнытып җибәргәндәй булды. Эммаларның кунак бүлмәсенә таба күтәреп диярлек алып керде ул хатынны. Зәбирнең үз- үзенә артык ышанып китеп эшләгән бу адымы аның иң зур ялгышы иде. Кабул итми андый мөгаләмәне Фирүзә. Хисләрне ияреннән җибәреп, онытылып китү аның өчен түгел. Бер шулай эшләде инде ул. Ахыры гына аянычлы бетте. Газиз баласының үлүенә ышана алмый, исән булуын раслый алмый яшәлде бар гомере. Кирәкми аңа бер кем дә. Мондый әрсез кеше кирәкми дә кирәкми.
Фирүзәнең кайтып китүен Эммалар сизми дә калды. Зәбир үзенең ялгышын аңлады, әмма соң иде инде...
Урамда талгын гына кар ява. Эре кар бөртекләре шәһәр түбәләрен акка күмә.Шәһәр түбәләрен генә түгел күңелләр акка күмелә. Эх, һәркемнең күңелләре дә шундый ак, саф булсын иде дә бит... Юк шул, юк...
Курантлар сугарга берничә минут кала үзен бу дөньяның иң бәхетле кешесе итеп хис итәчәген Фирүзә әле белми иде. Кызына 18 яшь тулгач әнисе калдырган язуны тапшырулары, шунда язылган адрес буенча әтисен эзләп табуын һәм шушы минутларда аларның икесе бергә зур шәһәрдә Фирүзә яшәгән урамны эзләп йөрүләреннән дә ул әле хәбәрдар түгел иде. Бу төндә алар өчесе башка беркайчан да аерылмаслык булып табышачаклар. Бик күпне күргән бу өчәүне инде башка бер нәрсә дә аермаячак.
Тәмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев