Ашыгыч
Факилнең өе авылның урта өлешеннән бераз гына авышканнан соңгы өлештә урнашкан. Үзе дә авылның иң өлкәннәреннән санала. Гомер буе балта остасы булып авыллардан-авылларга йөреп йорт-каралтылар салу белән мәшгуль осталарның берсе.
Үзенең туган авылында да эшләмәгән йорт, кулы тимәгән каралты-куралар калдымы икән? Ул бу эшләрне балтага кулы яткан оста куллы иптәшләре белән башкарып килә. Ә хәзер көч киткән, чабаталар тузган дигәндәй йорт тирәсеннән әллә ни еракка китми, үз хуҗалыгында авып яткан, купкан коймаларны, вак-төякләрне төзәтеп куйгалый, булдыра алганча көче җитәрдәй эшләргә лапас тирәсендә булыша, хайваннар карарга малае белән килененә ярдәм итә. Алар колхоз эшенә чыгып киткәннән соң вак-төяк эшләрне күз уңыннан үткәргәннән соң өйгә керә. Факилнең өйгә керүенә хатыны Кәримә һәркөнне чәй кайнатып, нәрсә дә булса ашарга пешереп әзерләп куйган була. Чәйне бергәләп, авылда ишетелгән хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә бик тәмләп кенә эчәләр. Хатыны хәзер лапаска чыгып хайваннар карашырга булыша алмый инде, чөнки аяклары тыңламый.Шулай булмыйни, утыз еллап колхоз фермасында, елның теләсә-нинди вакытында резина итекләр киеп сыерлар сау да ничек чыдасын ди шул аяклар. Язын көзен, кышкы суыкларда аякларны туңмаган дип уйлыйсыңмы? Ничек кенә туңмагандыр инде алар! Ферманың җылы өенә кергәч тә шактый вакытлар җылына алмыйча тора торганнар иде.Билгеле соңгы елларда бик тә суыкларда аякка киез итекләр өстеннән галош киертеп йөри башладылар. Йөргәндә авыррак булса да, аның белән аяк туңмый, җылыда йөри. Шул вакытлардагы туңулары, салкын тидерүләре, билгеле, кулларга, аякларга эләкми калмагандыр Кәримәнең.
Бүген дә лапастагы эшләрен бетереп керүгә Факил хатыны Кәримә белән чәй өстәле янына утырыштылар, өстәлдәге ризыклардан «бисмилла»лап авыз итәргә тотындылар. Хатыны шул чакта чәй ясап Факил алдынарак этәреп куйды да:
– Чәем эссерәк булып киткән, әтисе, өребрәк эчмәсәң авызыңны пешерүең бар, йә булмаса сөт сал, – дип әйтеп куймасынмы! Хатынының бу сүзләреннән соң бераз көлемсерәгәндәй булып йөзләрен үзгәртте Факил. Хатын моны шәйләп алган булган ахры.
– Нигә елмаясың? – дип дәште Факилгә күз төшереп.
– Бер-бер хәл булмагандыр бит? Берәр җиремдә гаеп бармы әллә? – дип чалара башлаган чәчләрен дә төзәткәләде, башындагы яулыгын да рәтләп куйды. Факил:
– Юк ла, берни дә булмаган, – дип салмак кына җавапланды.
– Синең авызың пешмәсен, чәеңне өребрәк эч, эссерәк булып киткән, дигән сүзең кызык булып тоелды әнисе, бала-чаганы өйрәткән шикеллерәк яңгырады, – дип акланды. Ә чынлыкта ул үзе белән узган гасырның илленче елларында булган хәлне кылт кына исенә төшереп, шуннан көлемсерәп куйган булган икән. Ул моңа үзе дә бик нык гаҗәпләнде. Ничә еллар үткәннән соң бит! Ничек шул мизгелдә хәтеренә килеп төште соң әле әллә кайчан булган хәлләр? Дөрестән дә бу юлы чәйне өребрәк, аз-азлап кына кабып эчәргә туры килде аңа.
Шул чактагы аның белән булган хәлнең бөтен ваклыкларына кадәр исенә төшерергә тырышып карады Факил. Сугыштан соңгы илленче еллар иде шул. Кешеләр бераз икмәккә туена башлаганнар иде инде ул чакта.
Ничек кенә булмасын, яшьрәкләр кичке уеннардан тыш күңел ачу ягын карый башладылар. Бигрәк тә уңышлар җыйнап алынгач, көзге якларда җанланып китә иде мондый мәҗлесләр.
Яшьләрнең армия сафларына китәр алдыннан үз ишләрен җыеп мәҗлесләр үткәреп озатулар гадәте гомер-гомергә бар иде. Бигрәк тә октябрь бәйрәме чорларында мәҗлесләр оештырып әле бер егетнең йортында, әле икенчесендә үздыруны чиратка салып күңел ачулар да гадәткә кереп бара башлады. Бер бәйрәмдә өч-дүрт йортта мәҗлес үткәрелсә, икенче бәйрәмдә башка егетләр хәзерләнеп үз ишләрен чакыралар. Шул рәвешле бәйрәмнәр ике-өч көн буена дип әйтерлек сузыла. Бәйрәмнәрдә яшьләр, хәтта ир уртасы кешеләр дә берсен-берсе өйләргә чакырышып сыйланып утыралар. Сыйлангач, билгеле, батыраеп та китәләр, хәтта алар өйгә генә сыешмыйча ишегалдына, урамга чыгып гармун көенә җырлыйлар. Чын бәйрәм төсмерен кертә бу очрашулар. Урамнарда гармунга җырлап йөрүләр ешая, авылга җан кереп киткәндәй була, кайберләренең ачы итеп сызгырып җибәрүләре дә бу җанлылыкны арттыра төшә. Шул мәҗлесләрдән соң башларына көмешкә, бал сөреме кереп кунаклаган кызу канлы сугыш чукмарлары салган баштан берсенә-берсе биргәләшеп алган очраклары да булгалап ала торган иде. Мәҗлеснең ахырында ниндидер бер маҗара килеп чыга. Шулай да мондый хәлләргә карамыйча үткәрә килделәр әле мәҗлесләрне.Җанҗал чыгара башлаучы булса, аны көйләп-чөйләп дигәндәй алдан ук өенә озаталар иде.
Бәйрәм булгач, бәйрәм инде. Моңа хәзерлек алдан ук башлана. Мари якларыннан өйдәгеләрне ризалатып берничә чирек көмешкә алып кайтулар, гармунчы белән сөйләшеп куюлар үзе бер оештыру чарасы була. Ул вакытларда кибет аракысын күпләп алырга берәүнең дә чамасы юк. Колхозда эшләсәң дә акчалата түләмиләр, хезмәтеңә икмәкләтә генә исәп-хисап ясыйлар. Барысы да өйдәгеләр белән килешенеп эшләнә.
Менә шул вакытта инде Факил кызык та, кызганыч та хәлгә тап була. Аның иптәшләре белән күрше авылдагы берәүдә йорт торгызып эшне бетереп кайтып килгән чаклары икән.Эшне бетергәч, билгеле, хуҗа куанычыннан аларны сыйлап җибәрә, шактый гына салмыш булалар, караңгыга да калалар болар. Бергә эшләп йөргән иптәшләре белән сөйләшенәсе сүзләр күптәннән сөйләшенеп беткән, башлары да аңкы-тиңке көенчә төрлесе-төрле урамдагы йортларына таралышалар. Иптәшләреннән аерылып урамнан кайтып барганда Факилне шайтанның котыртуымы, хәмернең җитүе чамалы булганмы, җитеп бетмәгәнлеген күңеле сорап тора башлаганмы, ни булса да булган. Эшләгән акчасы кесәсендә, кибеттән алыр идең, ул инде күптәннән ябык. Кайтып барганда шулчак урамның бер ягындагы йортта гармун тавышы урам якка кадәр ишетелеп куймасынмы?! Өй эчендә дә ир-атларның көлешеп-көлешеп алулары, кычкырып сөйләшкән авазлары да урамга кадәр яңгырап тора. Ул озаклап уйлап-нитеп тормый, аяклары үзеннән үзе шул якка таба атлый башлый. Җил капкадан өй алдына, ишекне ачып: «Мөмкинме?» – дип рөхсәт сорап килеп тә керә. Күзе озын өстәл янында әңгәмә куертып утырган шактый гына яшүсмерләрне күреп ала. Яннарында гармунчылары да бар. Өстәл өстендә чиреге белән балкып көмешкә утырганлыгы да сүрән лампа яктысында күзгә ташлана. Уйламаганда чакырылмаган кунакның килеп керүе аларны да айнытып җибәрә. Шулвакыт яшьләр арасыннан берничәсе:
– Әйдүк, әйдүк, Факил абый бик вакытлы килдең, – дип кунакчыл йөз белән табын янына чакырып бер урын хәзерли башлыйлар.Хуҗалар да капылт кына килеп кергән чакырылмаган кунакны кире борып чыгарырга җөрьәт итмиләр. Шунда ишек төбендә генә бер урынны әмәлләп Факилне дә утырталар. Егетләрнең берсе аның янына килеп җитә дә: «Факил абый, тот әле менә шушы стаканны, сиңа штраф тиешле, салып җибәр», – дип кырлы стаканга яртылаш көмешкә коя. Факил дә үз чиратында: «Ачуланмагыз инде егетләр, минем эштән кайтыш иде», – дип көмешкәне ялындырмыйча гына салып та куя. Озак та көттермичә, аның алдына хуҗа хатын бер тәлинкә аш та чыгара. – Аша әле, яшьтәш, аш эссерәктер, җайлабрак ашасаң, ашап булыр әле, – дип кыстый. – Бераз сабыр итсәң дә ярый. Яшьтәш син матур җырлый торган идең, яшьләргә үрнәк күрсәтмисеңме соң? – дип ымсындырып куя бит Факилне хуҗа хатын да. Тапканнар ялындыра торган кешене, Факилме инде ул ялындырып торучы! Ул: «Ни боерасыз,нинди җыр җырлап бирим?» – дип сүз ала. – Егетләр бердәм рәвештә: «Нинди булса да ярый», – дип шарран яралар. Гармунга кушылып калын гына тавыш белән урам көенә үзе белгән җырны сузып җибәрә.
Җырлый-җырлый эшкә барам,
дустым,
Уйларымда бары син генә.
Гомерлек яр булып калсаң иде,
Йокыларым качты ич менә...
Аның гайрәтле калын тавышыннан тәрәзәләр дә хәтта бермәлгә чыңлап тора. Яшьләр дә аңа кушылып җырлыйлар. Мәҗлес тагын да гөрли төшә. Ашлар бермәлгә онытыла. Көмешкәнең сөреме менеп кунаклаган Факилнең болай да аңкы-тиңке башы ни уйларга да белми. Ара-тирә өйгә кайтырга кирәк дигән фикер дә килгәләп куя аның башына. Факил яшьләр белән утырып булмас дип аягына басмакчы була, кайту ягын карый. Шул турыда мәҗлестәгеләргә белдергәч, хуҗа егет янәдән Факилнең стаканына көмешкә коеп китә. Анысын да тотып куялар. Шулвакыт Факилдә нык кына үзгәреш барлыкка килә, кызулана, каударлана башлый. Бер торып баса, шул минутта үк урынына кире утыра. Үз-үзен белештерми, моны хәтта үзе дә аңламый. Көмешкә сөреме белән аңгырайган Факил алдында торган тәлинкәдәге яртыдан мулрак калган ашны кашыксыз нисез күтәрә дә суыра-суыра йотлыгып түгә-түгә эчәргә тотына. Шулпа тәлинкәнең ике ягыннан шыбырдап өстәл өстенә, киемнәренә агып төшә башлый. Шулчак аның: «Әлләлә-әлләлә, әлләлә-әлләлә», – дип ишеккә ташланганын сизми дә калалар. «Үләм, үләм авызым пеште, үләм», – дип кычкырып алпан-тилпән чыгып чапканы гына шәйләнә. Аның артыннан берничә егет тә йөгереп чыгып, хәлен белергә ашыга. Казанда пешерелгән аш һаман да суынып җитмәгән, кайнарлыгын югалтмаган булган икән. Бу хәл шулкадәр тиз, минут эчендә була ки, өстәлнең икенче башындагыларга ни булганлыгы аңлашылып та җитми. Ул нигә шул дәрәҗәдә каударлангандыр, беркем дә моңа төшенми. Бактың исә аның шулай кызуланып китү гадәтләре элек-электән үк булган, ахры. Бу кызулыгы аркасында аның турында башка вакытларда да төрле маҗараларга тап булган икән дип сөйлиләр. Тикмәгә генә безнең халык: «Ашыккан – ашка пешкән», дип әйтми торгандыр шул. Ашыгуның кайвакыт төрле хәлләргә китерүе һәркемгә ачык. Соңга калсаң да ярамый: «Алдан йөрсәң ит пешә, соңга калсаң бит пешә», дигән гыйбарәсе халык арасында да киң таралган бит әле аның. Факилнең кызулап китүе, каударлануы бигрәк тә салып алган чакларга туры килгәли. Ә болай әйткәнне тыңлый торган бик тә җайлы кеше үзе. Кушканыңны җиренә җиткереп эшли белә. Әмма кайвакыт шул каударланып китүе генә эшне боза.
Шушы вакыйгадан соң булгандыр инде, аның үзенә «Ашыгыч» дип, өйдәгеләргә «Ашыгычлар» дигән кушамат тагылып кала..
Шушы хәлдән соң авызын пешереп алган Факил шактый вакытлар рәтләп ашый алмыйча йөрүен бүгенгедәй бик яхшы хәтерли. Хәтерләмәслек тә булмаган шул. Авыз эченең төзәлүе хәтта ай буена кадәр дә сузылган.
Кәримәсенең дә бу хәлләрне ишеткән дә булуы бар, әмма барлык төгәллекләре белән белмәгән икән. Бәлки белеп тә онытылгандыр, ул еллардан бирле күпме генә сулар акмаган, күпме генә кеше гомерләре өзелмәгән.
Шул рәвешле «Ашыгычлар» дигән кушамат белән ир белән хатын бүгенге көндә бер-берсенең хәленә кереп, гомер кичереп, балалары, оныклары янәшәсендә чөкердәшеп яшәп яталар .
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев