Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Икеләтә бәйрәм 1

Чынбарлыктан алып язылды. Кайбер исемнәр үзгәртелде.

2024 нче елның 12 январь итәсе. Сәгать алты туларга җыена. Рамил инде дистә еллар шушы вакытта уяна. Эштән туктаганына да ничә ел. Юк. Аның биологик сәгате нәкъ шушы вакытта уята. Торып йөри башласа хатыны уяныр дип, урыннынан кузгалмаска булды. Инде берничә ай аларда яшәгән әбисе-хатынның әнисе дә уяначак. Аның йокысы бик сак. Шылт иткән тавышка да уяна.

Бүген бит икеләтә бәйрәм. Хатынның туган көне, Рәсәй прокуратурасы көне. Рамил кырык елга якын шул юнәлештә эшләп ялга киткән кеше. Кайларда гына яшәп, нинди генә вазыйфалар башкарса да, төп оешма шул булды. Соңгы берничә елда кунакка дәшми башладылар. Бер аны гына түгел, башкаларны да. Моңа бөтен дөньяга килгән афәт – ковид чире сәбәпче булды.

Инде менә ул чир дә онытыла бара. Алда ниләр күрәсе булыр. Булды инде, вакытында нык бәйрәм иттеләр. Тантаналы җыелыш, мактаулар, бүләкләүләр. Соңыннан банкет, баянга җырлап утырулар, биюләр, бар да булды. Инде ул елларны сагынып, искә төшереп ята.

Баян димәктән. Аны бүген тартмасыннан чыгарасы булыр. Байтактан кулга алганы юк. Кызлары, кияүләре, оныклары килер. Аның бер кияве җырчы бит. Ничә еллар “Салават” җыр театрында хезмәт куйган җырчы. Аны аерым җырлатасы булыр. Акопелла диләрме әле. Баян тавышы белән аның матур тавышын ямьсезләп булмас. Баян тавышы җырчы тавышын ямьсезләми анысы, баета гына. Өйдә бит сәхнә түгел, халык күңелен күрәсе юк. Сүз дә юк, матур җырлый. Бормалары күңелнең әллә кайдагы кылларын чиертә. Рамил элегрәк, машинасында эшкә барганда, аның җырларын тыңлап барырга ярата иде. Эшенә күтәренке күңел белән, авыз ерып-елмаеп килеп керә. Берәрсенә шаян сүз катып кеткелдәп тә ала. Узган гомерләр диген. Сигезенче дистәне ваклап барганда сагынып сөйләргә генә кала...

Уй-фикере кая тукталып калды соң әле? Прокуратура көне. Бәйрәм дисәң дә була. Рамил анда эшләгән елларын көне-сәгате белән хәтерләсә дә, тирәнгә кереп китмәскә булды. Икенче юлы, иркенләбрәк искә төшерер. Андагы эш гел бәйрәмнәрдән генә тормады. Ә бүген бәйрәм. Чын гаилә бәйрәме: хатынының туган көне; үзенең һәм өч кызының профессиональ бәйрәмнәре. Кызлары да аның хезмәтен сайладылар. Югыйсә берсенә дә: “юристлыкка” укыгыз, прокуратурага эшкә керегез! – дип басым ясап әйтмәде. Үзләренең теләкләре булгач, каршы килмәде. Әйбәт укыдылар мәктәптә. Теләсәләр бүтән юнәлештә дә китә алган булырлар иде. Юк, аталары юлын сайладылар. Менә хәзер бер гаиләдә дүрт прокурор. Бармы икән тагын шундый гаилә? Татарстанда юктыр. Рәсәйдә дә, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли: “вряд ли”.

Олы кызы Равия сеңелләренә үрнәк булды, бигрәк тә укуда. Республика дәрәҗәсендә үтә торган олимпиадаларда катнашып югары урыннар алса да, мәктәп бетергәндә нигәдер медаль бирмәделәр. Чит илгә барып кайтырга чакыру булса да, аны җибәрмәделәр. Аның урынына район хакимиятендә эшләгән бер хатынның кызы китте. Бу гаделсезлекләргә Равиянең бик күңеле төште. Рамил җилнең каян искәнлеген чамалады. Район хакиме белән аның арасында каршалыклар куера башлаган иде инде. Кызына бу нечкәлекләрне әйтеп тормады, бары тик: “Кызым, ходай тәгалә бар. Ул барысын да күзәтеп тора һәм ахырдан һәр нәрсәне үз урынына куя. Юкка күңелеңне төшермә!”- дип кенә әйтте. Аның сүзе дөрескә чыкты. Равия бернинди каршылыкларсыз университетның юридик факультетына укырга керде. Аны кызыл дипломга тәмамлады. Көндезге бүлеккә аспирантурага укырга алып калдылар. Кандидатлык диссертациясе язып, аны яклады. Мәскәүгә барып фән кандидаты икәнлеген раслатып кайтты. Тора-бара Республиканың бер районына прокурор итеп куйдылар. Шуннан соң гына кияүгә чыкты. Хәзер бер-бер артлы туган өч малай-егетләр үстерә. Шуннан Алла бабай юк дип әйтеп кара соң инде.

Каршылыкларсыз гына уңышка ирешеп булмый. Моның шулай икәнлегенә Рамил үз гомерендә әллә ничә мәртәбә инанды. Ходайга ышанычы тагын да ныграк артты. Бу бәйрәм көнне тормыш юлында очраган ул киртәләр турында ник уйлап ята соң әле? Куып таратырга иде ул уйларны. Юк бит. Вакыт-вакыт шулай искә төшеп башны бутыйлар, фикерне чуалталар...

Гаиләдә өченче прокурор - аның уртанчы кызы Зәмирә. Әлегә прокурор итеп куймадылар, ярдәмчесе генә. Тора-бара прокурор да булыр, мишәр әйтмешли, “Алла теләсә”. Гаилә кору мәсьәләсенә килгәндә, апасын узып тормышка чыкты. Апасы кебек үк өч ул үстерә. Аныкылар зурлар инде. Ай үсәсен көн үстеләр. Олы егете Рамил белән бергә телевизордан чыгыш ясарга да өлгерде. Исән-сау үссеннәр. Рамил дә, хатыны Мәдинә дә бик тә малай алып кайтасылары килгән иде дә. Ходай аларга кызлар гына бирде. Туачак өченче кызларын малай булыр дип көткәннәр иде, бик үткен генә кыз бала туды. Ана карынында малай булыр дип өметләнгәнгәме, өченче кызы Нәзифәдә ир-егетләр характерлары чалымнары бар. Әлегә кияүгә чыгарга җыенмый. Инде укып та бетерде, прокуратурада эшли. Ходайдан вәгъдә килеп җитмиме? Рамилнең үзенә охшаган. Ул да бит утызны узып кына өйләнде.

Никахлар күктә укыла дип әйтәләр. Рамил белән Мәдинәнең дә никахлары башта күктә укылгандыр. Шулай булмаса, Мари Республикасының Морки районындагы Октябрьский бистәсендә туган Рамил Мари-Төрәктә туган Мәдинәне кайдан эзләп табар иде. Мәдинәне эзләп табар өчен, Казан дәүләт Университетының юридик факультетын бетергән Рамилне күктәгеләр Мари-Төрәк районына тикшерүче итеп эшкә җибәрделәр. Бардым да күрдем түгел бит әле. Аны эзләп табып, үзенә каратып, никах укытып, үзенеке итәр өчен өч ел вакыт кирәк булган.

Менә хәзер, хатынының уянганын көтеп ятканда, ул өч елны бертекләп исенә төшерә. Мәдинә торган йортка беренче мәртәбә аяк басуы 1979 елның җәй ахырында. Тикшерүче вазифасы аны шушы бусагага алып килде. Тиешле процессуаль хезмәтләрен башкарганнан соң, кызыксынучан кеше буларак, карашын стенага элеп куйган фотосурәтләргә юнәлтте. Яшь кенә ике кызның бергә төшкән фотосы ничектер аны үзенә җәлеп итте. Рамил кызлар күрмәгән кеше түгел. Бу кызларга караганда чибәрерәкләрен дә күргәне бар. Бу очракта ул, моңарчыга кадәр күрелмәгән бер халәт кичерде. Аны сүз белән сөйләп, аңлатып булмый. Бу фотога гел карыйсы килеп тора. Бигрәк тә уң яктагысы үзенә җәлеп итә. Түзмәде, йорт хуҗасы ханымнан:

  • Бу кемнәрегез була, дип сорады.
  • Кызларым. Сулдагысы олысы, уңдагысы кечесе.

Хуҗа ханым кибеттә эшли икән. Рамил вакыты булганда ул эшләгән кибеткә кергәләп йөри башлады. Сания апасы якты чырай белән каршы ала, сөйләшергә иренми. Сүзне авызыннан келәшчә белән тартып аласы юк. Рамилне бигрәк тә кече кызы кызыксындыра. Шулай ара-тирә очрашкалап сөйләшкәли торгач, Рамил шуны аңлады: кече кызы Мәдинә исемле; Йошкар-Ола шәһәрендә экономистлыкка укый икән. Озакламый Мари-Төрәккә практикага кайтырга тиеш. Төрәктән ун чакырым ераклыктагы бер авылга билгеләгәннәр.

Я хуш! Инде җаен тавып танышырга кирәк. Бу ният Рамилгә хич тынгы бирми. Ничек итсә итте, шоферлы машина белеште. Юк эшен бар итеп, шул авылга юл тотты. Исәбе: Мәдинә эшен тәмамлап Төрәккә кайтканда чакырып машинага утыртырга; кайтышлый юлда ныклап танышырга. Планы әйбәт иде, ләкин бар да ул уйлаганча барып чыкмады шул. Төрәккә кайтырга чыккан Мәдинә янына машина белән туктап, аны чакыргач, Мәдинә русчалатып: “Я к незнакомым людям в незнакомую машину не сяду!”, - дип җавап бирде. Каты чикләвек булып чыкты әле бу Мәдинә дигән кыз.

Рамил артыннан кызлар көтүе белән үк йөрмәсәләр дә, әлеге мәсьәләдә мондый ук каршылыкка очраганы юк иде. Бу очрак аерым. “Комарлы”  уенындагы кебек сценарий барлыкка килде. Ул башлаган эшен ярты юлда калдыра торган кеше түгел. Ничек тә бер җаен табачак. Кинога билетлар алды. Очратып кинога чакырды. “Бармыйм”, - дигән сүзне ишеткәч, аның алдында билетларны ертып ташлады. Рамил Катя исемле бер өлкән яшьтәге апада фатирда яши иде. Тетя Катя бик сизгер, күзәтүчән хатын. Рамилнең сөмсере коелып йөргәнен күргәч, сәбәбен сорады. Әйтергәме, әйтмәскәме дип уйлап йөргәч, әйтергә булды. Рамил эштән кайтып, ашап эчкәч, кичләрен сөйләшкәләп утыра торганнар иде. Ул сөйләшергә иренми, сүзгә кесәгә керми. Тетя Катя диккать белән тыңлый. Кеше сөйләгәнне тыңлый белү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән. Ә ул сәләт тетя Катяда бар иде. Ул Сания ханымны белә булып чыкты. Белә генә түгел, кайчандыр күрше булып яшәгәннәр.

  • Сания белән алдан сөйләшеп, Мәдинә өйдә вакытта, сине аларга алып барам әле, чын итеп таныштырып кайтам”, дигәч, Рамилнең күңелләре күтәрелеп китте. Күчтәнәчкә ниләр алып барасын да сөйләшеп куйдылар.

Бар да тетя Катя планлаштырганча булды. Әйбәт хатын иде мәрхүмә, йөз дә бер яшькә җитеп гүр иясе булды. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Әкрен-әкрен Мәдинә дә Рамилне ятсынмый башлады. Ул Мари-Төрәккә кайтканда очрашкалыйлар. Йомышы төшеп Йошкар-Олага барырга туры килсә, Рамил беренче эш итеп, Мәдинәне очратырга тырыша. Яшь тә бара, тартып-сузып йөреп булмас дип, ул өйләнергә булды. Мәдинәнең генә ризалыгын аласы калды. 1982 нче елның август ахыры. Әнисе белән апасы Мәдинәне автобус тукталышына озата килделәр. Экспертиза нәтиҗәләре аласы барлыгын әйтеп, Йошкар-Олага барырга прокурордан рөхсәт алып, Рамил дә автобуска юл тотты. Мәдинәнең кайсы автобус белән китәсен ул белә иде. Янәшә утырдылар. Юл озын, сөйләшеп бардылар. Йошкар-Олага җитәрәк Рамил: “Мәдинә, чык миңа кияүгә! Юк дип әйтәсең икән, автобустан төшәм дә калам. Бүтән синең якка борылып та карамыйм,”- диде. Мәдинә берни дәшмәде. Рамил автобустан төшкәч, ул да төште. Бу инде ризалык билгесе булды. Бәхетләренә Мари-Төрәккә кайтучы ярым буш автобус килеп туктады. Утырып кире кайтып киттеләр. Мәдинәләргә кайткач, әнисе белән апасы аптырап калдылар. Мәдинә: “Әни, мин Рамилгә кияүгә чыгам,”- дип әйткәч, әнисе: “Кызым бик яшь бит әле син. Укып бетерәсең бар. Капыл гына ничек алай уйладың? “- диде.

  • Сания апа, Мәдинәгә өйләнгәч, мин аны үземә бәйләп куярга җыенмыйм. Укыр! Укып бетерер, читтән торып түгел, көндезге бүлектә. Зинаһарлап сорыйм, каршы килмәгез! Мәдинәне күндерү җиңел булды дип беләсезме әллә?

Рамил бу сүзләрне бер тын алуда әйтеп бетерде. Сания апаны күндерү, Мәдинәне күндерүгә караганда җиңелрәк булды. Рамил тимерне кызуында сугарга ярата. Никах укыту мәсьәләсен дә сөйләштеләр. Әзерлек өчен ул аларга ике атна чамасы вакыт бирде. Үзенә дә әзерләнергә кирәк. Никах укытырга мулла табып, көнен, сәгатен сөйләшергә. Октябрьскийга әти-әниләренә дә хәбәр саласы бар. Әнисе-Тәлгать апаның Мәдинәне күргәне бар. 1981 елны әнисен Төрәк сабантуена алып килде. Мәйдан барышында ерактан гына булса да әнисенә Мәдинәне күрсәтте. Тәлгать апаның аны күргәч, Рамилгә уң кулының баш бармагын югары тырпайтып күрсәтүе хәтердә калган.

Никахка мулланы Татар Көтнәсе авылыннан алып килделәр. Бик тә килешле итеп, җиренә җиткереп укыды. Октябрьскийдан әти-әнисен алып килергә район авыл хуҗалык идарәсе башлыгы “Волга” машинасын биреп торды. Юл ерак. Бер якка гына өчйөз чакрымга җыйнала. Никахны түр якта укыдылар. Рамил белән Мәдинә кухня якта утырып тордылар. Туйны ноябрь аенда Октябрьскийда уздырдылар. Узган гомер - аккан су. Бергә яши башлаганнарына быел кырык ике ел була. Төрәктә уздырылган никах мәҗлесенең соңарак үзенең тормышында нинди үзгәрешләр китергәнен искә төшерми торырга булды.

Искә алсаң, үзе бер тарих. Сәгать тә тугызга якынлашып килә. Торып, кырынып, юынып алырга да, хатынын туган көне белән котларга кирәк. Рамил бик төчеләнергә яратмый. Русча әйткәндә, не любит телячьих нежностей. Кесә телефонын туенырга куеп калдырган иде. Шәт, туенгандыр. Озак та узмас, шалтыратулар башланыр, аннан балалар килә башлар. Алты онык бит, бар да малайлар. Алар килеп киткәч фатир бомба төшкән кебек булып кала. Хатыны белән икесе ярты көн буе җыештыралар. Исән генә булсыннар. Мәхәббәтле мәшәкать.

Кырыну җайланмаларын алып көзге каршына басты. Кара инде, кара чәчләре бөтенләй калмаган диярлек. Ун ак бөртеккә бер кара бөртек бармы икән? Мыегы да шул чамадарак. Ул аны кырына башлаганнан бирле йөртте. Үзенә килешеп тора. Зур итми генә, әллә сакал үстереп карыйсы инде. Алла бирса, уразага кергәч уйлап карар әле. Юк. Хатыны килештермәс. Үзе янында Рамилне картайтып күрсәтәсе килмәс. Мәдинә җитмеш яшенә таба аяк атласа да, кызлар кебек. Гәүдәгә бераз калынайса да, төскә-биткә элеккечә бик чибәр, күз тимәсен. Эшеннән туктагач Рамил өчен тагын да якынайды. Кибет-базарларга бергәләп йөриләр, өйдә дә гел бергә. Кайвакыт кызларына булышырга китеп берәр кич куна калса, Рамил өйдә үзен кая куярга белми. Телевизор кабызып карый. Анда күрсәтелгән ике йөз каналда ник бер күңелгә ошаган тапшыру булсын. Китапны да озак укый алмый, күзе арый. Аптырагач, урамга чыгып һава сулап керә.

Прокуратурада эштән туктагач та шулай азапланган иде. Хатыны эштә, кызлар укуда. Кайсы кайчан кайтыр икән дип, әле бер тәрәзәгә килеп карый, әле икенчесенә. Түзәр хәле калмагач, үзенә туры килердәй эш тапты. “Ак таш” төзелеш оешмасына эшкә урнашты. Кеше арасында ямансуларга вакыт та юк, күңеле дә күтәренке. Күтәреп эшлисе түгел. Бер үзенә бер кабинет, каршында санак. Телефоннарына кадәр берничә. Онытыла башлаган иске танышлары белән элемтәне яңартып ала. Әлеге башкарган эше буенча кирәк булган яңа танышулар, сөйләшүләр. Вакыт узганы сизелми дә. Ул арада өйгә кайтыр вакыт җитә.

Душта юынып чыгарга өлгермәде, кесә телефоны шалтырый. “Тыңлыйм, балам. Рәхмәт онытмыйча искә алуыңа. Беренчелекне син алдың. Котлармын синең исемнән дә. Казанга килсәң керми калма! Чәй эчәрбез, сөйләшеп утырырбыз. Хатыныңа сәлам әйт! Искечә яңа ел белән котла!”

“Балам” дигән сүзе, аның иң яратып әйтә торган сүзе. Күп еллар инде, телефонда сөйләшә башлаганда “Тыңлыйм, балам”, дип әйтә. Баштарак сәерсенәләр иде, инде ияләштеләр. Мәдинә шалтыратса да шулай сүз башлый, әле бер генә дә әйтми. Сөйләшкәндә дә “балам” сүзен кыстырып куя. Әнисе мәрхүмә, кәефе булып сөйләшкәдә, ара-тирә шулай “балам” сүзен кыстырып куя иде.

Рамил прокурор булып эшләгән районда милиция начальнигы булып эшләгән танышы шалтырата икән. Дусты дип әйткәндә дөресрәк булыр. Ел да, шушы уникенче январь иртәсендә котлап шалтырата. Казанга килсә Рамил белән очрашырга тырыша. Аларның шулай дустанә мөгалләмәләренә танышлары аптырыйлар иде. Ничек инде прокурор белән милиция начальнигы дус була ала? Рафикъ ялга иртәрәк китте. Әле эшләрлеге бар иде. Район хакиме аңа нык каныга башлады, бигрәк тә соңгы елларда. Җыелышлар барышында, халык алдында, бастырып сүгәргә дә күп сорамый. Шул халык алдында сүгүләрне күтәрә алмады булса кирәк. Кан басымы уйный иде, я күтәрелә, я төшә. Рамил җаен туры китереп: “Рафикъ, ник иртә киттең? Эчке эшләр министрлыгының юридик инрститутын бетереп, кулга диплом алгач кына эштән китүеңне аңламадым. Кирәксезгә укып йөргәнсең була түгелме?

  • Рамил туган, тагын берәр ел эшләсәм, я инфаркт, я инсульт алам. Сатып алган урын түгел, кызыгып эшли торган эш түгел. Дөньяга ике мәртәбә килмәгән. Җан биргәнгә юнь бирер әле. Ачтан үлмәскә азмыкүпме пенсиям бар,”- диде.

Әй, ул туксанынчы еллар. Искә төшкәч аркага каз итләре чыга. Авырга килде аларга. Утырырга урын, эшләргә кеше юк. Юктан бүтән берни юк. Барысын да нольдән башларга кирәк. Рафикъны ул беренче мәртәбә Яшел Үзән шәһәренең УРСЖ оешмасында очратты. Шул оешма аша булачак милиция бүлеге бинасын ремонтлата икән. Ә районда андый оешма да, бернинди төзелеш материалы да юк. Аптыраганнан бирегә килеп чыккан. Рамил районга прокурор булып килгәндә милиция бүлеге бинасы инде ремонтланып бетеп килә. Алар урнашкан бина прокуратурага каласы. Район хакиме аларның икесен чакырып шул турыда әйтте. Рафикъка күченергә бер атна вакыт бирде. “Ремонт бетмәгән бит әле”, -дип әйтеп караган иде.

  • Күченгәч ремонтлап бетерерсез”, диде.

Ул районда эшләгән тугыз елны искә төшерсәң, тугыз китап язарлык вакыйгалар.

Мәдинә дә торып чыккан.

  • Туган көнең белән, балам!
  • Сине дә бәйрәмегез белән!
  • Балалар кайсы кайчан килер икән?
  • Кайчан килсәләр дә, мин әзер.

Тагын телефон шалтырый. Кодагые – Зәмирәнең кайнанасы бәйрәм белән котлый икән.

  • Мәдинә, кодагый шалтырыта. Синең үзеңә аерым шалтыратып котлармын диде.

Исән булса Камил энесе дә шалтыратып котламый калмас иде. Юк шул. Җир куенына кергәненә җәйгә утыз ике ел була. Камил исенә төшсә, Рамилнең күзенә яшь килә. Ничә еллар узса да истән китми. Мәскәү кадәр Мәскәүдә яшәп, утыз алты яшендә бу якты дөньядан китеп бар инде. Йөрәк диделәр. Чирен яшергән, үлгән ди. Камил белән шундыйрак хәл килеп чыкты. Йөрәге борчыганын берәүгә дә әйтмәде. Үзе сизеп йөргәндер инде, йөрәк бит аныкы. Гаилә кормавына да шул сәбәп булгандыр. Әллә артык сайландымы икән? Хатын-кыз күзе төшмәслек ир түгел иде. Йошкар-Олада укып югары белемле агроном булды. Морки районы Калинин исемендәге совхозда баш агроном булып эшләде. Армиягә алдылар. Шул вакытта ук йөрәге дөрес булмагандыр күрәсең, стройбатка гына алдылар. Русчасы әйбәт, кеше белән сөйләшә белә. Оборона министрлыгының ярдәмче хуҗалыгына баш агроном булып урнашты. Хезмәт срогы тулгач та Мәскәү тирәсеннән китәсе килмәде. Тора-бара министрлыкның авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп алдылар. Бабушкинский метросы тирәсеннән фатир бирделәр. Ике бүлмәле фатирның берсе генә аныкы иде. Күршеләре Израильгә күчеп киткәч, фатир тулысы белән аңа калды. 1992 елның  эссе җәендә шул фатирында йөрәге тибүдән туктаган. Ике көн буе ятканнан соң гына үлгәнен сизеп, белеп, Рамилләргә хәбәр иттеләр. Йошкар-Олада яшәгән, үзеннән соң туган Шакир энесе белән Мәскәүгә юл тоттылар. Әй ул Мәскәүдә күргән газапларны әйтеп-сөйләп, язып-аңлатып булмый. Туксанынчы еллар башы бит. Законнар эшләми. Мәскәүлеләрнең күзе-башы тонган. Ничек кенә, каян гына акча каерырга белмиләр. Рамилнең прокурор таныклыгы да ярдәм итми. “Син үзең дә прокурор”, - дип кенә җибәрәләр. Анда күргән газапларны, түккән акчаларны Рамил үзе генә белә. Мәскәүнең шулайрак икәнлеген чамалый иде, ләкин бу дәрәҗәдә үк диеп белми иде. Мең бәләләр белән, көчкә, Камилнең мәетен, үз машинасына салып, Октябрьский бистәсе зиратына алып кайтып җирләделәр. Бик авыр булды Рамилгә, туганнарына, бигрәк тә әти-әнисенә.

Ярый инде истәлек булып фатиры калды. Йошкар-Олада яшәгән төпчек сеңлесенең кызы,  ире белән шунда яшәп яталар. Балалар үстерәләр. Камил белән булган хәлләрдән соң Рамилнең Мәскәү ягына борылып карыйсы да килми.

Хатыны белән кара-каршы урырып ашап-эчтеләр. Ул өйдә, янәшәдә булгач шундый рәхәт. Мәдинә белән чын итеп бергә яшәүКазанга күчеп килгәч кенә насыйб булды. Туйлар узгач, Мәдинә укуын дәвам итәргә Йошкар-Олага китеп барды. Рамил Мари-Төрәккә үз эшенә. Ялларны зарыгып көтеп алалар. Сагынышып күрешәләр. Яшь вакытлар. Ул чорда бер-берсенә биологик тартылу булса, хәзер олыгайгач, рухи тартылу. Әлегесе көчлерәк тә бугай әле. Ул аерым торуларны саный китсәң, берничә елга җыйнала булыр. Мари-Төрәктән Татарстанның Яңа Чишмә районына күчү. Рамил барып, урнашып, торыр  урын юнәткәнче күпме вакыт узган, ни гомер аерым яшәлгән. Аннан Яшел Үзәнгә күчү. Прокурор итеп авыл районына җибәргәч, берничә ел аерым яшәргә туры килде. Аннан соң Казанга. Университетның тулай торагында яшәсәләр яшәделәр, бергә булдылар. Аерым яшәүләр туйдыра башлаган иде инде. Балалар да ишәйде, өчәү булдылар. Аерым яшәп торулар бәлки файдага да булгандыр әле. Берсен берсе ялыктырмадылар. Бер-берсенә якынайдылар гына кебек. Хәхәлдә Рамил шулай уйлый. Мәдинә ни уйлый торгандыр? Ни генә әйтсәң дә, уңды ул хатыннан. Вак-төяккә чәнчеп Рамилнең кәефен бозмады, сабыр булды. Үзе кебек, берсеннән берсе чибәррәк өч кыз тудырып, карап үстерде. Аларны үстереп кеше итүдә Мәдинәнең өлеше зурырак. Рамил дә кызларын бик яратты. Кулыннан килгән кадәрМәдинәгә булышырга тырышты. Шулай да әни-әни инде, бигрәк тә кыз балалар өчен. Ә менә кызларының аның юлыннан китүенә Рамилнең йогынтысы зуррак булгандыр. Чын әти була белде. Беркайчан да алар алдында дәрәҗәсен төшермәде.

Эшләгән урыннарында да дәрәҗәсен саклап эшләде. Байлыкка кызыкмады, ришвәт алмады. Тәкъдим итүчеләр булмады түгел, булды. Ләкин андый гөнахлардан ходай үзе саклады. Шуңа да хәзер күңеле тыныч. Яшәү өчен ни кирәк, бар нәрсәсе дә бар, күз тимәсен дә, ходай күпсенмәсен.

  • Рамил, Бәрәңгедән апай шалтыратып котлады.  Сине дә бәйрәм белән котларга кушты. Балалар кичкә генә киләләр икән әле, кияүләр эштән бушагач.

Мәдинәнең апасы Бәрәңгедә яши. Педагогика институтын бетереп, шунда мәктәптә укытты. Озак еллар завуч булып эшләде. Тормышка чыгып ире белән бер ул үстерделәр. Уллары Казанда Суворов мәктәбендә укыды. Аны тәмалагач Совет районындагы артеллерия училищесына керде. Хәзер Мәскәүдән ерак түгел ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, илне саклый.

Әбисе- Мәдинәнең әнисе, авырый башлагач Бәрәңгегә яшәргә күчте, олы кызына. Хәзер менә Казанда. Казан Казан инде. Табибларга күрсәтсәң дә, бүтән уңайлыклары да бар. Хәрхәлдә шулайрак уйладылар. Мари-Төрәктәге йортлары тора. Сатуга да куйганнар иде. Әлегә алырга теләүчеләр күренми. Бушка бирсәң алучы табылыр иде. Алай бушка бирәселәре килми. Рамилгә ул йортның шырпысы да кирәк түгел. Әнә Октябрьскийдагы туган йорты да буш тора.

Хәзерге тормышын әнисенең әнисе- Фәсәхәт әбисенә күрсәтер иде. Нәрсә дияр иде икән? Прокурор сүзен ул беренче мәртәбә шул әбисеннән ишетте. Мәктәпкә укырга барганчы Рамил Бәрәңге районындагы Лаҗы авылында Фәсәхәт әбисендә яшәп алды. Шул чорда әбисенә ире Сәфәргалинең гаепсезгә хөкем ителүе, аклануы турында язу килде. Республика Прокуратурасыннан язганнар. Прокурор кул куйган, печать  суккан. “1932 елда, Сәфәргалине алып киткәндә кайда булды икән бу прокурор?”- дип әбисенең өзгәләнүе Рамилнең хәтеренә нык сеңеп калган. Алты яшендәге бала бит. Әбисе тиккә генә прокурор сүзен кат-кат кабатламас. Димәк, ул барсын да булдыра торган зур кеше.

Сәфәргали бабасының аклануы турындагы ул язу Рамилдә әле дә саклана. Кулга алынганчы бабасы колхоз председателе булып эшләгән. Колхозчыларга: “Нимесләр бу эшне менә болай эшлиләр иде, теге эшне тегеләй эшлиләр иде”, - дип гел сөйли торган булган. Аның нимесләрне болай мактавы кемнәргәдер ошамаган күрәсең. Кирәк җиргә барып әйткәннәр.

Рамил соңрак сораштырып белде. Районга өч кешене кулга алырга кирәклеген әйтеп күрсәтмә килә. Кулга алынырга тиешле кешеләр исемлегендә Сәфәргали бабасы да бар. Аның бер дусты районда урынлы җирдә эшли һәм исемлек турында хәбәрдар була. “Сәфәргали, сине кулга алачаклар. Кач!”- дип әйтә. Бабасы качмый. Бернинди гаебем дә юк, тикшерерләр дә, җибәрерләр әле дип уйлый. 1932 елның декабрендә кулга алалар, 1933 елның январендә атып үтерәләр. Прокуратурада тикшерүче булып эшләгәндә, бабасының каберен эзләп КГБ архивларына мөрәҗагать итте, ләкин уңай җавап кына ала алмады. Җитмәсә прокурор исеменә хат җибәргәннәр. Прокурор Рамилне чакырып: “Почему превышаете свои полномочия?” – дип сорагач: “Какой же я внук, если не хочу узнать, где похоронен мой дед”, - дип җавап биргәне хәтерендә калган.

Алты яшьләрендә булса кирәк, Рамилгә гармун алып бирделәр. Хәрхәлдә укырга кермәгән иде әле. Үзлегеннән уйнарга өйрәнде. Көйләр отып, аны гармунда уйнап карау аның өчен көндәлек бер шөгелгә әйләнде. “Улым, сепаратка барып кайтабыз, син дә булышырсың!, - дип Фәсәхәт әбисе әйткәч, “Аларның гармуннары бармы соң?”, - дип сораган.

Авылда сөт аерта торган сепарат бер яки ике кешедә булгандыр. Әбисе чиләк-көянтәләр асып сөт аертырга барганда, Рамилне үзеннән калдырмый. Анда әбисе кебек сөт аертырга килгән хатын-кызлар җыйналган. Чират көтәләр. Рамилне сөйләштерәләр. Рамил бала вакытта ук чит-ят кешеләрдән ятсынып тормый иде. Алар сорый, ул җавап бирә. Әбисе сөйләве буенча гына хәтерли: “Гармуныгыз бармы?”, - дип сораган. “Хай, бу чибәр малай үскәч гармунчы, артист булыр”, - дип сөйләшкән хатыннарга: “Юк, мин прокурор булам”, - дигән. Чираттагы хатыннарның исләре киткән.

Бала вакытта әйтелгән шушы сүз, ходайның амин дигән сәгатенә туры килдеме? Прокурор булды ул. Аңарчы күпме каршылыклар үтелгән. Исенә төшкәч, исе китәрлек. Ничек ерып чыга алды икән ул каршылыкларны? Казан университетының юридик факультетына кергәнчегә кадәрле каршылыклар. Кулга диплом алып эшли башлаганнан соңгылары. Ул каршылыкларга ничек бирешмәде, сынмады икән? Максатына ирешү теләге көчле булгандыр. Очраган киртәләрне, йөрәгенә якын алмыйча, атлап китә алу сыйфаты булышкандыр. Фәсәхәт әбисе: “Улым, аврлыкларны күрмичә генә җиңеллек килми”, - дип әйтә торган иде. Үз гомерендә ул нинди генә кайгылар кичермәгән? Ирен югалткан. Малае Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Ничә еллар халык дошманы хатыны исемен күтәреп йөргән. Чын дөреслекне белгән авылдашлары аны чит итмәделәр, какмадылар. Дөнья бит алар авылы белән генә чикләнми. Иеренең илле сигезенче статья белән хөкем ителгәнлеген аклану кәгазе килгәч кенә белде. Фәсәхәт әбисе берсеннән берсе кечкенә дүрт баланы ничекләр үстереп, аяка бастырды икән?

Рамилнең әнисеннән: “Сәфәргали бабай шулай халык дошманы дип хөкем ителгәч сине ничек педучилищега укырга алдылар?”, - дип сораганы булды.

“Авыл халкы, шулай ук Бәрәңгелеләр дә, чын дөреслекне беләләр иде бит: әтинең халык дошманы булмаганлыгын; дөреслекне яратучы, батыр кеше икәнлеген; нахак яла ягылып юкка чыгарылуын.

Безгә кызганып карыйлар иде. Шуңадыр, тоткарлыксыз укырга кереп, исән-имин укып чыктым,” – дип сөйләде әнисе.

Ә менә әнисенең энесе – Равил абыйсына әтисенең хөкем ителүе тәйсир итми калмагандыр.

Унсигез яше тулыр-тулмас сугышка алып китәләр, әзерлексез нисез, иң кайнар нокталарның берсенә илтеп тыгалар. Равил абыйсы белән сугышка кергәннәрнең йөз кешегә берсе генә исән калгандыр. Ул сугышта исән калган бер агайның сөйләгәне Рамилнең хәтерендә уелып калган: “Ике кешегә бер мылтык.

Аның да биш кенә патроны бар. Үлгән кешенең коралын алырсың! Дошманның коралын талап кулга төшер! Буш кул белән ул коралны ничек талап аласыдыр? Ничекләр исән калганмындыр? Ходай саклады. Гарип калсам да, исән-имин илемә кайттым”, - дип сөйләгән иде.

Рәүфҗан Закиров.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев