Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Икеләтә бәйрәм 2

Дәвамы. Чынбарлыктан алып язылды. Кайбер исемнәр үзгәртелде.

Тырыша, эзли торгач, Равил абыйсының каберен тапты Рамил. Новгород өлкәсенең бер авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. Исем- фамилиясе, туган елы, бар да туры килә. Истәлеккә, туганнарына күрсәтергә дип, фотога төшеп, алып кайтты.

Китте шалтыратулар, бәйрәм белән котлаулар. Кайсы язу җибәрә, кайсы телдән котлый. Күп Рамилнең танышлары, дуслары. Онытып бетермиләр. Рәхмәт барысына да. Начар кеше булмагандыр. Прокуратурада эшләп, бөтен кешегә ярап та бетеп булмый инде. Гадел булды. Гаделлек өчен көрәште. Нахакка кеше рәнҗетүдән ходай үзе саклады. Тикшерүче булып эшләгәндә сан артыннан кумады, бөтен игътибарын сыйфатка юнәлтте. Судка тапшырылган эшләре кире кайтарырлык булмасын, адвокатка тикшерү барышына бәйләнергә урын калмасын дип тырышты. Прокурор булып эшләгәндә, җинаять эшен тапшырырга кергән тикшерүчеләрдән дә шуны таләп итте. Бүлмәсеннән елап чыгып китүчеләр дә булды. Ләкин ахырдан кереп рәхмәт әйттеләр.

  • Мәдинә, сиңа булышасы юкмы? Урамга чыгап һава сулап керәм.
  • Яңа пешкән ипи алып керсәң зыян итмәс!

Урамда чын кыш. Карны иште генә быел, куярга урын юк. Машиналар, җәяүлеләр сукмаклары кар астында. Урамнарны кардан чистартучы техникаларәлегә бирегә кереп җитә алмыйлар.

Рамил Октярьскийда урта мәктәпне укып бетергән елның икенче елында шулай карлы булган иде. 8 нче мартта Йошкар-Оладан Октярьскийга кайта алмады. Йошкар-Олада музыка училищесында укып йөргән вакыты. Мәктәпне бетергәч тә Казан университетының юридик факультетына кермәкче иде. Анда документларын кабул итмәделәр. Мари Республикасыннан абитуриентлар кабул итәргә квота беткән. Кайтып китте Йошкар-Олага. Ул квотага эләгү өчен эш стажы кирәк икән. Аның һөнәри белеме юк. Бер сәнәгать оешмасына слесарь-җыйнаучы һөнәре үзләштерү өчен өйрәнчекләр кабул итәләр. Кайда да булса эшләп стаж җыйнарга кирәк бит. Шул оешмага барып урнашты. Рамил гармунда йөгерек кенә уйный башлагач баян алып бирделәр. Тиз өйрәнде ул баянда уйнарга. Мәктәптә укыганда баян белән концертларда катнашты. Клубка да баянда уйнарга чакыралар иде. Нигә әле шул баян белән эшкә урнашмаска? Ләкин аның башлангыч музыкаль белеме дә юк. Каядыр баян белән эшкә урнашу өчен музыкаль белем кирәк. Үзлегеңнән өйрәнеп кенә чын баянчы булып булмый. Музыка училищесына юл тотты. Кочак җәеп каршы алмадылар, куып та чыгармадылар.

“Безгә башлангыч музыкаль белеме булган кешеләр генә укырга килә. Килгәнсең икән инде, уйнап күрсәт!”- диделәр. Уйнап күрсәтте. Өчле билгесе куйдылар. Училищеда кичке уку бүлеге бар икән. Шул кичке бүлеккә урнашты, укый башлады. Икенче елны тырышлыгын күреп көндезге бүлеккә күчерделәр. Шулай әйбәт кенә укып йөргәндә Армиягә чакыру килде. Кичектерү – фәлән юк. Барырга, хезмәт итеп кайтырга. Бәлки юридик белем алырга файдасы булыр. Музыка училищесында укуы өзелеп торса торды, хезмәт итеп кайтты ул. Әле кайда диген? Җир читендә- Камчаткада. Хабаровск шәһәрендә алты ай укыттылар. Укып бетергәннәрнең күбесен Чукоткага хезмәт итәргә җибәрделәр. Укыганда төрле мероприятияләрдә баян уйнап йөрүнең файдасы тидеме, аны Камчаткага гына озаттылар. Ул анда да баяныннан аерылмады. Ел ярым гомеренең узганы сизелмәде дә. Армиядән кайткач документларын Казан университетына тапшырды. Бу юлы документларны кабул иттеләр, экзаменга керттеләр. Укырга узар өчен балы җитмәде. Чит телдән имтихан биргәндә “өчле” билгесе куеп чыгарганнар иде. Ярар, баш бетмәгән, күз чыкмаган. Алдагы едла тагын киләчәк, ныклабрак әзерләнеп киләчәк! Нәселдән килгән гадәтме, каршылыклар аны чыныктыра гына. Йөрәгенә якын алмыйча уздырып җибәрә белә.

Инде җиткән егет. Азмы-күпме өс башын карага кирәк. Казанда укыр өчен азрак акча тупламый булмас. Әти-әнисенә дә булышырга. Рамилдән алда туган игезәк апалары өйдән китеп урнашсалар да, аннан кала тагын дүрт бала бар, ике энесе, ике сеңлесе. Әнисенең тәрбияче булып эшләгән сиксән сум оклады, әтисенең инвалид пенсиясе белән каравылчы акчасы ничек җитә торгандыр. Ярый инде, ач-ялангач түгелләр. Терлек асрыйлар, очын-очка ялгыйлар. Шуларны уйлап, музыка училищесында укуын читтән торып дәвам итәргә, эшкә урнашырга булды.

  Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына. Мәктәпкә җыр укытучысы булып урнашкан иде, балалар бакчасына да баянчы кирәк булды. Мәдәният йортында баян уйнаганга да түлиләр. Хәзер уйлап бара, ничек барысына да җитеште икән? Шуларны искә төшерә-төшерә ипи кибетен дә узып киткән. Нинди генә икмәк пешермиләр дә, кайдан гына китермиләр. Зур мичкә ягып, Фәсәхәт әбисе пешергән ипигә җитми инде: аның исе; аның тәме; шүрлектә атна буе торса да күгәрми. Хәзерге ипиләрнең кайберсе ике көн тормый, катып бетә, кайсы берсе күгәрә башлый. Кайда ул вокзал янындагы заводта пешкән түгәрәк “Орловский” ипиләр. Рамил ипине җитәрлек тә, бетәрлек итеп кенә ала иде. Бүген күбрәк алды. Өйдә кеше күп булачак, җитми калмасын. Кире кайтканда Казанга килеп укый башлаган чорларны уйлап кайтты.

Ниһаять, өченче тилпенүендә укырга керергә насыйп булды. Музыка училищесыда соңгы курс имтиханнарын тапшырып йөри иде, университетка укырга кергәнлегенә хәбәр килде, соңгы дәүләт имтиханнарын тапшырып та тормады. Училищены бетергән катыргының аңа кирәге юк. Вертуоз баянчы булмаса да, баянның бөтен мөмкинлекләреннән файдаланып уйный. Музыкаль слухы Аллага шөкер: көйне ике тыңласа, өченчесендә баян белән кушылып уйный башлый; я русчасын, я татарчасын. Шул җитмәгәнме инде?

Өенә кайткач телевизорны кабызып Путинның котлавын тыңлап алды. Горбачев кебек буш сүз сөйләп ялыктырмый, кирәклесен генә әйтә. Ветераннарны да котларга онытмый. Исән генә булсын да, эшләп кенә торсын. Танышлары арасында Путинны яратмаучылар, башкарган хезмәтеннән гаеп табарга тырышучылар да юк түгел. Андыйларга Рамил: “Син башта үзеңне аның урынына куеп кара!” – дип кенә әйтә. Гомумән ул сәясәттән ераграк булырга тырышты. Үзенең кызу канлырак булуы, һәр очракта гаделлек эзләве белән сәясәт баткаклыгына кереп батса, тиз генә араланып чыга алмаячаклыгын чамалады. Ходай да саклагандыр. Сәясәтчегә беренче чиратта дипломат булырга кирәк. Хәйлә алымнары куллану да алардан ерак йөрми. Ә бу сыйфатлар Рамилдә юк дәрәҗәсендә. Булмаса, аның прокурорга кирәге дә шуның хәтле генә.

Мари-Төрәктә тикшерүче булып эшләгәндә КПСС партиясенә керергә булды. Рус: “Плох тот солдат, который не хочет стать генералом,” – ди. Рамил начар солдат түгел. Хыялы һәм омтылышы прокурор булу. Ул чорда коммунистлар партиясендә тормаган кешене прокурор итеп билгеләмиләр. Коммунист булып җитә алмады. Өйләнгәндә партия членлыгына кандидат иде. Мулла чакыртып никах укытканын белгәннәр. Ничек инде коммунист буласы кеше никах укыта ала? Рамилне партия бюросында тикшерәчәкләрен милициядә эшләгән якташы – күрше авыл егете әйтте. Ул ялда вакытта тикшерү алып барганнар. Мулла абзыйны чакыртып та сорау алганнар. “Мәҗлестә булдым, ләкин никах укымадым”, - дигән. Аны авылыннан Төрәккә алып килгән шоферны да допрослаганнар. Ул татар кешесе түгел. «За праздничным столом сидели несколько стариков в тюбетейках и пару женщин в платках. Что такое никах, я не знаю. Рамиль с невестой сидели совсем в другой комнате», - дип җавап биргән. Бюро утырышында Рамилгә “Никах укылмады”, - дип кенә әйтергә калды. Әле райком бюросына да куйдылар персональ эш итеп. Бу хәлләр обкомга кадәр үк барып җитте. Нәтиҗәдә Рамил коммунист була алмады.

Марилар элек-электән татарларны бик яратып бетермиләр. Мең еллар чамасы элек алар хәзерге Татарстан җиренең төньягында яшәгәннәр. Бу тирәгә татарлар килеп утыра башлагач, тагын да төньяккарак, хәзерге Мри-Эль җирләренә күченергә мәҗбүр булганнар. Казан ханлыгы чорында мариларның күпчелек өлеше ханга буйсынып яшәгән. Явыз Иван Казанны яулап алгач, шәһәрдәге, тирә-юнь авыллардагы халыкның бер өлеше, марилар яшәгән урманнарга качкан. Качып килүчеләр мариларны тагын да ераграк куалаганнар. Столыпин чорында җире аз булган авылларга мари урманнарыннан җир бирелгән. Көчләп чукындырудан качкан татарлар да шул якка юл тоткан. Килгән татарларның күпчелеге укый- яза беләләр, араларында русча белүчеләр дә бар. Мөселман динен тоталар, мәчетләр салып, шунда намазга йөриләр, исерткеч эчемлекләрнең ни икәнен дә белмиләр диярлек. Үткенлекләре, хәйләкәрлекләре дә җитәрлек. Алтмыш еллап яшәп килгән Совет власте, бөтен халыкны тигезләргә тырышса да, мариларның татарларны яратып бетермәвен юк итә алмаган.

Рамилнең прокурор булу хыялы Мари Республикасында тормышка ашмаячак иде. Партиясез тикшерүчене – булганлыгы, эшчәнлеге, усаллыгы белән башкалардан аерылып торса да, прокурор итеп күтәрмәячәкләр. Җитмәсә ул татар һәм татарлыгын яшерергә дә җыенмый. Шуларның барысын да кат-кат уйлап, Татарстанга күчәргә булды. Бу фикерен хатынына әйтте. Мәдинә инде укып бетергән, бала үстерә. Баштарак каршы килсә дә, соңрак ризалашты. Энә кайда, җеп шунда. Әти-әнисе белән дә киңәшләште. Әнисе: “Улым, чәчең белән җир себереп эшләсәң дә сине прокурор итмәсләр, артыңнан этүче юк. Уйлагансың икән, күчен, без каршы түгел”, - диде. Махсус урта белемле педагог булып мәктәп интернатында тәрбияче генә булып эшләсә дә, ул бар нәрсәдән хәбәрдар, һәр очракта үз фикере бар.

Я, хуш! Барды Татарстан прокуратурасының кадрлар бүлегенә. Аларга килеп туган хәлне аңлатып бирми булмады: партиягә алмауларын да; эшендә кырын карау, каршылыклар барын да. Прокурор буласым килә, шуңа күчәм димәде инде. Аны аңладылар. Ике районнан эш тәкъдим иттеләр. “Саба районында эш кәгазьләре татар телендә алып барыла. Синең өчен Яңа Чишмә районы кулайрак булыр. Прокуратура, суд эшләре күп очракта рус телендә. Рус мәктәбен бетергән кеше өчен эшләве җиңелрәк булыр”, - дигәч, шул районга юл тотты. Тикшерүче бар, ә прокурор ярдәмчесе урыны буш.

Барды, күрде. Яңа Чишмә Чистай районыннан яңа гына аерылып чыккан. Юллар юк. Яңа Чишмәнең үзендә, рус авылларында салам түбәле йортлар да бар. Фатирга бер марҗа әбигә урнаштырдылар. Әби кичен мичкә яга да, мич башына менеп йоклый. Рамил ятагында чишенмичә куна. Юрганын баштан ябынып, сулышы белән урынны җылытканчы төн уртасы җитә. Иртә беләнгә Рамил коедан алып кайткан чиләктәге су өсте боз белән капланган була. Бирегә хатынын, баласын алып килү турында уйлыйсы да юк. Сельхозтехниканың яңа салган тулай торагында бүлмә алып хатынын, кызын алып килгәнче елдан артык вакыт узды. Мәдинә бер оешмага баш бухгалтер булып эшкә урнашты. Кызы Равия бакчага йөри. Тормыш дәвам итә. Инде яңа урынга да ияләнделәр. Рамил үз вазифаларын башкарудан тыш кулыннан килгәнчә тикшерүчегә дә булышырга тырыша. Тикшергән эшләр суд аша уза. Суд утырышында Рамил дәүләт гаепләүчесе. Тикшерүчегә ул булышкан эшләрне суд аша уздыру җиңелрәк. Бар да әйбәт, бар да көйләнде кебек. Ләкин бер генә нәрсә күңелне кымырҗытып тора. Әти-әниләре ялгыз калдылар. Шакир энесе белән төпчек сеңелләре Йошкар-Олада, бер сеңлесе Түбән Камада, ә Камил Мәскәүдә. Кара инде, җиде бала үстереп, ник берсе әти-әниләре янында калсын. Мари-Төрәктә яшәгәндә Рамил бик еш булмаса да Октябрьскийга кайткалый, ә елга бер бирелә торган ялларын шунда уздырырга тырышалар иде. Яңа Чишмәдән алай кайтып булмый. Бер якка биш йөз чакырымга җыйнала торгандыр. Кайтып җиткәнче өч-дүрт транспорт алыштырырга кирәк. Якынрак районга урнашырга дигән хыял бар. Тәвәкәлләп, Татарстан прокуратура җитәкчесе Антонов янына керде. Антонов исенә төшсә, Рамил әле дә рәхмәтләр укый. Аңлады ул Рамилне. Әти-әни төшенчәсе аның өчен изге нәрсә. “Синең туган бистәңә Яшел Үзәннән дә якынрак җир юк”, - дип, Рамилне шунда күчерде.

Йә, хода! Рамил тормышында шундый яхшы кешеләр дә очрап тора бит. Күп яхшы кешеләр, ләкин Антоновка җиткәне юк. Хәрхәлдә, ул шулай уйлый. Тагын күчү, тагын мәшәкать. Монысы инрде күңелне үстерә торган  мәшәкать. Ни генә дисәң дә, шәһәр. Сәгать, сәгать ярымда әти-әниләре янына кайтып җитә ала. Тормышта тәвәккәл булырга кирәк. Уйлагансың икән, эшлә, хәл ит. Аллага шөкер, Рамилдә тәвәкәллек җитәрлек, хәтта ки җитеп ашкан.

Тагын Мәдинә белән аерым яшәү. Кызы белән икесен ярты елдан соң гына Яшел Үзәнгә алып килә алды. Фатир алып бергә яши башлаганчы тагын шул чама вакыт узды. Мәдинә кызы белән Рамилнең бер хезмәттәшендә яшәп тордылар, ә ул тулай торакта. Шәһәр уртасындагы бер йорттан фатир бирделәр. Зәмирә кызлары шунда яшәгәндә туды. Яшел Узәндә яшәгән алты ел, алты көн кебек узган да киткән.

  • Рамил, балалар килгәнне көтеп торып булмас, төшке аш ашап алыйк! Телевизор да карамыйсың, нинди уйларга чумып утырасың?
  • Сине уйлап утырам. Ничә яшь тулды икән дип, шуны исәплим. Әби булганыңа да ничә еллар, күз тимәсен, бер дә картаймыйсың. Ире әйбәт булса, хатыны картаймый диләр. Әйбәтме мин?
  • Әйбәт, әйбәт. Бигрәк тә стенага карап йоклаганда.
  • Хаха-ха! Кайвакыт әллә ниләр әйтеп куясың. Рус әйтмешли: “Хоть стой, хоть падай.
  • Соравыңа күрә җавабы.

Чәйләп алдылар. Эшләмәгәч әллә ни ашыйсы да килми. Тагын урам әйләнеп керергәме ашаганны сеңдереп? Чыкты урамга. Һава саф. Талгын гына җил исә. Суыгы да түзмәслек түгел. Карлар әлегә каралырга җыенмый. Кышның да үз матурлыгы. Бүген чаңгы киеп Казансу елгасына барып булмый инде, көне ул түгел. Алдагы көндә ике-өч чакырым тирәсе җир әйләнеп килгән иде. Бәлки күбрәк тә булгандыр. Барлык мускуллар да эшли, языла.

Уйлый торган уйлары үзенә ияреп чыкты, һич куып тарата торган түгел. Рамилгә Антоновның тагын бер яхшылыгы тиде. Туган бистәсенә тагын да якынрак бер районга прокурор итеп куйды. Башта исполняющий обязанности, өч айдан соң микән, прокурор итеп билгеләргә дигән боерык булды.

Татарстанда коммунист булмаган тагын берәр прокурор булдымы икән? Юктыр, мөгаен. Рамил районга килгәндә район белән партиянең беренче секретаре идарә итә иде.  Әллә ни күп вакыт узмады, ул кеше хакимият башлыгы булды. Беренче секретарь итеп бер урта мәктәпнең директорын сайлап куйдылар. Район белән идарә итүдә беренче секретарь әллә ни зур роль уйнамый иде инде. Тора-бара коммунистлар партиясе бөтенләй таркалды, дөресерәге – таркаттылар. Заманалар диген. Көн дә ни дә булса үзгәреп тора. Югарыдагы болганыш-чолганышлар районга бик килеп җитми. Биредә эш кайный: чәчү чәчәләр, юллар салалар, йортлар төзиләр. Угрылар да тик ятмый: я кибет басалар, я склад; машиналар куалап алып китәләр. Милиция көн-төн эшли. Ләкин тикшерүче итеп куярга югары юридик белемле бер генә кешеләре дә юк. Бер өлкән абзый бар иде. Тикшерүче булып эшлисе килмичә пенсиягә китеп барды. Ә җинаятьләрне тикшереп судка кертергә кирәк. Рамил аптырагач прокуратура тикшерүчесенә милиция тикшерүендәге эшләрне бирә башлады. Хәтта ярдәмчесе дә берничә эш тикшереп судка тапшырды. Чөнки ачылган җинаятьләрне юридик кысаларга кертеп, суд аша уздырырга кирәк.

Мөмкинлеге, вакыты булганда, Рамил хакимияттә атна саен уза торган җыелышларда катнашырга тырыша. Район сулышын һәрдаим тоеп эшләргә кирәк. Бер очрашкач милиция начальнигы: “Иптәш прокурор, сез булган җыелышларда Әнвәр Әхмәтович артык чыгырыннан чыкмый, үзен кулда тотарга тырыша”, - дип әйткәне хәтерендә калган. Имәндә икән чикләвек. Хөрмәт итәме, әллә шикләнәме икән? Рамил бит читтән килгән кеше. Башкалар район казанында күптән кайныйлар. Рамил районга килеп эшли башлаган чорларда Әнвәр Әхмәтович аңа игътибарлы булды. Иске генә булса да, йөрергә машина бирде; утырып эшләргә урын. Ә торак белән тәэмин итү озакка сузылды. Мөмкинчелеге дә булмагандыр инде. Өченче кызлары тугач кына, Мәдинәне алып килеп, бергә яши башладылар. Равия белән Зәмирә шул район мәктәбен бетерделәр. Бу районда эшләгән чорны искә төшерергә берничә тәүлек кирәк булыр иде.  Әнвәр Әхмәтович белән аралары нык суынып, дустанә булып аерылышмасалар да, аңа үпкәсе юк.

Рамилнең бәхете үзеннән алда йөри. Алла бабай барысын да күреп, җайга салып тора. Үзенең дә алдан сиземләү сәләте аны бер кайчан да калдырып китмәде. Бу районда эшләргә өченче бишьеллыкка  калдырмаячаклар. Республикада бер районда өч срок прокурор булып эшләгән кешеләрне санарга бер кул бармагы да җитә. Рәсәйдә дә алар күп түгел. Кайларга күчерерләр икән дип уйланып йөргәндә, Әмиров Казанга килергә тәкъдим ясады. Аның Республика прокуратурасын яңа гына җитәкли башлаган вакыты. Ул тәкъдим  иткән эш урыны хәзергесе белән чагыштырганда түбәнрәк тоелса да, Казан Казан инде. Тора-бара күз күрер. Әмиров акыллы кеше, уйламыйча тәкъдим итмәгәндер. Олы кызы инде анда укый. Мәдинәгә эшкә чыгарга вакыт. Ике уйлап торырга түгел, күчәргә икән, күчәргә. 

Җәза үтәү оешмалары прокуратурасына прокурор ярдәмчесе булып килде. Уналты ел эшләде ул анда. Шуннан пенсиягә китеп барды. Эшли башлап бераз чирканчык алгач, прокурорның өлкән ярдәмчесе итеп күтәрделәр. Эшне белә, эштән курыкмый, тәҗрибәсе җитәрлек. Үзеннән югарыраклар белән дә, түбәнрәкләр белән дә ара саклый белә. Яңарак килеп эшли башлаганнарга ярдәм итәргә тырыша, иренми. Оешмаларга тикшерү белән барганда алтын урталыкны табарга, тапкан кимчелекләрне урында хәл итәргә тырыша. Күренеп торган җинаять булмаганда, нигә аны зур итеп югарыга сөйрәп йөрергә. Байлыкка кызыкмады, шикле бәндәләр белән якын мөнәсәбәт урнаштырмады. Югым туры, артым коры дип яшәүгә ни җитә. Шуңадыр, хезмәттәшләре арасында абруе зур булды. Прокурор урынбасары итеп куйдылар, соңрак беренче урынбасары. Яшьрәк булса, бәлки прокурор итеп тә куйган булырлар иде.

Кыш көне шунысы читен – көн кыска. Инде урам утлары янды. Өйгә керергә кирәк булыр. Суык та үзен сиздерә. Акрын гына йөреп торса да, аякларга салкын керә башлады.

  • Балалар күренмиме? Озак йөргәч, син аларны каршы аласыңдыр дип уйлаган идем.
  • Үзем дә шулай уйлаган идем. Суытты. Килгәч, керми китмәсләр әле. Мөмкин булса, кайнар чәеңне ясачы!
  • Чәй кайнар. Үзең ясап эчмисеңме? Мин бераз әни белән сөйләшеп алырмын дигән идем.

Чәйләп алгач телевизор кабызды. Исәбе, балалар килгәнче яңалыклар карап алырга. Кабардин-Балкар Республикасын күрсәтеп алдылар. Таудан чаңгы шуалар. Бу Республика турында күңелендә иң якты хатирәләр калган. Рамил хатыны белән Нальчикта шифаханәдә ничә тапкыр ял итте икән? Ун гына тапкыр булмагандыр. Мәдинә җәза үтәү оешмасының төп офисындагы бухгалтериядә эшли башлагач, шул оешмага караган шифаханәгә ел да юллама алып ял итәргә бардылар. Шуның шифасы булдымы, күз тимәсен, ходай күпсенмәсен, Рамил үзе дә, хатыны да, вак-төяк салкын тиюләрне исәпкә алмаганда, авыруның ни икәнен дә белмиләр. Ковид чире котырына башлагач, анда барулар тукталып калды. Инде ул чир бик куркыныч түгел бугай. Алла бирсә, быел җәйдә, тәвәкәлләп барырга булыр. Шифаханәгә авыргач түгел, сәләмәт вакытта барырга кирәк.

Беренче мәртәбә Нальчикка барып шифаханәгә урнашкач, радио нигә татарча сөйли икән дип аптыраган иде. Балкар теле белән татар теле шулкадәр якын икән. Анда бармасалар, белмәгән булыр иде. Ел да килә башлагач, Рамил белән Мәдинә шифаханәдә үз кешегә әйләнделәр. Кочак җәеп каршы алалар, кунак итәләр, дәвалыйлар. Шунда эшләүчеләр белән дуслашып беттеләр, хәтта бер туйга да бардылар. Рамил үзе дә аларны Казанга дәшеп кунак итеп җибәрде.

Ишектәге звонок аның якты истәлекле уйларын бүлдерде. Барып ачты: “Кемнәр килгән икән безгә? Кара, ничек үсеп беткәннәр. Әйдә-әйдә узыгыз!” Өлкән кызы уртанчы улын җитәкләгән, кияве кече малаен кулына күтәргән, икенче кулында төенчек. Ә олы оныгы, бусаганы беренче булып атлап кереп, Рамилгә килеп сарылды, кулындагы чәчәк бәйләмен аздан гына төшереп җибәрмәде. Рамил үрелеп бәйләмне алмакчы иде, “Юк, ул сиңа түгел, әбигә”, - дип, арттарак торган Мәдинәгә илтеп бирде. “Ай, нинрди матур чәчәкләр, рәхмәт улым!”, - дип, чәчәкләрне алып, яшьләнә башлаган күзләрен күрсәтмәс өчен, Мәдинә арты белән борылды.

Китте котлаулар, хәл-әхвәл сорашулар. Балаларны чишендереп, бит-кулларны юып өстәл тирәли урнаша гына башлаганнар иде, кабат кыңгырау тавышы. Шау-гөр килеп, уртанчы кызының гаиләсе коридорга кереп тулды. Кабат күрешүләр, котлаулар. Рамилнең иркен фатиры тараебрак киткәндәй булды. Барысына да урын җитә, күңел киң булсын. Үз ачкычы белән ачып кергәч, кече кызы Нәзифәнең кайтканын сизми дә калдылар. Бүлмәдән -булмәгә, коридорда йөргән малайлар аны беренче булып сарып алдылар. Алардан араланып, әти-әнисен  бәйрәмнәре белән котлады.

  • Кызым, ничек иртәләдең? Сезнең эштә корпоратив булмадымы әллә?
  • Безнең гаиләдә прокуратура хезмәткәрләре мин башта эшли башлаган районныкыннан да күбрәк, әнинең дә туган көне дигәч, каршы килмәделәр, җибәрделәр.

Нихаять бар да җыйналды, өстәл түгәрәкләнде. Икеләтә бәйрәмне башларга вакыт булыр.

 

Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев