Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Өшегән аяклар гомер буе озата барды

Фото гаилә архивыннан, сулдан беренче Мөнәвәрә Җиһаншина.

Бөек Ватан сугышы чорында ул тылда да эшләгән һәм яу кырында да булган. Иң аянычы аякларын өшеткән.Минем апам Мөнәвәрә Җиһаншина 1922 елны туган. Ул нәфис гәүдәле, бик чибәр кыз иде. Берәү хәтта: “Дөньяда ике чибәр булса, аның берсе ул”, – ди. Шуннан соң апам күз тиеп нык авырый.
Бөек Ватан сугышы башланырга бер атна кала әтисе вафат булган, ә әнисе ташлап башкага тормышка чыккан бер егеткә урлыйлар аны. Әлбәттә, әни риза булмаса да, әти: “Бәхете шулдыр. Без бәхетле итмәсәк, кем бәхетле итәр аны”, – дип ризалыгын бирә. Шулай итеп әти һәм аның берничә туганы туйга кирәк-яракны сатып алып кайтырга дип Казанга баралар. Биредә радиодан бөтен халыкны тетрәндергән хәбәрне ишетәләр – сугыш башланган. Әлбәттә, чәйлек кенә әйберләр алалар да, авылга кайталар. Әтине сугышка алалар. Апай белән җизни ике ай чамасы бергә яшәп калалар. Ә беркөнне җизнине сугышка, апайны окоп казырга алып китәләр. Шул китүдән алар башка очрашмыйлар.
Яклаучысы да, саклаучысы да булмаган яшь хатынны урман кистерәләр, окоп казыталар... Ә беркөнне авыл советыннан килеп кабат эшкә чакыралар: “Сез авылдан алты кеше. Кулыгызга балта да, пычкы да алмагыз. Бары ашарга алыгыз. Казанда тимер юл вокзалында очрашасыз”, – ди. Анда ничә көн йөриячәк тә билгесез була. Бәрәңге пешереп, өстенә сөт, бераз май салып юлга тыга. Казанга кадәр иптәшләре дә була. “Поездга утыргач аларны эзли башладым, сораштыра башладым. Аларны берәү дә күрмәгән булып чыкты”, – ди ул үзе. Эшне аңлап ала – аларның барысының да Казанда туганнары бар бит... Гарьләнеп елый ул.
Поездда шактый көннәр барганнан соң, зур бер күпер янындагы склад янәшәсендә төшерәләр. Монда алар ике дистәгә якын булалар. Казаннан килгән бу хатын-кызлар кая барырга белмичә торганда, склад эченнән сөйләшкән тавыш ишетелә. Анда да болар кебек үк илнең төрле ягыннан килгән хатын-кызлар була. Иң кызыгы шул – бирегә ни өчен җыюларын алар да белми. Ә бездән элек килгәннәр: “Без монда дүртенче көн инде. Яныбызга килгән-киткән начальниклар юк”, – диләр.
Шөкер, склад тулы көлтәле ашлык була. Шуны алып чыгып ягып, җылыналар; бөртекләрне ашыйлар. Апай да шулай итә. “Биредә ничә көн торганны белмим, әмма авыз эчләрем гөмбәләнеп, иреннәр чиләнеп кутырлады”, – дип искә ала иде ул. Ахыр чиктә: “Безне искә алучы да юк бит”, дип, икенче көнне тимер юл буйлап килгән якка таба кайтып китәргә булалар. Куркыта да, әлбәттә. Чөнки шартлаган тавышлар якынайганнан-якыная. “Төнне ничек чыгарбыз инде?” – дип уйларга чумып ятканда, яннарына зур гәүдәле, формалы, бүрегенең маңгай өлешендә кызыл йолдыз булган берәү килә. “Без камалышта. Бу очракта безгә сез булышмасагыз, кем булышсын. Иртәгә иртән сезнең янга килерләр, ашарыгызга ипи бирерләр. Мылтыктан атарга да өйрәтерләр. Һәрберегезнең исем-фамилиясен язып, муеныгызга эләрләр”, – ди. Шунда кызларның берсе: “Бу кай җир соң?” – дип сорап куя. Ә теге: “Сез нәрсә – җүләрләрме әллә?! Һе... Ленинград дип бер дә ишеткәнегез юкмы?” – ди. Аннан соң биредә күп йортларның яшәргә яраксыз, вокзалларның җимерек булуы турында сөйләнә-сөйләнә, китеп бара.
Кызлар исә туңуга чыдый алмыйча кырмыска күчләре кебек бер-берсенә сыланып-өелешеп, салкыннан дерелди-калтырый йокларга яталар. Әмма төнгә таба янә бер солдат йөгереп килә һәм шакып, капканы ачтыра. “Хәзер үк чыгып чабыгыз, алдагы күпердән теге якка чыгып калырга тырышыгыз, күперне шартлатабыз”, –  ди. Фашистлар оборонаны өзгәннәр күрәсең һәм алар шәһәргә таба үтмәсен өчен күперне шартлатырга булганнардыр. Кызлар елаша-елаша тимер юл буйлап килгән якка таба йөгерәләр. Ә шулай да бер төркем: “Безгә кая да үлем инде”, – дип шунда кала. Күперне чыгып шактый чапканнан соң сызгыргандай шартлау тавышы ишетелә һәм дөнья җимерелгәндәй була. 
Каты шартлау та­вышы ишетелә. Мөгаен фашистлар складны юк ит­кәннәр – чөнки кыч­кырган, елаган тавышлар да була. “Әнә шул тавышлар күп еллар буе күңелемнән кит­мә­де”, –  дип сөйли иде апам. 
Андый очракта арадан кыю­раклар табыла бит ул. Монда да ике хатын-кыз: “Рельсларны да шартлатырга мөмкиннәр, барыбыз да бетәбез бит хәзер. Әйдәгез, чабабыз”, –  дип бөтен төркемне үзләре белән әйдиләр. Бер-берсеннән калмаска тырышып чаба торгач, татарлардан торган бу төркем бер будкага килеп җитә. Аннан чыккан кешегә күргәннәрен елый-елый сөйлиләр, су сорыйлар. Тик ул: “Сезгә хәзер су эчәргә ярамый”, –  дип, берәр шакмак шикәр, өчәр сохари кисәге һәм тишек носкилар белән шыгырдап каткан аяк киемнәренә күз ташлагач: “Аяк астына бәйләгез”, – дип берәр пар тышкы бияләй бирә. “Казанга хәзер товар поезды булачак. Әмма ул озак кайта инде, вагоннары да салкын. Тик башка вариант юк, сезне монда калдырып булмый. Чөнки башка поезд юк”, –  ди. Шул поездның уртадагы кәгазь пакетлар тутырылганына урнаштыра ул кызларны. Бәхетләренә, диикме, монда аерым бәдрәфе дә була. Ә буш пакетлар оннан бушатылганнар икән. Әнә шунда калган он тузанын ялап, аякларын пакет эченә тыгып кайталар алар. Озак кайталар. Кич белән Казанга якын бер станциягә кайтып җитәләр. Имештер, Казанга бу поездда керергә ярамый дип, аларны шунда төшереп калдыралар. Станциядән ерак та булмаган бер йортта ут җемелдәвен күреп, шунда китәләр. Йорт хуҗабикәсе: “Минем улым да, ирем дә сугышта һәлак булдылар”, –  дип идәнсез өенә кертә. Шунда ук балаларга җыенган дуңгызы да була. Җылыга кергәч аяктагы чабата бозы эреп, ул икегә бүленә. Шул боз гына тотып торган икән. Хуҗабикә, марҗа хатыны: “Доченька, не плачь”, –  дип аякларын каз һәм дуңгыз майлары белән ышкый. Кайнар, хуш исле мәтрүшкәле һәм әллә нинди үләннәр салып кайнаткан чәй эчертә. Бәрәңге белән сыйлый. Ул чоланнан бер капчык иске носкилар алып кереп бушата. “Сайлап алыгыз, кайтыр юлыгыз ерак әле”, –  ди. Шунда ук иреннән калган чабатаны апайга бирә. Кат-кат нос­ки белән яңа чабата кигән апам марҗа ханымны елый-елый кочаклап рәхмәт әйтә.  “Аның белән елашып, рәхмәтләр әйтеп аерылышкач, янә поезд белән Казанга киттек. Анда барып җиткәндә барыбызның да аяк­лар өшегән иде”, –  дип искә ала иде апам. Башкалар туганнарына китә, ә ул кабат бер марҗада йоклап чыга. 
Иртәнге поезд белән Чыпчыкка кайтып төшә, поезд баскычыннан төшә алмавын күреп, бер хатын аны күтәреп ала. Шунда бу яктагы авылга кайтучы берәү аны үз янына алып, апамны өенә кадәр кертеп чыга. Икенче көнне үк авыл советыннан килеп тә җитәләр: “Иртәгә үк урман кисәргә яки окоп казырга”, – диләр. Тик Мөнәвәрәнең авыртуга түзә алмыйча үкереп елап ятуын күргәч, янына авыл фельдшерын җибәрәләр. Ул килеп, укол кадый, авызын майлый. Икенче көнне үк Казанга больницага җибәрергә булалар. Көч-хәл ат табып, шуның белән җибәрәләр. Больницада аякны кисәргә кирәк дигән фикергә киләләр. 25 яшьтән аяксыз ятарга теләми ул, болай үләрмен дип кире кайта. Әни аны төрлечә дәвалый. Төннәрен: “Шартлаталар, яналар”, дип саташып уянган апама “Куркылык коя” хәтта. Аптырагач, Себердәге туганнарына хәлне аңлатып хат яза. Аннан апасының улы кайтып, Мөнәвәрә апамны үзе белән алып китә. Бик күп больницаларда ята ул, шөкер, туганнар тәрбиялиләр. Әни авырый башлагач кына бер кайтып китте ул. 
Ә аякларга кил­сәк, апамның аяк­ларын кисмә­деләр үзе, тик алар чын аяклар булмадылар инде.
Бер түрә, күрәсең: “Апай, бу аякларың нишләде?” –  дип сорый. Апам бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтә. Шуннан аны бәйрәмнәргә чакырып, бүләкләр бирә башлыйлар. Шулай итеп сугыш кырыннан өшетеп кайткан аягы аны гомере буе озата барды.
Бервакыт аннан: “Шундый авырлыклар күргәнсез, белешмә алу өчен хәрби комиссариатка барырга кирәк булган сезгә”, – диләр. “Мин җәяү йөрерлек хәлдә түгел идем шул. Мине кем алып барсын анда? Әти сугышта һәлак булды, җәмәгатем хәбәрсез югалды. Әни эштән аерыла алмады. Нишлисең бит, тиеш булып та ала алмаганнар бик күп булды...” –  дип көрсенә иде ул.
Озак еллар кайта алмаган туган авылына, туып-үскән нигезенә алып кайтып, монда 4 ел яшәгәч, 92 яшендә  вафат булды ул. Авылыбыз зиратына җирләдек. Бу язма аның рухына дога булып ирешсә иде.
Хәлимә Латыйпова,  Комыргуҗа авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев