Соңарган сөю
Наил Шәрифуллин
Кайчагында очраклы гына килеп чыккан очрашулар да күңелдә онытылмаслык җөй калдыра, кеше дигән затның без исәпләмәгән беркатлы гадилеге белән янәшә үрелгән аңлашылмас катлаулылыгын бөтен тулылыгы белән ачып сала, тетрәндерә, үкендерә дә икән. Без, кешеләр, күбрәк ни өчен яшәгәнебезне белми, аңламый, гадәт буенча гына гомер сөрәбез кебек.
Безнең белән акыл түгел, төрле очраклыклар, ниндидер вак мәнфәгатьләр, мин-минле хисләр идарә итеп киләләр.
Бик сирәк очракларда гына безүз язмышыбызның хуҗасы була алабыз. Җыелып килгән ялгышлыклар, мең кат үкенеп тә соңыннан беркайчан да төзәтергә мөмкин булмаган гомерлек хаталар өчен газапланырга һәм гаҗизләнеп, нигә килгәнне аңламыйча, мәңгелеккә китәргә дип килгән, ахры, кеше заты бу каршылыклы дөньяга… Әйе, гади генә бер очрашу иде ул. Заманында күрше авылдан килеп укып йөргән, белем эстәүнең соңгы ике елында минем белән бер партада утырган һәрчак шук һәм җор телле элекке сыйныфташым Дамирны мәктәп елларыннан бирле очратканым юк иде.
Ялгыш кына дигәндәй авылларына – Ташлыкка барып чыккач, башта танымадым үзен. Яртылаш пеләш баш, вакытыннан алда җыерылып беткән чырай, элекке очкыннар чәчеп торган шаян күзләр урынына ниндидер тонык караш. Заманында бик күп кызларның йөрәкләрен алгысытып ешрак типтергән, төн йокыларын качырган бөдрәләре дә тураеп, чуалып беткәннәр. Сыйныфның беренче чибәре саналган, безнең ишеләрне карап та күрмәгән Айсылуны нечкә биленнән тотып озатып йөргән чакларда як-якка сыпырып, тарап кына йөрткән карга канатыдай кара мыеклары да сирәгәйгән, чаларган. Өс-башы күптән сабын, су күрмәгән. Юк, элекке Дамирдан бу кешедә йөз чалымнары белән исеме генә калган иде.
Йа, Хода, ул гына да түгел икән әле, сул кулы беләзектән юк, аның урынына теткәләнеп беткән иске свитер җиңеннән ничектер шакмаклап киселгән беләк башы гына сәер тырпаеп тора.
Мин чирканып киттем. Шәһәр тирәсендә мондыйларны бомж, сукбай диләр. Аерма шактый аз иде шул. Тәртипсез тормыш, үз хаҗәтләреңнең колы булу күпләрне шулай вакытыннан алда юкка чыгара. Сабакташны түгел, ни өчендер заманны гаеплисем килеп китте. Заманы да бәндәгә гел кире шул аның. Ике албасты сагалап тора йомшак һәм ихтыярсыз ир-ат затын: эшсезлек һәм аракы. Аңа ялгызлык та өстәлсә, исән калырмын димә инде. Заман алып килгән тозаклар. Тик ни өчен Дамир соң? Агым уңаена йөзә торганнарга бер дә охшамый иде бит ул теге елларда…
Шайтан суы турында уйлап ялгышмаганмын, шактый кызмача иде сабакташым. Калтыраган сыңар кулын ничектер кыюсызрак итеп сузып килеп күреште дә, хәл-әхвәл сорашкач, кинәт кенә батыраеп китеп әйтеп куйды: – Әйдә, Әхтәм, сыйныфташ, акча кызганмыйча бер ярты ал да, безгә кереп туйганчы бер сөйләшеп утырыйк әле. Бер-беребезне күрмәгәнгә дә ике дистә ел була бит инде. Сәрхушлар белән һич кенә дә дуслыгым булмаса да, үз-үзен югалта барган танышымны, яшьтәшемне кызганудан, аның бүгенге мондый халәтеннән ничектер сискәнеп китеп, ризалашып куйдым.
Кая инде, мондый чакта вакыт юк дип яки саранланып торып булмый бит. Алты ел бергә укыган сыйныфташ. Үзенә миннән бигрәк мин аласы шешә кирәгерәген бераз чамалый идем. Шулай да биек өянке астына елышкан ларек-кибеттән ул сораган нәрсә белән азмы-күпме кабымлык ише әйберләр дә алдык та югары очка, Дамирларның тау битенә дип әйтерлек урнашкан йортларына таба атладык.
Бер сөйләшик әле, диде бит. Тормышның төбенә бөтенләй диярлек төшеп җиткәннәрнең алай ачылып китеп сөйләшәсе килер иде микән? Күбрәк шул сүз аркасында микән, бөтенләй үк өметсез түгел икән әле сабакташ, дип уйлап иярдем мин аңа.
Мин ни дип сүз башларга, нәрсә сораштырырга белми аптырабрак барганда, ул үзе башлады. Сөйләшергә, гәпләшергә яратуы элекечә иде Дамирның: – Элекке танышлар күрендеме, беренче кул турында сораша башлыйлар.
Хәтсездән инде, кыш көне салган килеш кар өстендә йоклап китеп каты өшеттем мин аны. Бер бияләй түбән очта, ферма янында ук төшеп калган булган. Атна дигәндә,бармаклар учка чаклы бөтенләй каралып, гангренакиткән иде. Кистеләр дә группа бирделәр.
Шуның акчасына җан асрыйм, яшәгән булып йөрим инде менә хәзер. Бәлки шул чакта бөтенләй җан тәслим кыласы булгандыр да. Ялгызлыктан да каһәрле нәрсә юк икән ул, яшьти, дөньясында, дошманыңа да язмасын. Ничек эчми түзәргә кирәк?
Ходай тагын бераз газаплансын әле бу, дигәндер инде, шуңа калдырып торгандыр. – Ул шулай капкаларына кергәнче бөкерәебрәк атлый-атлый үзалдына дигәндәй туктаусыз сөйләнеп барды.
– Әткәй белән әнкәй хәтсездән гүр ияләре инде, –буйдаклар гына яши ала торган, аларга гына хас шыксыз һәм нурсыз өйгә үтеп, кыршылып беткән иске клеенка җәелгән өстәлдәге юылмаган чынаяклар арасына шешәне китереп утыртканда элекке сыйныфташ, минем һаман да әллә ни дәшмәүгә карамастан, яңадан сүз башлады. – Үзем дә кайчагында шулар янына җыенгалап куям да, бөтенләй үк җыенып бетә алмыйм әле.
Тормышның бер генә дә кызыгы юк. Менә шушы нәрсәне капкач кына бераз яшиселәр килеп китә.
– Ул ничектер моңсу елмаеп, өстәл уртасына, шешәгә ымлап куйды. Аны ике еллар элек элмәктән төшереп, көч-хәл белән коткарып калганнарын белсәм дә, мине аның һаман да мескенләнүе, үз-үзен кызгандырырга тырышуы бераз туйдыргандай итә башлады.
– Туктале, нигә алай дисең? Синең гаиләң, хатының бар иде түгелме соң? Алар хәзер кайда инде?
– Ашыкма, хәзер барысын да сөйләп бирәм. Өйлән, эшкә урнаш, кеше бул, диясең, акыл өйрәтәсең килә инде синең. – Ул керле, күзләредәй тонык стаканнарга аракы агызды да кабаланып һәм тәкатьсезләнеп, мине дә көтми эчеп тә куйды.
–Күптән бер эчне бушатасы килгән иде. Синең кебек ипле кешесе генә табылмады. Үзем кебек имгәкләргә аны сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Сабак алудан узган инде алар. Менә тыңла әле. Ул акрын гына сөйли башлады. Сөйләгән саен тонык күзләренә ипләп кенә җан керә, төс иңә иде. Бу бәлки аракы тәэсиреннән дә булгандыр. Тик күбрәк, сиземләвенчә, ул күңелендә акрынлап кына үзенең бәхетле чорына, дөресрәге, бәхетле булып та шул бәхетне белмәгән, тоймаган елларга кайта иде. – Ишеткәнсеңдер дә инде, мин бит, авылны шаккатырып дигәндәй, ар кызына өйләнгән идем. Валентинага.
– Шунда ул туктап, стенага, ике тәрәзә арасына эленгән фотосурәткә озак кына карап куйды. Сурәттән матур итеп елмаеп, түгәрәк йөзле, калын толымлы, егермеләр тирәсендәге бик тә мөлаем яшь хатын-кыз карап тора иде. –Өйләнүен өйләндем, тик акыл белән, кадерен белеп яши генә белмәдем. Минем акылсызлыкларга, кимсетүләргә түзә алмыйча, хурланудан соңгы дәрәҗәгә җиткәч китте ул, мәңгелеккә китте.
– Авылларына, Нәрәскәмени?
– Анда гына түгел шул, алай гына булса, күптән алдына барып тезләнгән, алып кайткан булыр идем. Терсәк якын да, тешләп булмый. Суга батып үлде ул. Шуның, туганнарының, хәтта үз ата-анамның каргышлары төшкәндер, ахры, миңа. Мондый хәлгә төшмәгән булыр идем.
– Мин ул кадәрен ишетмәгән идем әле.
– Ишетмәсәң менә шул. Дөньялар тәмам болганып киткән еллар иде бит.
Минем дә болганып, тәмам чуар күңеллеләнеп киткән вакыт шул елларда булды бугай. Район үзәгендәге сөт заводында шофер булып эшләп йөрим. Кичләрен авылда. Илдәге, авылдагы үзгәрешләргә төкереп биргән дә юк.
Яшь чак бит. Әти белән әнинең пенсияләре килеп тора. Алган акчаны үземә генә тотам.
Булмаганда әни дә жәлләми. Соңлап, көттереп туган бердәнбер бала бит. Өс-баш әйбәт. Кыяфәт шәп. Мин – авылда беренче егет. Кызлар мәсьәләсендә бик елгыр икәнне мәктәптә укыганда ук белә идең ич инде.
Солдат хезмәтеннән соң, рульдә берничә ел йөргәннән соң тагын да шомардым. Үзебездә, якын күрше авылларда берсен ташлыйм, икенчесен башлыйм, дигәндәй. Теге видео-мидео, секс-мекс таралып маташкан вакыт.
Кызларның да кайберләре заманга карап «современный»лана башладылар. Районда бер аерылган яшь сатучы хатын белән, гомумән, пачти ирле-хатынлы. Шул нәрсә белән акрынлап салгаларга өйрәндек. Ул чир дә шул елларда ныклап башланды бит инде. Кибетләрдә тезелеп торалар. Җаның ниндиен тели. Берсендә икебезгә дә артыккарак киткән. Икәүләп баш төзәттек.
Шулай баш төзәткәләп йөри торгач, бер матур гына иртәдә правасыз да, эшсез дә калдым.
Правасын бераздан кире кайтара алдым, эшкә генә бүтән алмадылар. Жәй башланып кына килгән чак. Авылда, өйдә ятам. Шулай айдан артык яттым. Кая барасың, бер җирдә дә чакырып тормыйлар. Колхоз дигәнендә рәтле эш юк. Егет солтаны килеш фермада тирес чыгара алмыйм бит инде. Өстәвенә түләмиләр. Шул чагында Мөктәсәр абый очрады. Нараста, күрше удмурт авылында төпләнеп, шундагы колхоз гаражында механик булып эшләүче туган тиешлерәк инде шунда. Аламарак кына булса да, бер ЗИЛ буш тора, җәйдә шуңарда эшләп тор, аннан соң берәр җае чыгар, ди бу.
Хезмәт хакы мәсьәләсендә дә ярдәм итәргә ышандыргандай итә. Тоттым да тәвәккәлләдем.
Ун чакрым арамыни? Арлар яшәсә дә, күрмәгән, белмәгән авыл түгел. Барысы да диярлек татарча чатнап тора.
Тик ятып та туйдырды. Эшләп киткәннең икенче атнасында шулай кырдан туралган кукуруз ташырга куштылар, силоска. Комбайн турап өйгәнне әрҗәдә таратып, таптап торырга быел гына мәктәпне бетергән бер ар кызын билгеләделәр.
Безнең якта бу эшне күбрәк малай-шалай башкара. Монда ни өчендер гел кыз-кыркын. Кайбер чытлыкраклары, миңа карап: «Кыче чебер пи!»* – дигән булалар. Минеке генә дәшми. Кереп утырды бу кабинага, исәнләште. Карыйм, ярыйсы гына үзе. Кыйгач кашлар, безнең татар кызларыныкына тартым түгәрәк йөз. Буй-сын да бер дигән. Шактый кыю да күренә. Безнеңчәне дә ярыйсы сукалый. Унынчыны Ялтауда татар мәктәбендә бетерәләр бит.
Танышлыкның өченче көнендә, кич җиткәч, мин, элекке гадәтне куып, авылга чапмадым, Нараста калдым. Инде, үзең беләсең, озакка сузарга яратмыйм, әрсезлегем дә, әшәкелегем дә җитәрлек иде. Мин монда вакытлы кеше, башта бер генә уй. Нинди уй икәнен чамалыйсыңдыр инде.
Клублары тирәсенә барырга шөлләтә, егетләре без – әрсез татарларны яратып бетермиләр, кызмача булсалар,тукмап ташларга да күп сорап тормыйлар. Тыкрыклары турылап кына килеп туктыйм да, Валя, озак көттермичә генә, кабинага чыгып утыра.
Аннан соң йә инеш буена, йә умарталыклары ягына китеп барабыз. Сизеп, белеп торам, ошата мине. Әмма үбешү, кочаклашуга алай каршы булмаган кыз башкасына якын да җибәрми. Көче шундый, үзе шатырдатып кулны каера башлый.
Мин «булды, җитте» дигәч, кабинаны яңгыратып, рәхәт итеп көлеп ала. Тора-бара үзем дә ияләшеп киттем кебек, алай ук кулымны, нәфесемне сузмый башладым. Нәрсә әйтим, ошамаслык түгел, бар ягы да килгән.
Аз гына яратам да сыман.
Ләкин ар кызларына хас яшьтән үк тулышкан күкрәкләр, тыгыз ботлар һаман ымсындыра бит, канны кыздыралар. Бүгенге акылның чиреге генә булсачы шунда. Юк шул. Маҗара эзлим.
Табышын сагалаган җанвар кебек, түземлелек белән, җай чыкканны көтәм. Шулай тегенең күңеленә оеткы салып, өйләнешик, дигән булам. Баштарак гел шаяруга кабул итте. Ышанмады. Аннан соң хәтсез көннәр,әти-әниең үлгәндә дә ар кызын алдыртмаячак дип, минем «тәкъдим»не кире кагып килде. Шулай без моның белән көзне дә җиткердек. Кукуруз күптән урылып бетте.
Валя ындыр табагында, мин йә ремонта, йә төрле эштә. Көндезләрен бик күрешә-очраша алмасак та, сизәм, бөтенләй ияләште бу миңа.
Таныш ар хатыннары да «кияү» дип үрти башладылар. Гадилеге, охшату-яратуы беләндер инде, ындыр тирәсенә барып чыксам, йөгереп үк каршыга килеп җитә. Кочакка гына ташланмый чак. Ә кичләрен кочактан чыкмый. Кысып- кысып кочаклый, яңаклардан озаклап суырып үбә. Безнең татар кызлары кебек тартынып тормый. Тыгыз ботлары да, тулышкан күкрәкләре дә хәзер минеке, каршылык юк диярлек.
Әмма мин теләгән эш үтәлми. Мәхәббәт тә аңлаттым инде үзенә. Артистлыгым да җитәрлек.
Әмма барысы да бушка, элеккечә якын да килми. Ә мин аның саен өйләнешү турында сүз куерткан булам. Шулай берсендә, мин тырыша, үгетли торгач, әйтте бу: «Дамир, әти-әниеңнең ризалыгын ал, алай бик өйләнәсең килгәч, мине алып кайтып күрсәт үзләренә, ниятең чыннан булса.
Минекеләр сине белә инде, бәлки каршы да булмаслар». Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, мин әйтәм. Монысын, кәнишне, көтмәгән идем, хәтта аптырабрак калдым. Ике авыл азмы-күпме аралашкандай итсәләр дә, шушы көнгә кадәр ар кызын алучы яки ул якка кияүгә чыгучы юк иде төсле. «Ярар, шулай эшләрбез дә», – дидем дә сүзне башкага бордым.
«Да-а, булмый икән болай булса. Йә чынлап өйләнергә, йә монда чакта башка берәрсенең кылларын чиртә башларга». Башка килгән беренче уй шундый булды. Ә ул, тәмам миңа ышанып, барысын да чынга кабул итә башлаган иде инде.
Кереп киткәндә, гадәтенчә, үрелеп бер үпте дә, бик озак итеп күзләремә карап торгач, тын гына, сабыр гына итеп әйтеп куйды: «Телисеңме, Дамир, яратуым хакына мин синең фамилияңне генә түгел, сезнеңчә исем алырга да, хәтта динегезгә күчәргә дә ризамын…» Шулай диде дә тиз генә кереп тә китте.
«Да-а, мондыйны ишеткән юк иде әле. Муеннан гашыйк булган бит бу миңа», – дип уйлап куйдым. Әллә ниткән горурлык хисе биләп алды. «Өйләнеп җибәрсәң, эттәй тугрылыклы буласы икән үзе». Монысын инде юри генә уйлап куйдым.
Бер исәбем дә юк иде башлы-күзле булырга… Әмма өйләнергә туры килде барыбер. Тагын бер атнадан алып кайттым мин моны үзебезгә. Җитди уйлар белән түгел, уяулыгын киметергә, морадыма ирешергә, дип. Астыртын уй уйлап.
Минем әни – бик тә ачык йөзле, кунакчыл кеше. Әти дә ул вакытта аягында. Төш вакытында кайтып кереп тәмләп кайнар аш ашадык. Чәй эчтек. Әни кыстый гына кызны. Аркасыннан да сөеп алды. Бер нәрсә дә белми, уйламый бит.
Силос ташыган вакытта әйткән идем, грузчик итеп бер яшь кызны билгеләделәр, дип. Шуннан башканы исәпләми. Ә мин эчтән генә, шулай, әни, шулай, дөрес эшлисең, дип сөенәм. Мине ишеткәндәй, капка төбенә чыгып, озатып ук калды безне.
Хәйләм, үҗәтлегем, яшерен сөенүләрем бушка китмәде. Беркатлы җан, моның әти-әнисе риза, үземне бик яраттылар, дип уйлагандыр инде,күрәсең. Шактый үгетләгәч, шул кичне үк теләгәнемне алдым. Алай да, «эш» беткәч, үксеп-үксеп бер елады да, мөлдерәмә яшьле күзләре белән миңа карап: «Алдамассыңмы соң, алдамассыңмы?» – дип, нидер сизенгәндәй, кат-кат сорады.
«Юк инде» дигән булам, «бер-ике атнадан, әти терелгәч соратырга алып килермен үзләрен». Шулай алдый-йолдый тагын өч атналап уйнадым кыз белән. Сентябрь азагының салкынча бер кичендә, «иртәгә сорасы көнне», машинаны гаражларында калдырып, соңгы сатлыкҗандай юкка да чыктым. Максатка ирешелгән. Берәр айдан район үзәгендә эш тә чыгарга тора иде. Үз дигәнемне иттем бит тәки. Ял да итеп алам әле, янәсе.
Алайса, кыз чын-чынлап ашыктыра башлаган иде бит. Ярар, югалмас әле Валентина, онытыр, дип уйлыйм. Кызгану хисенең әсәре дә юк. Ә ул анда мескенкәем, соңыннан сөйләве буенча, ашаудан, йокыдан калган, тәрәзәдән күзен алмый Ташлык юлына карап һаман мине көткән, елый-елый саргаеп, кибеп беткән. – Шул сүзләрне әйткәч, Дамир озак кына дәшми торды.
Мин дә нәрсә булса да сораштырырга кыймадым. Стенадагы герле сәгатьнең текелдәве генә тынлыкны боза иде. Хуҗа кеше тагын шешәгә тотынды. Стенадагы сурәткә карап алды. Минем тел тигезеп кенә дигәндәй, эчмичә утыруга ияләнеп алдымы, кыстап бер сүз дә әйтмәде. – Өч тиенлек акыл булмаган, шыр тиле чак иде шул. Үземне әллә кемгә санаган вакыт.
Башта – җил, җавапсызлык. Алай гына да түгел, кабахәтлеккә тиң азгынлык, хыянәтлелек. Дөньяга сыймаслык мин-минлек. –Дамир тагын юылмаган стаканына аракы агыза башлады. Кулы бу юлы аны бөтенләй тыңламаслык булып бәргәләнә, калтырый иде.
Күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Тамагына утырган төер аркасында тавышы калтырый иде сабакташның.
– Их, хәзерге акылларым булсамы? Ничек ярата иде ул мине, ничекләр ярата иде...
– Ул кабымлыксыз-нисез генә эчеп куйды да күзен якындагы керле тастымал белән сөртеп дәвам итте:
– Шулай итеп качтым мин Валентинамнан... Беренче булып Мөктәсәр абзый килеп җитте.
«Син нәрсә, малай актыгы, әйтми-нитми эшеңне, техниканы ташлап качтың», – ди.
Сүгә генә. «Синең аркада рәистән эләкте, менә шул була инде ит яхшылык, күр начарлык», – ди. Валяны да искә төшерде. Минем райондагы элекке шуклыкларны ишеткән булса кирәк, «Әгәр дә мәгәр аңа кагылган булсаң, кара аны, маңка, шушында килеп үзем ботарлап ташлыйм, ул сиңа райпо кибетендәге теге ире ташлаган марҗа түгел», – дип янап чыгып китте. Бераз шөлләп тә куйдым.
Тик эшләп киткәч, барысы да онытылды. Ике-өч ел гына йөргән яңа дип әйтерлек машина, рульдә сызгырып кына барам. Матур гына, үткер генә Тәслия исемле бер кыз белән танышып алдым. Районныкы, почта бүлегендә эшли. Икенче машина, икенче мохит, икенче гыйшык, дигәндәй, шундук күнегеп тә киттем. Нәрәстә гүя булмаганмын да сыман. Оныттым. Әммә исемә төшерделәр.
Нык итеп. Ял көне иде. Беренче кар яңарак төшкән чак.
Туйганчы йоклап торганнан соң ашап эчкән генә идем, дүртәүләп килеп керделәр: Мөктәсәр абзый, йөз чалымнары күпмедер танышрак тоелган ир белән хатын һәм иң артта ничектер бөрешеп киткән, йөзенә курку чыккан Валя-Валентина. Шунда ук барысын да аңладым. Әти-әнисе Валяны миңа китергәннәр. Нәкъ шулай иде. Мөктәсәр абзый минем якка көйдерердәй караш ташлады даэчкәреге өйгә куып чыгарды. Күпмедер гәпләшкәннән соң мине чакырып чыгардылар. Беренче булып әти сүз башлады, аның да чырае бик кырыс иде.
«Нәселдә булмаганны кылангансың, юньсез. Шулай кыз баланы алдап качалармы? Авырлы итеп. Элеккерәк чагым булса тотып ярган булыр идем инде, бәхетең, хәлем юк. Хатаны төзәтергә кирәк. Бүгеннән син күзле-башлы. Вәт шул»
. Әни дә, шуны гына көткән кебек, Валяны кулыннан, аркасыннан алып, түргә, өстәл янына ук китереп утыртты: «Оялма, кызым, хәзер инде синең дә өй бу. Бергә яшәрбез, Алла боерса. Ходай шулай язгандыр».
Шул сүзләрдән соң Валентинам беренче тапкыр башын күтәрде. Күзләрендә өмет чаткылары күренеп, миңа карады. Мин әле аптыраудан айнымаган идем, карашымны читкә юнәлттем. Шулай яшәп киттек без аның белән. Беренче вакытларда мин дә какмадым, сукмадым дигәндәй, ярату булмаса да, язмыш белән килешкәндәй иттем. Белмим, нигә яратмаганмындыр мин аны?
Ул чакларда гомумән үземнән башка берәрсен яраттым микән? Үземә-үзем хәзер шаккатам. Чибәрлеге дә, буй-сыны да, уңганлыгы да бар иде аның. Үзе бик теләгәч, әни кушкач, мулла чакырып, Валяга Вәсилә исеме кушып, никах укыттык.
Ашап туйгач амин тотарга да икенче атнада ук өйрәнде. Бераздан әнидән сорап берничә дога да ятлады. Тик җилбәзәк акылым аны барыбер ирегемне буучы итеп кабул итте бугай. Янәсе, егерме биш тулыр-тулмаста көчләп өйләндертте. Үзе, җитмәсә, ар кызы.
Таныш егетләр, җай чыккан саен, көлгән булалар.
Мин инде, алар шул рәвешле мин-минлегемә тигән чагында гарьләнәм, үземне тозакка эләккән җанвар сыйфатында күрә идем. Богауладылар. Читлеккә яптылар. Тагын салгалый башладым. Тәслия дигәнем дә минем хәлләрне каяндыр ишеткән булып чыкты.
Тик, ни гаҗәп, араны бөтенләй суытып бетермәде. Ул гына да түгел, берсендә, күңелне алгысытып, мут елмаеп, аерсаң, үзем чыгам, дип тә ычкындырды. «Яшь чак»ларны искә төшереп, теге сатучы хатын янына да сугылгалыйм.
Язга таба тәмам сансызландым, кунарга кайтмый калган чаклар да булгалый башлады.
Ник бер ачуланса, тавыш чыгарса шунда Валя-Вәсиләм. Башын иеп, бер ике көн сөйләшми йөри дә шуның белән тынычлана. Ә әти, киресенчә, хәле булмаса да, берсендә яткан килеш диярлек якадан алып җилтерәтте. «Кемгә охшап мондый адәм имгәге булдың син?» – ди. «Аерам, кире авылларына илтеп куям», – дип ычкындырган идем, икәүләп тотындылар: «Әшәкелектә йөреп тәмам сукырайгансың, күр әнә, өйләр ничек җыештырылган. Аш пешерсә, ашап туймаслык. Күзеңә генә карап тора. Ни җитми соң сиңа?» – дия-дия тетмәмне тетәләр. Әни елап та алды.
«Улым, яхшылап әйтәм, кимсетмә киленне. Бәхетеңнең кадерен бел.
Тәмам үзебезнеке бит, бөтен яклап. Татар кызлары да хәзер кырык төрле. Үкенерсең соңыннан.
Атаң белән икебезнең дә сәламәтлегебез ташка үлчим, бу балакай караган кебек безне беркем дә карамаячак бит», – ди.
Мондый «тәрбия»дән соң мин ике-өч атнага игә киләм. Валяны юри генә алар күргәндә кочаклаган булам. Ә аңа күп тә кирәкми, бер кочаклап, ике елмайсаң, атналар буе очып кына йөри. Әммамондый төзәлүләр, әйткәнемчә, һәрчак вакытлы булдылар.
Май башының җылы көннәре иде. Валяның ике-өч атнадан бәби көтеп йөргән вакытлары. Әти белән әнинең дә дулкынланган чаклары.
Миңа гына бер нәрсә дә кирәкми. Бәби туганчы дип, әтиләренә кайтып киләсе килгәнлеген әйткән иде иртән Валя-Вәсиләм. Мин,азгын, шул хәлдән файдаланып каласы иттем. Кич буе Тәслия белән булган җитмәгән, төнлә аныүзебезгә алып кайттым да, артын-алдын уйламый,хатын белән икәү кунгалый торган келәткә алып кердем. Рәхәтен күрәм, имеш.
Ә Валя, ни сәбәп беләндер, кайтып китмәгән булып чыкты.
Төн уртасы тирәсендә, безнең гыйшык иң кызган мизгелдә, утны яндырып, өстебезгә килеп кермәсенме? Белгән, сизенгән безнең анда икәнне. Ике күзеннән мөлдерәмә яшь ага. Үзе калтырана. «Дамир, никләр дип шулкадәр мыскыл итәсең мине?
Никләр дип? Минем бердәнбер гаебем сине яратуым икәнен үзең дә беләсең бит. Яратмагач,нигә йөрдең соң минем белән, нигә уйнадың? Инде нишлим хәзер, инде нишлим, тиздән балабыз да туарга тора бит». Ул бөгелеп төшеп үкси-үкси елый башлады.
Тәслия бар булган кием-салымын эләктереп шыпырт кына чыгып сызган иде инде. Шунда мин сирәк булса да күңелдә кабынгалап куя торган, тик үзем дә әллә ни ышанмаган шигемне әйтеп салдым: «Кем әйтте соң әле аны минем бала дип? Бар, кайтып кит! Мин Тәслиягә өйләнәм».
Тупас итеп, кычкырып әйттем. Беренче мизгелдә Вәсиләмнең күзләре, бу акылдан шашкан, ахры,дигән кебек, шар булып ачылды. Ул тораташтай катып калды. Һәм элеккесеннән дә ныграк үксеп,акрын гына келәттән чыгып китте.
«Ваньмыз быремын! Ваньмыз быремын!»** Мин, дивана, калган яртыны эчеп бетергәч, Валяны да, Тәслияне дә онытып, урын-җиргә аудым да йоклап та киткәнмен.
Йокы аралаш кына аның: «Тон но монкадь ик курадҗоно мед луод!»*** – дигән, ачынып,ярсып әйткән сүзләре колагыма эләгеп калды. Иртән беренче булып әни чаң кага башлады: «Вәсилә кайда да Вәсилә кайда?» Сыерлар, гомер булмаганны, савылмаган килеш көтүгә китте. Мин инде үземчә аңлаткан булам. «Кичә ачуланышкан идек, авылларына кайтып китте ул», – дим.
Үзем дә шулайрак фаразлыйм. Келәткә Тәслияне алып кайтканыма аз гына үкенү хисе дә бар сыман.
Ярар, мәйтәм, кайтыр әле. Кайтмаса да кайгырган юк. Татар кызлары да дөнья тулы. Сызгырсаң, көтүләре белән килеп җитәрләр. Шулай ике көн үтте. Вәсилә һаман юк. Мине ике көн буе: «Бар, алып кайт киленне», – дип үгетләгән әни түзмәгән, Мөктәсәр абзыйның кызы артыннан: «Берүк үпкәләмәсен, кайтсын, кызымнан да якын бит ул миңа», – дип әйтеп җибәргән.
Икенче көнне иртән чаба-чаба Мөктәсәр абзый үзе килеп керде: «Валя әти-әнисенә кайтмаган!» Нәрәстән качканнан бирле, башлы-күзле килеш тәхатын-кызлар белән чуалганнарымны да ишеткәннән соң мин – җилбәзәкне кешегә санап бетермәгәнлектәндер инде, минем белән рәтләп сөйләшеп тә тормады: «Давай, эзлә, тап, теләсәң нишлә, иманың бераз калган булса», – дип кычкырды да чыгып китте.
Ә мин аны-моны уйламый гына эшкә киттем. Янәсе, кая булсын ул, кайтыр әле. Кайтуыма барысы да билгеле иде инде. Валя-Вәсиләмнең үле гәүдәсен Яссытамак авылы көтүчеләре Кандырсу буасыннан тартып чыгарганнар.
Нәрәстән килеп сыер савып йөрүчеләр таныганнан соң, җәсәден ат арбасына салып туган авылына алып кайтып киткәннәр. Шул хәбәрне ишеткәч кенә мин үз гамәлләремә күпмедер бәя бирерлек, үз явызлыкларымны аңларлык хәлгә килдем.
Әмма соң иде инде. Мин,вак, чуар җан, җеназага барсам да, хәсрәттән ушымны югалтасы урында юл буе,мәетне күмгәч, болар мине тотып имгәткәнче тукмарлар йә, бәреп үтереп, икебезне бер кабергә салырлар, дип шөлләп бардым.
Чөнки кемлегемне инде барысы да беләләр иде. Әмма, юк, минем белән вакланучы булмады. Минем якка хәтта күтәрелеп тә карамадылар. Гүя мин буш урын, анда бөтенләй юк. Шулай җирләдек без Валентинаны. Әти бу хәлләрдән соң минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды.
Олы кеше хурлыкны бик кыен кичерә, диләр, Вәсиләнең вафатыннан ике ай үттеме, юкмы, яткан җиреннән тыныч кына ул да китеп барды. Әнинең дә элекке көләч йөзе килене үлгәннән соң ук караңгыланып, мөлаемлылыгыбөтенләй беткән иде. Минем белән сөйләшкәләсә дә, әти китеп баргач, бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калды, кибекте бичара. Шул ук елны, бәрәңгеләрне алып бетереп базга салып куйгач, көтмәгәндә башына кан савып, ул да якты дөнья белән бәхилләште.
Вәсиләгә бик сөенеп, картлык көнендә килен рәхәте күрәм, уңдым, дип йөргән иде, булмады. Кышка Тәслияне алып кайттым. Ул вакытларда ныклап сала башлаган идем инде. Дөресрәге, яңадан районда эшли башлаганнан бирле, әле Валя исән чагында да туктау булмады төсле. Яңадан өйләнгәч, янә аз гына басылып тордым да тагын иске гадәткә керештем.
Тыелып булмый башлады. Вәсилә белән бергә менә туам дип торган сабыемның гына түгел, әти-әниемнең үлеменең сәбәпчесе дә мин идем бит. Соңга калып булса да, ниһаять, шуларны аңлый башладым. Үземә урын таба алмый йөрим-йөрим дә тизрәк кибеткә керәм. Яңа хатын тиешлемнең холкында иплелек белән сабырлыкның эзе дә юк. Көн саен дигәндәй талаш та сугыш.
Авыр миңа дип аңлатып та карыйм – аңламый. Син ялкау да син алкаш.
Бар белгәне, сораганы – акча. Мин дә алтын түгел, кәнишне. Кыскасы, шуны аңладым, Вәсиләмнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый бит бу. Заман татар кызларын да тәмам бозып бетергән. Дөресрәге, эш милләттә дә түгелдер инде.
Иман кешедә йә бар, йә юк инде. Монысында бозык бозыкка юлыккан булып чыкты, шул гына. Кар өстендә йоклап кулсыз калгач, мин бүлнистә вакытта ук, өйдә нинди рәтле нәрсә бар, барысын да төяп, аналарына кайтып киткән минем келәтләрдә кунып йөргән хатын дигәнем.
Шуннан миндә бүтән өйләнү теләге дә сүнде. Эчкече белән кем яшәсен…
Аннан соң, шунысы да бар: хәзер авылда миннән рәтлерәк егетләргә дә көндез чыра яндырып эзләсәң дә өйләнер кеше юк. Илледән узганнар белән пенсионерлар гына. Аларына да айнык ир кирәк. Яшьләрне исә бәйләп тә авылда тота алмыйсың.
Мәктәпне бетерә торалар, кача торалар. Ә мин менә шушы сурәткә карап яшим хәзер. Акыл да, сөю-мәхәббәт тә бик соңга калып килделәр мин – адәм актыгына. Менә, сыйныфташ, хәлләр шундый минем. Шушы стенадагы сурәт кенә – минем бу дөньядагы бар юанычым.
Акылда да, сөюдә дә бик соңардым мин. Дөньясы да хәзер гел әллә нәрсә. Бер мин генә дә түгел, шушы кечкенә генә авылда биш-алтыдан артты бугай инде миндәй имгәкләр. Үлгәннәре урынына яшьрәкләр килә тора.
Кимемибез, арта гына торабыз. Ялланып юк-бар эш эшләп, шуның акчасын шушы зәхмәт суына алыштырып, эш булмаганда урлашып, тагын эчеп, яңадан кайчан да булса кеше рәтенә кайтудан да уздык төсле инде. Мин үзем шәхсән инде хәтсездән соңгы көнем җиткәнне көтеп йөрим менә. Кайчан җитәр? Инде ике атна элек кача-поса гына Вәсиләмнең каберенә барып тезләнеп бер туйганчы елап та кайттым.
Гафу үтендем. Хушлаштым. Әгәр дә мәгәр, теге дөнья булып, аны анда очратсам, кабул итмәячәк ул мине, кабул итмәячәк.
– Соңгы сүзләрен Дамир көчкә-көчкә әйтеп бетерә алды. Ул калтырана-калтырана, сүзләренә буыла-буыла үкси иде. Мин аны тыймадым. Үзем дә бик тәэсирләнгән идем. Бераздан ул тынычланды.
Стаканындагы соңгы аракысын эчеп бетерде. Яшьле күзләрен миңа төбәп сорады: – Яшьти, бар микән ул теге дөнья дигәннәре, ә? Син укыган кеше бит, беләсеңдер. Әгәр булса, бер икеләнми китәр идем.
Валя-Вәсиләмне бер генә булса да күрер, күзләренә карап, мин дә сине яраттым бит, җаным, кичер, дияр өчен. Мин сыйныфташымның соравына, табигый инде, кистереп җавап бирә алмадым. Академиклар да белеп бетерми, әллә бар, әллә юк, дигән төслерәк сөйләнгәндәй иттем. Стенага борчак сибү генә икәнен белсәм дә, бүтән эчмә инде, врачларга барып кара, дигән гомуми, нәтиҗәсез үгет-нәсыйхәтләр бирдем.
Шәһәргә инвалидлар җәмгыятенә барып берәр эш сорарга киңәш иттем. Дамир мине тыңлагандай утырса да, күңеле белән кайдадыр еракта, үткән көннәрендә, Вәсиләсе янында иде бугай. Бер җавап та бирмәде. Ул мине озатырга чыкты. – Гаепләмә инде, кемгәдер сөйләп бер тәүбәгә киләсе, бушанасы килгән иде. Бу бер истигъфар, урысча әйткәндә, исповедь булды инде. Бөтенләй онытып бетермә инде, бер партада утырдык бит, яшьти, – дип, капкасын ябып калды ул.
Мин кайтып киттем. Татарның акылы төштән соң, дигәндәй, юл буе,нигә соң шунда бераз ачуланмадым үзен, нигә үтемлерәк үгет-нәсыйхәт бирмәдем, дип үземне битәрләп кайттым. Әллә кая, төпкә үк төшеп, мондый хәлләргә заманмы, әллә соң кеше үзе гаеплеме, дигән сорауга җавап эзләдем. Ә кичкә таба өйдәге мәңге бетмәс вак-төяк мәшәкать аркасында барысы да онытылган иде инде.
Икенче көнне төштән соң шәһәргә китәргә генә җыенып йөри идек, күрше Заһит килеп кергән: – Әхтәм, ишеттеңме, Ташлыктагы синең сыйныфташың Дамир асылынып үлгән бит, – ди. Кулымнан машинага куясы сумкам төшеп китте. Каттым да калдым. Әле яңа гына, юл уңаена сугылып, шәһәребезнең наркология бүлегенә алып китимме әллә үзен, дип уйлап тора идем. Бу юлы да соңга калдым. Бөтенләйгә соңга калганымны аңладым.
Әллә ни гомер җаныма тынычлык кермәде. Заманны, Дамирның үзен, язмышны ни өчендер битәрли алмадым. Сабакташым үлемендә мин, мин үзем гаепле төсле идем. Аны тыңлап утырмаган булсам, башкачарак булган булыр иде бит.
Бернинди хәзерлексез, киңәшсез, коткару чарасызистигъфарчы булуым белән гаепле идем мин.Үткәннәрендә казынып минем алда күңелен бушатмаган, елый-елый тәүбәгә килмәгән булса, ул әле яшәгән булыр иде. Ник бардым мин анда, ник аны тыңладым?!
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев