Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 апрельдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

Кабул итү 2 этапта узачак. Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү ике этапта узачак, аларның беренчесе 1 апрельдә старт алачак. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этап, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле хокукка ия балалар өчен билгеләнгән.

Икенче этап 1 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән.

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк: ата-ана паспорты (законлы вәкил), яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан бастырылган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың тууы турында таныклык.

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә.

Балалар өчен, яшәүче беркетелгән территориядә, кабул итү гариза һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң  биш эш көне эчендә рәсмиләштерелә.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/c-1-aprelya-na-portale-gosuslug-rt-startuet-zapis-v-pervyi-klass-5860222

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев