Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

18 март — Кырымның Россия белән кушылу көне

Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә «Кырым һәм Россиянең яңадан берләшүе» тарихи сәгате узды.

Бу вакыйга яз көне, табигать уянгач, яңа тормыш барлыкка килгәч очраклы гына булмаган. Кырым өчен ярымутрау тарихында яңа бит ачылды. Бу тарихның  мәктәп укучыларына һичшиксез белергә кирәк булган иң мөһим вакыйгасы. Традиция буенча 18 мартта республиканың барлык шәһәрләрендә, Севастопольдә һәм күп кенә Россия шәһәрләрендә бик күп тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза. Шушы билгеле дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә  «Кырым һәм Россиянең яңадан берләшүе» тарихи сәгате узды. Балалар Кырым ярымутравының бай тарихы белән таныштылар, кызыксынып тыңладылар, аннары сорауларга җавап бирделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев