Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алты елдан Татарстан халкының яртысыннан артыгы 100 мең сум акча эшләячәк

Татарстан хезмәт хаклары динамикасы буенча Россия төбәкләре рейтингында 14 урынны яулады. Сатып алу сәләтен исәпкә алганда, Татарстан халкының 25 процентыннан артыгы 2,6 елдан аена 100 мең сум акча эшләячәк. Бу «РИА Новости» тикшеренүеннән аңлашыла.

Татарстан халкының 50 процентыннан артыгы шуның кадәр акчаны 5,9 елдан эшли алачак, ә республика халкының 75 проценты исә мондый хезмәт хакын 9 елдан алачак.

Мондый керемнәргә иң тиз арада Ямал-Ненец автономияле округы халкы ирешәчәк. Бу ярты елдан булачак дип исәпләнә. Чукотка автономияле округы һәм Магадан өлкәсе дә яхшы үсеш темплары күрсәтә – биредә эшчеләр 100 мең сум хезмәт хакына якынча өч елдан ирешәчәк.

Мәскәүдә яшәүчеләрнең күпчелеге 100 мең хезмәт хакына 5,3 елдан ирешәчәк (рейтингта 10 урын), ә Санкт-Петербург халкы – 5,7 елдан (ТОПта 13 урын).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев