Авыруны кисәтү хәерле
Женси юл белән күчә торган инфекцияләрне кисәтү атнасы: үз сәламәтлегең турында нәрсә белергә кирәк
Бу атна Җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне (ҖЮКИ) кисәтүгә багышланган. Әлеге теманың уңайсыз булуына карамастан, сәламәтлек — ул безнең шәхси җаваплылык өлкәсе. Иң мөһим фактларны барлыйбыз.
ВПЧ = папилломмы? Һәрвакытта да түгел Аногениталь (венерик) сөялләр — бу папиллома вирусы (ВПЧ) эләгүнең клиник чагылышы гына. Ләкин әлеге вирусның төп куркынычы күзгә күренми: аның кайбер онкоген штаммнары турыдан-туры аналык муентыгы яман шешен китереп чыгарырга сәләтле.
Соңгы 20 елда бу диагноз яшь хатын-кызлар арасында таралды. Бу исә репродуктив потенциалга — киләчәктә әни булу мөмкинлегенә тискәре йогынты ясый. Яхшы яңалык шунда ки, без бу авыруны кисәтә алабыз. Вакцинация яшүсмер вакытта ясалса (яки табиб рекомендацияләре нигезендә олылар өчен), ВПЧ-ның иң куркыныч штаммнарыннан һәм онкологиядән нәтиҗәле саклый.
«Мин презерватив кулланам, мин сакланган»
Бу дөрес фикер, ләкин бер шарты бар. Барьер контрацепциясе чыннан да иң нәтиҗәле саклану ысулы булып тора. Бу Россиядә ВИЧ таралу дәрәҗәсе шактый югары булган шартларда (ил халкының якынча 0,82% ы әлеге вирус белән авырый) аеруча мөһим.
Шулай да истә тотыгыз: презерватив куркынычны киметә, әмма барлык инфекцияләрдән дә 100% гарантия бирми. Кайбер авырулар (мәсәлән, ВПЧ яки герпес) тире белән тире контакт вакытында, барьер яклау капламаган урыннар аша да күчәргә мөмкин. Шуңа күрә партнерларга карата аңлы караш булырга тиеш.
Дәвалану узды. Тынычланыргамы? Юк. Инфекция расланган һәм сез терапия курсы узган очракта, дәваланудан соң контроль тикшерү мәҗбүри. Анализларның тискәре нәтиҗәләре генә терапиянең эшләвен раслый. Моннан тыш, дәвалану вакытында җенси элемтәләрдән тулысынча баш тарту зарур, чөнки партнерны кабат зарарлау яки авыруның яңаруын булдырмас өчен шулай кирәк.
Үзегезне ничек сакларга? Гади чек-лист:
Ышан, тик тикшер. Төп ҖЮКИгә анализлар тапшыру флюорография яки стоматологка күренү кебек үк гадәткә керсен, хәтта берни борчымаса да.
Барьер яклавы. Презервативларны дөрес итеп һәм һәр контакт саен кулланыгыз.
Вакцинация. Табиб белән ВПЧ-ка каршы прививка ясату мөмкинлеген сөйләшегез. Бу киләчәктә онкологиядән иң яхшы страховкалау.
Ачыклык. Партнер белән сәламәтлек турында ихлас сөйләшү — җаваплы өлкән кешенең нормасы.
Үзбелдеклеләнеп дәваланмагыз. Теләсә нинди симптомнар булганда табибка гына мөрәҗәгать итегез. Үзбелдеклелп дәвалану авыруны хроник формага күчерә һәм терапияне катлауландыра.
Үзеңнең интим сәламәтлегең турында кайгырту — ул үзеңне ярату һәм якыннарыңа хөрмәт күрсәтү. Сәламәт булыгыз!
Мәгълүмат «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде.
❗ Әлеге пост мәгълүмати характерда йөртә. Тикшеренү, вакцинация һәм дәвалану тактасын сайлау өчен белгеч белән киңәшләшергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев