Әлеге фотода Түбән Бәрәскә авылында Яңа ел уңаеннан туган матурлыкны күрәсез.
Менә берничә ел дәвамында шундый матурлык тудырып сокландыралар алар. Алинә һәм Руслан Баһаветдиновлар, аларның әле берсе генә мәктәптә укучы 4 баласы ел да Яңа ел алдыннан капка алдын менә шулай итеп бизиләр. Ерактан балкып, үзенә дәшеп тора бу матурлык.
Үзләре дә:
- Матурлыкны бик яратабыз. Кемнедер шаккатыру түгел уебыз, - диләр.
Нет комментариев